Логотип
Блоги

Соңгы васыять (икенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10390.html Шәһәрләрне качы айкап, кылыч, көч белән түгел, башка ни белән уртак бер ден тирәсенә туплыйсы иде. Карьяларны исәпләмичә дә илдә хәзер сиксән сигез...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10390.html

Шәһәрләрне качы айкап, кылыч, көч белән түгел, башка ни белән уртак бер ден тирәсенә туплыйсы иде. Карьяларны исәпләмичә дә илдә хәзер сиксән сигез шәһәр бар. Алар һаман арта. Андагы халыкны бер мәсләккә Илбашы , хан тупларга ттиеш! Суфиларның силсиләнамә, хаҗнамә һәм башка горефләрне балаларга яшьтән үк сеңдерү шулай ук тәрбиягә файда бирә. Хәер, тәгәрмәч уйлап торасы юктыр, бәлки. Борынгы бабайлардан калган гамәлләрне дә үстереп җибәәрергә кирәктер. Шагыйрьләр, суфилар, китап күчерүчеләр шулай ук халыкның игътибарын нык җәлеп итә. Әүвәлдән килгән күләгә тамашаларын да яңартасы килә ханның.

Алмыш хан Ибраһимның бишенче бабасы булып исәпләнә. Аның ни рәвешле Болгарда дин кабул итүе, моның өчене хәлифәттән илечеләр, гыйлем ияләре чакырту хакыныда халык телендә буыннан буынга сөйләнелә, ул хакта каен тузына гарәп язулары белән теркәлгән хикәят тә бар. Ошбу рисала хан сараенда саклана, күчермәләре мәктәпләрдә дә бар.Моннан йөз ел элек Җәгъфәр (Алмыш ) бабасы гарәп илчеләрен тамаша күрсәтеп шакларын катыра. Алар бу хакта сокланып язалар! Аның ни икәнен аңлашмый калалар, яшен яшьнәп, күк күкрәде дип уйлыйлар. Җанга май булып ята торган мондый чаралар күп бит Болгар илендә.

Тәңрегә табынган бабаларының Иллаһны кабул итүләре, әлбәттә, Болгар иленең тышкы сәяәсте белән генә бәйләнмәгән. Күктә бер Тәңре, ягьни бер Алла! Ислам диненә күчү белән иманның асылы үзгәрми диярлек.. Кояш, Ай, Җир, Су ияләренә килгәндә исә, алар әле дә халык күңелендә. Моны беркем дә тыймый һәм ошбу гамәлне теләсә дә булдыра да алмый. Киресенчә, Ил өчен кирәк булганда, хан тәңречелекне дә бик оста файдалана. Аны файдалану потларга табыну түгел, бу, аның уенча, Аллаһ ризалыгы белән эшләнә. Тубылгытаудагы борын борыннан камнар нәселеннән булган Котлы камны ул, авыл, гаскәр белән вису җиренә күчереп утыртты. Андагы халык әле исламның ни икәнен белми, үзен мәҗүси дип таныткан Котлы камга алар белән аралашу җиңелрәк. Ибирдагы кәрван-сарайда ул кыш буе яшәп, затлы җәнлек тиреләрен бик ансат кына арзан бәһагә Болгар иленә озатып тора. Андагы халыклар белән сәүдә дә шул кәрван-сарай аша уза. Дөресрәге, Котлы кам читтән килгән базарганнарны төньякка уздырмый, сәүдәне үз кулында тота. Бозлы, карлы якның байлыгы Болгар ханы казнасына турыдан туры агыла. Дөрес, Котлы камны моннан соң да бу эштә файдалану шактый кыен булыр, ул җәйләрен монда кайтып, үзенең мәҗүси йолалары белән ханның да, биләрнең дә шактый эшләрен пошыра. Аннан соң Котлы кам ярдәме илә Болгар иленең үз мөселман сәүдәгәрләре дә төньякка сукмак салырга өлгерде: шунда яшәп сату эшләрен көйләп җибәрергә керештеләр.

