Логотип
Хәбәрләр

“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә

Бар яктан килгән, сокланып һәм шаккатып карый торган кешеләр була. Әңгәмәдәшем – шундыйлардан. Без бу интервью көнен билгели алмыйча озак йөрдек, ә инде күрешкәч сөйләшә башлый алмый интектек. Ник дигәндә, әңгәмәдәшемнең эш телефоны, мобиль телефонының ничә тапкыр шалтыравын саный башлап карадым да, соңыннан бу эшне ташладым. 24/7 режимында яшәүче бу ханым ничек кенә барысына да өлгерәдер – исең-акылың китәр... Әңгәмәдәшем – “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясенең башкарма директоры-баш мөхәррире Лилия Кадыйрова! Без аның белән эш турында гына түгел, балачак һәм гаилә турында да сөйләштек.

“Мин үземне беркайчан да башка һөнәрдә күз алдына китермәдем. Журналистика белән кызыксыну балачакта ук бар иде. Беләсеңме нидән башланды ул? “Һәр начарның бер яхшы ягы була” диләр бит. Өй салганда әти өстенә табагы белән шифр төште һәм ул ике елга якын урын өстендә ятты. Ләкин бу хәлнең икенче ягы да булды. Әти урын өстендә ятканда без бергәләп бик күп китаплар укыдык. Мин китапханәгә килеп керәм генә: “Тагын килдеңме? Син укымаган китап калмады бит инде монда!” – дип әйтәләр иде. Менә шул вакытта ниндидер текстлар язып карый башладым мин. Көне буе нәрсәдер эшләргә кирәк бит инде, шулай әти белән бер-беребезнең күңелен күтәрә идек. Аннан дәү әнием дә бик укымышлы, “Ак әби” иде. Мин аның беркем турында да начар сүз әйткәнен хәтерләмим. Ничек шулай булдыра алды икән? Ә бит ул тормыш тарафыннан бик каты кыйналган хатын-кыз... Башта “кулак баласы” дип раскулачивание хурлыгын күтәрә. Аннары, мәчет манарасын кисмәгәнгә күрә, бабайны “халык дошманы” итеп сөргенгә сөрәләр, ул анда үлеп кала. Ә аннан Бөек Ватан сугышы башлана, әби үзенең якыннарын сугышка озата. Сугыштан култык таягына таянып кайткан ак чәчле дәү әти белән гаилә корып, гаиләне үзе тарта. Ләкин аның тормышка карата мәхәббәте сүрелмәде, соңгы көненәчә ул тормышны яратып яшәде. Яшәү көче нык булды... Язын кырлар ачылгач “Иий, исән кешегә шундый рәхәт көннәр җитә инде” дия иде. Дәү әнинең шундый оптимизмы, гел нәрсәдер эшләп торуы минем өчен үрнәк булды. Ул бәетләр, мөнәҗәтләр әйтә иде. Аларны тыңлау да миңа зур йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Менә шулай әти белән күп уку, дәү әнидән үрнәк алып яшәү журналистикага илткәндер дә инде. Әле шуңа өстәп әнием дә укытучы иде бит. Ул математика укытты, тик аның күңеле гел иҗатка тартылды. Әни Казанга килеп режиссёрлыкка укырга керергә тели, ләкин чит тел белмәве аркасында аны алмыйлар, шуннан соң ул укытучы булырга карар кыла. Мәктәптә математика атналыгы башлана, ә бездә көн саен спектакль! Әни “Авыл эте Акбай”ны куя: Акбай белән Тәмлетамак авылдан Казанга ничә километр сәгатьтә барып җитәргә мөмкин? Кызык бит! Бар нәрсәгә иҗади караш! Әни тарафыннан математика шундый кызыклы итеп бирелә иде. Аннан бер мәлне безнең авылга Яр Чаллы шәһәреннән ирле-хатынлы укытучылар кайтты һәм театр түгәрәген ачтылар. Кечкенә генә авыл булса да гөрләп, кайнап тордык без. Авыл клубында Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Гөлсем апа эшли иде. Минем кайчан, нинди имтихан бирәсен ул әти-әнигә караганда алданрак та белде, чөнки гел чыгыш ясауда идек без. Якын тирәдә без җырламаган, концерт куймаган авыллар калдымы икән? Спектакльләр дә күп куйдык. Менә шул чакларны мин әле дә бик сагынып искә алам. Әле мәктәптә укыган чакта ук район газетасына атна саен нәрсәдер яза идем, “Ялкын” журналына да даими язып тордым. Мин кибеткә кергәч: “Менә бу кеше турында язгансың, ә минем турында кайчан язасың?” – дип сораша башлыйлар иде. Хәзер халык яратып карый торган авторлык тапшыруым “Сөйләшергә вакыт” минем балачактан ук булган икән бит. Миңа кешедә кеше эзләү һәрвакыт кызык иде. Кайчак иптәшләр белән ачуланышып кайткач әни: “Кызым, кеше гел начар яки яхшы гына булмый. Менә син кешенең яхшы ягын тап та, шул ягын тартып чыгар. Начар якларын уйлама”, – дип киңәш бирә иде. Хәзер әни белән сөйләшкәндә: “Ул вакытта миннән дә яшь булгансың. Ничек шундый зирәк булдың икән син?” – дип әйтеп куям. Макаренко системасы буенча, чын педагог буларак, әни миңа шулай эзлекле рәвештә бар нәрсәне аңлаткан.

Бөтен тирәлек мине үзеннән-үзе шушы һөнәргә китергәндер. Әмма хәлиткеч рольне уйнаган кеше – әнинең ерак туганы, телейолдыз Рәйсә Гәрәева булды, бар иде, Рәйсә апа Фаил Гыймадов белән “Чулпан” тапшыруын алып бара иде. Әни укучылары белән кайсыдыр бәйгедә отты да, җиңүче буларак аларны иртәнге тапшыруга чакырдылар. Авылда калдырырга кеше булмаган, шуңа мине дә үзләре белән алдылар. Шул вакытта мин беренче тапкыр алып баручыларның эшләвен, кадрга кереп сөйләүләрен карап тордым. Рәйсә апаның матурлыгын күрсәң! Бүгенгәчә костюмының энҗеле сәдәфләренә кадәр күз алдымда тора. Ул сөйли башласа, авызыннан күзне алып булмый иде. Андагы интеллект, матурлык! Шуннан күреп, авылга кайткач кулыма тукмак тотып бар кешедән “интервью алып” йөри идем. Менә шул очрашудан соң журналист буласы килү теләге туды да инде миндә. Ләкин мин ул вакытта үземне никтер глянцевый журналда редактор итеп күз алдына китерә идем. Авыл баласына каян килде икән инде ул андый уйлар? Мөгаен, тагын әнидәндер инде, чөнки ул бик матур киенде. Мәктәп коридорының икенче башыннан әни килгәнне аңлап була иде. Ул шулай төрле әйберләрне төрлечә туры китереп киде. Ул үтеп киткәндә шундый тәмле алма исе һавада эленеп кала иде. “Глянцевый журнал чыгару бик кызыктыр инде, аны бөтен халык егылып укый” дип уйлаганым истә. Ә инде без үсә башлагач федераль телеканалларда төрле музыкаль тапшырулар популярлашты. Мин шул вакытта Лера Кудрявцева, Яна Чуриковага карап соклана идем.

Тагын бер кызык ягым – тапшыру турында төшерелгән тапшыруларны карау миңа һәрвакыт кызыграк иде. Беренче тапкыр Лина Арифулинаның кыска гына интервьюсын каравым да истә. Иң кызыгы – 20 ел чамасы вакыт үткәч Казанда аның белән эшләргә насыйп булды! Могҗиза бит бу! Хыялым белән чынбарлык тәңгәл килде. Ләкин мин туп-туры журналистикага килеп кермәдем. Башта КГФИга укырга кердем. Әти-әнигә рәхмәт, алар “Журфакта укыйсың килә икән – укы. Үзең сайлаган юл була” диделәр...”

Шушы мизгелдә әңгәмәбез бүленде, чөнки Лилия Дамировнаның эш телефонына чираттагы шалтырату килде. Казаннан 72 яшьлек ханым “Сөйләшергә вакыт” тапшыруы өчен рәхмәт укып, тапшыруның озын гомерле булуын теләде. Күптән түгел арабыздан китеп барган Резидә Шәрәфиева белән булган чыгарылышны кабатлап күрсәтүләрен сорап шалтыратуы иде аның. Аннан әңгәмә дәвам итте.

Приёмнаядан сорап алалар да, турыдан-туры үземә шулай шалтыраталар. Рәхмәт әйтеп тә, сүгеп тә шалтыратучылар бар. Төрлечә инде. Тормыш мәшәкате, административ эш баса башлый да, “Бәлки айга өч кенә тапшыру чыгарыргадыр” дип уйлап куям. Ләкин миңа 1-2 шундый шалтырату, җылы сүз ишетү җитә – яңадан җигелеп чаба башлыйм. Әгәр дә мине монда административ эшкә генә чакырсалар, мин бәлки ризалашмаган да булыр идем. Чөнки мин үземне иҗатсыз күз алдына китерә алмыйм. “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясе минем өчен эш урыны гына түгел, чынлыкта бүген ул минем иҗат, илһам чыганагы да, реализацияләнү урыным да. Татар дөньясына, татар теленә хезмәт итү мөмкинлегем дә. Кайчандыр Илшат Юныс улы “Татар дөньясына эшләргә әзер булсаң – рәхим ит!” дигән иде, мин менә бу сүзләрне хәзер көннән-көн ныграк аңлыйм. Бернинди куркусыз, арттыру булмас: “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясе бүген чыннан да татар милләтенең, татар дөньясының милли байлыгы һәм мин шушы зур телеканалның бер өлеше булуым белән бик бәхетлемен. Административ эш белән иҗатны алып бару мөмкинлеге биргән “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминовка зур рәхмәт.

Моның үзенчәлекләре бар. Кемдер административ эшне энәсеннән җебенә кадәр төгәл башкара. Кемдер тулаем иҗатта кайный. Мин сценаристны бик яхшы аңлыйм, чөнки үзем сценарийлар язган кеше. Мин монтажёрны да яхшы аңлыйм – берәр нәрсә булса үзем дә монтажга утырып тапшыру җыя алам. Мин операторны да аңлыйм – әле укыган чакта ук үзебезне-үзебез камерага төшереп өйрәнгән кешеләр без. Администраторлар эшенең мөһимлеген дә яхшы беләм – кинофестивальдә пресс-службаны җитәкләгән чакларым булды. Съёмкада режиссёр: “Бу костюмыгыз туйдырды инде” дисә, үпкәләп кайтып китмим,чөнки мин аны аңлыйм – ул кадрны үзенчә күрә, үзенчә төзи. Съёмка мәйданчыгына килеп кергәч мин гап-гади алып баручы, анда мин башкарма директор түгел. Баш режиссёр “Сезнең таҗыгыз юк” дияргә ярата. Мин һәрвакыт өйрәнергә, тыңларга әзер. Мин бик тыңлаучан алып баручы. “Күчеп утыр, болай эшлә, тизрәк сөйлә” дип әйтәләр икән, үз эшенең остасы булган профессионалларны тыңлыйм. “Идәнгә ятып сөйләшик, миңа интервью өчен шулай кирәк” дип әйтсәң, ике дә уйламый, түшәмгә карап ятып сөйләшер идем (көлә). Мин бик сыгылмалы, җайлаша алам. “Нәтиҗә яхшы була, дисәләр, син инде арып-талып, бөтенләй бетеп өйгә кайтып ауган җирдән сикереп торып чыгып китәсең” дип, ирем дә көлә инде. Торып чәй эчәргә аның хәле юк, ә эшкә чыгып китәргә хәле бар (көлә). Белмим, менә ниндидер җеннәрем котырта мине.

“Сөйләшергә вакыт” тапшыруының “Адымнар” мәктәбендә төшерелә башлавы очраклы килеп чыкты. Мәктәп ачылган гына чак. Әни квалификация категориясен арттырырга килгәч, шушы мәктәп турында белеп алып миңа сөйләде. “Кызым, күз алдыңа китер: анда көн саен татарча, инглизчә, русча укытачаклар!” дип, миндә кызыксыну уятты бит. Олы кызым Азалияне 1 нче сыйныфка бирер вакыт җиткәч, “Безгә тиз арада хәзерге фатирыбызны сатып, шушы мәктәп яныннан яңа фатир алырга кирәк! Пропискасы шунда булганнар гына бу мәктәпкә эләгә ала бит!” дия-дия иремне үгетләдем һәм без әле генә ипотекасын түләп бетереп котылган фатирыбызны саттык та, яңадан ипотекага батып, “Адымнар” яныннан фатир алдык. Мәктәп ачылган гына чак. Азалиянең сыйныф җитәкчесе әти-әниләрне булышырга чакырды. Кемдер тәрәзә юды, кемдер башка эшләр эшләде, ә миңа дәреслекләр эләкте. Шул дәреслекләр белән мәктәп китапханәсенә килеп кердем дә, ул китапханәгә гашыйк булдым. Аның матурлыгы! Анда бит үзгә мохит, һәр китаптан энергия килеп тора төсле. “Сөйләшергә вакыт”ны төшерә генә башлаган чакта миңа бик тиз арада студия табарга кирәк иде. Ике дә уйлап тормыйча, “Бер генә тапкыр сездә тапшыру төшерим әле” дип сорадым. Шул чакта мәктәп директоры Айдар Илдарович Шәмсетдинов: “Калыгыз, кирәк саен төшерегез”, диде. Шуннан соң инде без анда төпләнеп калдык. Минтимер Шәрипович Шәймиев эшләгән әйбер начар була алмый. Чыннан да, ул мәктәп, андагы искиткеч китапханә безне үзенә гашыйк итте. “Сөйләшергә вакыт” уңай геройларны, яхшы кешеләрне, гомумән яхшылыкны магнит кебек үзенә тарта, иҗади группаны да үзеннән-үзе формалаштырды. Урыны да бик җайлы гына табылды. Китап тутырырга барган җирдән мин студияле булып кайттым. Анда гел иң яхшы операторлар билгеләнгән, очраклы рәвештә генә яхшы администраторлар эләгеп тора. Мин кешеләрне сындырмыйм, җайлап эшләргә яратам. Гел даһи, илаһи темаларга гына сөйләшү яклы түгел мин. Бик зур кыйммәткә ия әйбер чынлыкта гади була бит. Мин дә гадилек яклы. Кунакларның ихлас булганын бик үз итәм. Тапшыруга чакырыр алдыннан телефоннан аралашу дәверендә кунакның интервьюга әле әзер түгел икәнлеге сизелсә, бераз социаль челтәрләрдә аралашып, бер-беребезгә ияләшәбез, уртак темалар табыла. Шуннан соң гына интервью корыла. Бу тапшыруның форматы башка бит, анда кеше ачылырга тиеш. Ачылмаса, күпме кешенең хезмәте әрәм була дигән сүз. Шуңа әңгәмәгә мин бик нык әзерләнәм. Мәсәлән, режиссёрны чакырам икән, ким дигәндә аның 5 спектаклен карауны үземә максат итеп куям. Режиссёрны чакыра торып, аның бер генә спектаклен дә карамаган килеш мин аның тирәнлеген аңламыйм, сөйләшә алмыйм, минем намусым кушмый. Шаблон сораулар биреп кенә йөзеп чыга алмыйм. Тамашачы синең тапшыруны карау өчен бер сәгать вакытын сарыф итә. Карап бетергәннән соң ул үзе өчен нәрсәдер алырга тиеш. Кино яки спектакльгә барам икән, үзем дә анализлыйм – вакытым әрәм булдымы-юкмы? Шуңа минем тапшырудан да мәгънә калсын дип телим, ә мәгънә калсын өчен съёмкага әзерлексез кереп булмый.

Хезмәттәшләремнән еш кына: “Елмаеп тора идең, эшләр вакыт җиткәч бөтенләй үзгәрәсең”, дигән сүзне ишетергә туры килә. Мин таләпчән, ләкин бу таләпчәнлек кемгәдер бәйләнү өчен түгел. Иҗат кешеләре кайчакта үзләренә кабул итәргә мөмкин андый таләпчәнлекне. Минем күңелемдә берничә Лилия һәм мин аларның һәрберсе белән әкрен генә җайлашып, уртак тел табып яшим. Менә шулай гармониядә тормасаң, син эштән дә, гаиләдән дә, дуслардан да ләззәт ала алмыйсың. Шуңа мин бар нәрсәне баланста тотарга тырышам. Таләпчәнлегем дә эш белән бәйле. Быел Луганск белән берлектә “Мы вместе” дигән телекүпер үткәрдек. Мондый эштә игътибарсызлык бик зур проблемалар тудырырга мөмкин. Шуңа күрә һәр эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарырга кирәк. Тапшыруны монтажлаганда нәрсәдер ошап бетми икән, мин төне буе эштә булырга мөмкин. Кат-кат карыйм, тикшерәм. Федераль телеканаллар гына түгел, чит илдәгеләр ничек эшләгәнне карыйм, күзәтәм, чагыштырам. Бу – эш процессы мөмкин кадәр камиллеккә барып җитсен, яхшы нәтиҗә булсын өчен тырышу. Илшат Юныс улы еш кына: “Мәңгелек өчен, татар дөньясы өчен эшлисең”, ди һәм менә шушы сүзләр тынычлыгымны боза, өстән-өстән генә эшләргә ирек бирми. Мәңгелек өчен эшләгәч, кайчан да булса, бер 10 елдан соңмы шул ук “Музыкаль Сабантуй”ны ачып карагач миңа оят булмаска тиеш. Үзем өчен шундый принцип белән эшлим. Бер начар ягым бар: әгәр дә кемдер эшне минем дәрәҗәдә үк тартып барырга әзер түгел икән, мин аны кабул итә алмыйм. Шуңа күрә минем якын-тирәмдә дә үзем кебек фанатиклар җыела.

