Логотип
Хәбәрләр

«Алтын битлек» премиясе Казанда!

25-26 июнь Казанда Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясе чаралары уза.

Бүген Казанда «Алтын битлек» чаралары кысаларында беренче белем бирү көне старт алды. Мастер-класслар, иҗади очрашулар, лекцияләр һәм башка вакыйгалар өч мәйданчыкта уза. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә "Театр начинается с афиша" күргәзмәсе ачылуда Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, актёр, режиссёр Владимир Машков катнашты. Кичен Милли китапханәдә Россиянең халык артисты Евгений Князев белән иҗади очрашу, автограф-сессия уза.

Премияне тапшыру иртәгә Камал театрының яңа бинасында узачак.


 

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021