Ләкин монда кайтканда мәчеткә намазга йөргән камны әлегә тыеп та булмый. Ярамый әлегә алай эшләргә. Халык төрле зәхмәләр белән чирләп, яшьли кабергә керә икән, беренче нәүбәттә, бакшы гыйлемен үстерергә дә кирәк, мәҗүси бабалардан калган имнәрне дә оста файдалану зарур. Әнә, ул үзе Фатыйма ханбикәне аякка бастыру турында ничек хыяллана. Аның гүзәл хатыны үзенең шундый хәлгә тарып, урын өстендә ятуны озак күтәрә алмаячак. Ханбикәнең күңеле күбәләк кебек, холкы андый түгел. Күңеле кылдан да нечкә.

Ханбикә янына хамам әзер дип хәбәр килгәч кенә керермен дигән иде, түзә алмады хан, ишеккә таба китте. Якты ай нуры җанын әллә нишләтте бугай, ул әлеге авыр уйларыннан җиңеләеп калган сыман иде. Тиктомалдан көләсе килә башлады, ул, җүләр кеше шикелле елмаеп, ишеккә барасы урынга, янә көзге янына китте. Мондый кыяфәтттә сыктау ханбикә янына керү килешми иде. Ул уч төбе белән үзен яңаклап алды. Кыяфәтен җитдиләндерергә тырышып карады. Йөзе баягы борчылу-уйчан хәлгә кайтты, тик җанындагы җиңеллек һаман шулай, хәтта сулышы да җиңеләйде, бая ике иң башына авыр ташлар басып тора кебек иде, алар да бөтенләй үк шуып төшмәсәләр дә мамыкка әйләнде; гаҗәеп якты көмеш ай нуры карашын гына түгел, әйтерсең, шул рәвешле күңелен дә кытыклый; шушы урыныннан ай аны үзенә тартып алыр шикелле. Хан ниндидер гаҗәеп, илаһи тылсым эчендә калды. Гәүдәсе, тәне генә түгел, акыл-уйлары да үзенеке кебек түгел, хан үзен ай нурында эрегән сыман итеп хис итте. Ул юкка чыкты, ай нуры белән бергә кушылып, фанилыктан югалып тора кебек. Ә аяклары үзенә бауйсына икән әле: ул тәрәзәгә таба атларга үзендә көч тапты. Урам, вакытның төнгә таба авышуына карамастан, гаҗәеп якты. Әллә таң атканмы соң? Әллә моннан соң төн булмаячакмы? Нәрсә бу, ни бу? Авыр уйлардан гына түгел, көне буе орыш ярышларында катнашу гәүдәсен талчыктырса да, нигә болай җиңел ул?! Котлы камның йолыгыннан соң әллә Айның күңеле булып, шулай хөрмәтләвеме бу?! Әллә Кояштан кала, икенче Алла күктә мин диюме, шуңарга ишарәме? Котлы камны тыярга кирәк дигән уен әллә Ай ишеттме икән? Хан “Лә илаһы иллаһы мөхәммәдрәсулаһы!-дияргә үзендә янә көч тапты.

Ханның күңеле пошаманга төшкән иде. Ни генә әйтсәң дә, кичнең болай якты булганы юк иде. Ай Кояшны алыштырган кебек. Ләкин аның яктысы бөткенләй үзгә, көн яктысыннан да агырак, ачыграк нурлары! Чынлап та, нәкъ саф көмеш кебек, чын көмеш нурлар!..

Нәрсәнедер тыярга, нидәндер тыялырга кирәк! Ай узына башлаган! Ай үзен тагын илаһы дип игълан итәргә җыена!..

Лә илаһы иллаһы мөхәммәдрәсулаһы!

Котлы камны йә бөтенләй юкка чыгарырга, йә тагын да күбрәк ирек куяргамы? Юк, монысы булмый да, булмас та! Лә илаһы иллаһы мөхәммәдрәсулаһы! Котлы камны җәй айларында да башка монда кайтармаска кирәк!

Ибраһим хан зур энергияле булу өстенә бик зирәк әмир иде. Ислам динен аның бишенче бабасы Җәгъфәр-Алмуш илтабар гына түгел, аңа кадәр яшәгән кешеләр, халык та тоткан булган бит. Ничә гасырлар буе Болгар иле халкының күп өлеше мәчеткә йөргән, биш вакыт намазын калдырмаган.

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк