Логотип
Блоги

Ә син песнәк ашаттыңмы?

Кырлач салкыннарына сылтап, бәлеш-пәрәмәчләр белән генә сыйланып утырмыйк әле, яме... Ие, өйләребез-фатирларыбызда җылы үзе. Берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешереп, сөтле чәебезне өрә-өрә эчкәндә әллә...

Кырлач салкыннарына сылтап, бәлеш-пәрәмәчләр белән генә сыйланып утырмыйк әле, яме... Ие, өйләребез-фатирларыбызда җылы үзе. Берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешереп, сөтле чәебезне өрә-өрә эчкәндә әллә нинди катлаулы уйларга бирелеп утырасы килми дә соң инде ул... Әмма урам тулы йортсыз-хуҗасыз эт-мәчеләр, кошлар барлыгын онытмасак иде. Әнә, бездәге песнәкләрнең күбесе кыш чыга алмый, кырлач салкыннарында үлеп кала икән.... Күп тә кирәк түгел юкса. Безгә ‒ кешеләргә диюем. Һәрберебез анда-санда җимен сипсә, ипи ваклап салса, песи-этләргә үзебездән артып калган ризыктан өлеш чыгарса (санап баксак, күпме ризык чүп чиләгенә күчә бит!), бүреләр дә тук, сарыклар да исән килеп чыгар иде. Берочтан балаларыбыз күңеленә дә игелек орлыгы салып үстерер идек.

Термометр баганасы минус температурының сөбханалласын күрсәткән әлеге көннәрдә шул игелекле гамәлне онытмыйк әле, яме? Ә бер игелек ‒ мең саваплы булыр...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021