“Музыкаль Сабантуй”ның идеясе әлеге дә баягы балачактан килә. Сабантуйлар, авыл клубларындагы концертларда чыгыш ясаулар... Дәү әни мине мөнәҗәтләр җырларга өйрәтә дә, “әйдә миңа кушылып җырла” ди, ә олы кеше белән җырлагач шундый рәхәт булып китә иде. Үсеп, үзем әңгәмәләр кора башлагач, арабыздан тулы бер буын, тарих, ниндидер үзгә кыйммәтләр китүен абайлап алдым. Шуңа да олы кеше белән яшь кешенең бергә җырлавы миңа бик кызык булып тоелды. Минем максатым – булган аудиторияне дә саклау (яшерен-батырын түгел, хәзер телевизорны олырак аудитория карый, ә яшьләр күбрәк интернетта), яшьләрне дә җәлеп итү иде, шуңа мин компромисс эзләдем. Олылар да “уф, мәгънәсез” дип телевизорны сүндереп куймасын, яшьләр дә “шәп бит бу” дип карарлык булсын. Ә бу компромисс өстә генә яткан – “Музыкаль Сабантуй”. Ул заманча да, анда милли кыйммәтләр дә ята. Дөресен әйткәндә, бу тапшыруның идеясе минем күңелдә 3-4 ел яшәде, мин аны бик күп кешегә тәкъдим итеп карадым. Ләкин беркем дә кабул итмәде. Ә Илшат Юныс улы бик көчле медиа менеджер, ул яхшы тоемлый да белә. Шушы проектның идеясен күрүгә ул: “Моны без ясыйбыз!”, диде. Милли җанлы кеше ярдәм күрсәтергә тиеш, дип Туган телләр комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Менә шулай итеп “Музыкаль Сабантуй”га старт бирелде, ә быел инде без аның икенче сезонын да төшердек. Безне тамашачы һәрьяклап федераль каналлар белән чагыштыра, без анысын да яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә күзләр дә ләззәт алырлык матур визуаль упаковка белән эшләдек без аны. Элек тамашачының игътибарын җәлеп итү өчен минут ярым вакыт бар иде, ә хәзер ул вакыт 5 секундка калды. Шул арада тамашачыны тотып калу безнең максат. Шул ук вакытта эчтәлекне онытырга ярамый. Эчтәлексез тапшырулар ясаудан мин шулкадәр куркам. Безнең тапшыруларда эчтәлек тә, миллилек тә, заманчалык та булырга тиеш. “Музыкаль Сабантуй” телеканалда соңгы елларның иң югары рейтинглы проекты булып чыкты. Ул телеканалга хәтта плей-офф уеннарыннан да югарырак рейтинглар алып килде. Бу рәсми статистика.

 

Киңәйтелгән блиц-сораштыру:

Җәйме, кышмы?

Җәй. Чөнки азмы-күпме туган якка кайту, әти-әни белән аралашу, алар янында булу мөмкинлеге бар. Җәй – ул җылы очрашулар вакыты.

Чәчмә әсәрме, шигъриятме? (Бу сорауны биргәнче, мин җавапны алдан белдем бугай).

Шигърият. Шигырь сөйләп видеолар еш куям бит. Кайвакыт яшьтәшләрем: “Ә бу шигырьләрне син каян табып бетерәсең?” дип сорап яза. Хәзер миңа бүләккә, чәчәкләр белән бергә, шигырь китаплары бүләк итә башладылар. Кызганыч, чәчмә әсәрләр укырга вакыт аз кала. Ләкин аннан да чыгу юлы бар – татарча аудиокитаплар чыгарыла бит бүген. Менә шуларны тыңлагач та рәхәт булып китә.

Сәяхәт итү өчен нәрсәне сайлыйсыз: чит ил яки үзебезнең ил?

