Логотип
Блоги

Ришат Фазлыйәхмәтов: миңа продюсер, администратор, инвестор кирәк

Ришатка аз да түгел, күп тә түгел – 30 яшь тула. Биткә яшьрәк, күңеле белән зирәгрәк егет ул. Шапырынмый-кәперәйми, күзгә чәчрәп керми – әмма сәхнәгә чыкса, тамашачыны кый моң гына булган тавышы белән...

Ришатка аз да түгел, күп тә түгел – 30 яшь тула. Биткә яшьрәк, күңеле белән зирәгрәк егет ул. Шапырынмый-кәперәйми, күзгә чәчрәп керми – әмма сәхнәгә чыкса, тамашачыны кый моң гына булган тавышы белән аһ иттерә белерлек җырчы. «Ак шомырт та, ак сирин» җыры белән татар эстрадасына ныклы адымын ясаган егетнең тормыш трамплиннары да шактый булды. Иңсәсенә төшкән кара кайгылардан соң аның иҗатына кабаттан моң саркып чыкты – лирик җырларындагы җан иңрәвен, бер сүздәге мең кыйпылчыкны тотып алганнар бер мин генә түгелдер.

         Әмма шулай да, без җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны әле яңабаштан ача гына башладык. Чөнки ул моннан бер ел элек кенә Барс Медиа компаниясе белән килешүен тәмамлап, «башка чыкты». Бары тик үз зәвыгына туры китереп, җырлар сайлау, репертуар булдыру, раскрутка ише әйберләрне хәл итәргә кереште. Радио-телевидениедән хәзер җырчы башкаруында өр-яңа җырлар ишетелә башлады, тематика дигән нәрсәгә дә гамь-нур кунды. Кайчан гына элемтәгә чыкма, йә яңа җыр яздыра, йә авторлар белән күрешә, йә гастрольләрдә чагы Ришатның.

         – Ришат, «Кавказская пленница» фильмында Саахов иптәш: «Минем моннан ике генә юл: йә ЗАГС, йә прокуратура», дигән төсле, синең дә килешүең тәмамланып, эстрада дигән диңгезгә «суга ташлаганнан» соң ике генә юл бар иде бит – йә төпкә китәсең, йә йөзеп чыгасың. Эстрадагы җырчылар санын исәпкә алсаң, өр-яңадан үзеңә башлаганда бу бер дә ансат мәсьәлә булмагандыр. Кемнәр канат куйды да, кемнәр илһамландырды бу юлда?

–       Беләсең бит инде, авыр чорым булды. Бер-бер артлы якыннарымны югалту, башында яктылык булмастай чоңгыл чоры иде ул. Шулардан соң мин ялгызым гына калып шактый уйландым. Кирәкме миңа сәхнә, үз тамашачымны булдыра алырмынмы икән? Җырлыйсы да килә, курку –шөлләү дә юк түгел. Үз-үзем белән үзенә күрә килешү дә булдырдым: ел, ел ярым эстрада юнәлешендә эшләп карыйм да, булмаса – китәм. Үз эшемне булдырам да, эстрадага ике аягымның берсен атламыйм янәсе.

         – Әлеге үз-үзең белән килешүдән соң ярты ел вакыт узды, Ришат шактый концертлар белән авыл-районнарда йөреп чыгарга өлгерде... Һава торышлары ничегрәк соң, тамашачы Фазлыйәхмәтовны тулы заллар белән каршылыймы?..

         – Мин көткән уңышның әле 30 проценты гына булды дип әйтә алам. Шапылдатып өр-яңа матур клублар төзеп куялар, ә концертка йөрерлек кеше генә юк. Күпчелек җирләрдә 60-70 кеше өчен концерт программасы куябыз. Кыскартмыйбыз да, көенмибез дә үзе. Әмма барыбер күңелгә: «Нәрсәне дөрес эшләп җиткермим икән?» – дигән уй тынгылык бирми. Юкса, фонограммага, компьютер тавышына да җырлап йөрмим инде, сәхнәгә әзерлексез чыкканым юк.

         – Нәрсәне аңламыйм дип инде – маймыллана белмисең ич син...

         – Мин «урам, сугам, җилгәрәм, үзем төяп җибәрәм», дигән вариант түгел шул. Сәхнәне югары җир итеп кабул итәргә дә өлгергән кеше. Ничек инде мин анда чыгып шамакайланып-маймылланып басып торырга тиеш ди? Анда һәркем үз урынында булырга тиеш: җырчы җырларга, алып баручы сөйләргә, биюче – биергә. Алып баручысыз, үзе алып барып, тамашачыны очсызлы, билтүбән мәзәкләре белән көлдергәннәрне мин кабул да итә алмыйм. Шуңа да минем мантыйгымда – мин җырчы, сәхнәгә чыгып җырлыйм. Ә «Три в одном» шампуне түгел!

Гөлнара Җәлилова

Дәвамын «Сәхнә» журналының февраль саныннан укыгыз

 

Комментарий юк