Анысы да, монысы да. Сәяхәт итәргә бик яратам мин. Әгәр дә берәр кая барырга мөмкинлек чыкса, мин рәхәтләнеп ризалашам. Республикабызда гына да күпме матур урын бар бит! Кама Тамагыннан булгач, минем өчен иң матур җир шул! Анда биек таулар, Идел белән Кама кушылган урын... Беренче тапкыр чит илгә сәяхәтем Германиягә булды. Студент чакта университеттан җибәрделәр. Хәтерлим, әни мине анда куып диярлек җибәрде. Чөнки барыр вакыт җиткәч кенә мин ниндидер зачётны бирә алмый йөрдем, стипендиясез калудан курыктым. Ә авыл баласына стипендия мөһим бит. Шул чакта әни килеп, 17 яшьлек, әле балигъ булмаган кызы өчен доверенность язып, мине җайлап-юмалап Германиягә сәяхәткә озатты. Хәзер дә шуны искә алабыз. Әни бик борчылган инде, ләкин миңа шундый шәп мөмкинлек биргән. Шуңа аерып кына әйтә алмыйм. Авылны да үлеп яратам. Мөмкинлек булса, авылда гына яшәр идем. Мин гомумән үзебезнең җиргә береккән. Балаларымның Казаннан китүен теләмәс идем. Мин аларның монда үз урыннарын табуларын, монда кирәкле кеше булуларын телим. Бүген минем хыялым, ниятем шундый.

Сәләт яки тырышлык?

Авыр сорау бу. Мөгаен, тырышлыктыр. Аллаһы тәгалә биргән сәләте булса да, күпләр кемнәндер нәрсәдер көтеп ятып коелып калалар. Алай булырга тиеш түгел. Булган сәләтеңә һичшиксез тырышлыкны, кыюлыкны өстәргә кирәк.

Фильммы, сериалмы?

Ышанасыңмы – бер төрек сериалын да караганым юк. Мәктәптә укыганда карала иде ул озын чит ил сериаллары, хәзер аларга вакыт юк. Шуңа фильмнарга өстенлек бирәм.

Сез сабырмы?

Вакытына карап. “Сабыр төбе – сары алтын” икәнне аңлыйм мин, ләкин эштә миңа менә бүген һәм хәзер кирәк. Бер караганда, ул принцип миңа нык булыша, чөнки “калган эшкә кар ява” мәкален барыбыз да яхшы белә.

Эштә дуслык була аламы?

Мин үземә уңайсыз кешеләр белән эшли алам, ләкин ниндидер зур эшләргә бары үзем якыннан белгән, ышанычлы кешеләр белән генә алынам. Чөнки аларны мин хезмәттәш буларак кына түгел, кеше буларак та якын итәм дигән сүз. Телевидение – ул команда эше.

Ә тормышта якын дустыгыз, сердәшегез бармы?

Төрле категориядә төрле дуслар дисәм дөресрәк булыр. Артык борчымый торган сорауларны әни белән хәл итәм. Аның тормыш тәҗрибәсе, укытучы булып эшләве, балалар мәсьәләсендә киңәшләренә мохтаҗ мин. Эш буенча әти белән киңәшләшәм, чөнки ул гомер буе колхоз рәисе булган кеше. Ул минем белән тынычлап, җайлап кына сөйләшеп төрле хәлләрдән чыгу юлын табарга ярдәм итә. Әгәр заманча тенденцияләр, образларга кагылышлы сорауларым туса, апа белән киңәшләшәм. Ул кибет тотты, стиль, матурлык мәсьәләрендә төп киңәшчем. Дус кызлар белән дә очрашырга кирәк миңа, чөнки кызларның үзара энергия алмашына мин бик нык ышанам. Алар белән җыелып эш турында түгел, ә кызларча сөйләшүләр корабыз. Ник дигәндә, бер мәлне мин эш белән генә артык мавыгып киттем һәм үземне бик бәхетсез тоя башладым. Эш җайга салынды, проектлар вакытында ябылды, ә күңелдә бушлык. Бер якны гына кайгырта башлаганга шулай булган икән. Шуңа күрә һәрьяклап тормышның һәр аспектын баланста алып барырга тырышам.

Ничек ял итәсез?

Бу очракта мине гаиләм бик яхшы аңлый. Кайчакта хәтта сөйләшергә хәл калмый. Андый вакытта миңа үзем белән үзем генә булырга мөмкинлек бирәләр, шөкер. Мин дә, үз чиратымда, хәлемнән килгәнчә аларга үземнең яратуымны, игътибарымны бирәм.

Фотолар Лилия Кадыйрованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021