Логотип
Блоги

Сыңар канатлы фәрештә

Сабирулла карт бәрәңге бакчасындагы тупылга өр-яңа нарат такталарыннан сыерчык оясы ясап куйды. Аннары читкә, лапас янына ук китеп, үз эшенә сокланып карап торды. Мондый ләззәтне аның инде күптән таты...

Сабирулла карт бәрәңге бакчасындагы тупылга өр-яңа нарат такталарыннан сыерчык оясы ясап куйды. Аннары читкә, лапас янына ук китеп, үз эшенә сокланып карап торды. Мондый ләззәтне аның инде күптән татыганы юк иде.

Бу уй аның башына, карчыгы Маһитап гүр иясе булгач, узган көз үк килгән иде. Дөнья мәшәкатьләре белән шушы көнгә чаклы кулы җитмәде. Моннан бер ай элек, авырып түшәк өстенә егылгач, әйткән нәзерем тота ахры дип, күңеленә шик керде. Менә бүген, алҗыган гәүдәсендә бераз көч сизүгә, таңнан ук торып, утын әрдәнәсе өстендә яткан такталардан оя әмәлләде.

Кичә төш вакытларында бәрәңге бакчасы артындагы инешнең бозлары шартлап ярылырга кереште. Стена ярыкларыннан, череп тузанга әйләнә башлаган мүк арасыннан үтеп, яз өйгә тереклек сулышы өрде. Картның гәүдәсе җиңеләеп, сөякләре җылынып китте. Нәзере җиренә җиткерелгәч, күңеле тынычланып калды.

Аннары, тәненә җыела башлаган көчен сынап карарга теләгәндәй, сул беләгенә шыгырдап торган каен утынын күп итеп төяде дә сарайдан өйалды бусагасына чаклы түшәлгән таш сукмак буенча атлады. Бусагага күтәрелгәнче, тупылның җыерчыклы каралҗым кәүсәсен яктыртып торган сыерчык оясына тагын бер мәртәбә күз салды. Авырудан айныган хәлсез гәүдәгә утын күтәрү ярамадымы, кинәт башы әйләнеп, картның күз алдында сыерчык оясы ике булды, аннан соң утлы нокталарга әверелеп сикерешә, биешә башлады. Сабирулла, кочагындагы утыннары белән бергә дөбердәп, өйалды бусагасына ауды. Язгы карның юеш салкыны суга әйләнеп тәненә үтеп керә башлагач кына исенә килде ул һәм чәчелгән утыннарны җыеп, ухылдый-ухылдый, мич алдындагы ләгәнгә кертеп ташлады. Тизрәк өен җылытып, киемнәрен алмаштырмаса, хәленең мөшкел булачагын аңлады Сабирулла. Калтыранган куллары белән мичтәге утыннарны тергезеп җибәргәнче шактый гомер үтте. Аннары ул бишмәтен ишек катындагы чөйгә элде дә, мич авызына килеп, сөякләренә кадәр туңган гәүдәсен җылытырга кереште. Шул халәттә байтак торды. Шарт-шорт янган коры утынның утлы күмере сакалына чәчрәп, борынына көйгән ис бәрелгәч кенә, мич яныннан торып китеп, чишенми-нитми, түшәгенә ауды.

Ярты сәгатьләп ятканнан соң, картка эссе булып китте, пинжәген салып, идәнгә ташлады.

Бераздан уң колагы шауларга тотынды. «Тагын килде», – дип уйлады карт. Сыңар канатлы фәрештә янә Сабирулланың иңбашына кунды. Карчыгы үлгәннән бирле газаплый инде Сабирулланы. Моңарчы төнлә генә килгәли иде. Бүген менә иртәдән үк борчырга кереште.

Фәрештәләр турында кечкенә вакытта әнисе сөйли торган иде. Имеш, бөтен кешенең дә ике иңбашында ике фәрештә утыра. Сул яктагысы – кешенең кылган начарлыкларын, уңдагысы изге эшләрен язып бара икән. Теге дөньяда кешене дә менә шул язылганнар буенча хөкем итәләр, ди.

Балачакта бу сүзләрне авызын ачып тыңлаганын әле дә хә­терли Сабирулла. Фәрештәләрне тотып карарга теләгәндәй, иң­башларын сыпырып та куйгалый иде. Үсә төшкәч, ул, моның матур әкият кенә булганлыгын аңлап, үзеннән-үзе көлә торган иде.

Карчыгы үлгәннән соң, әллә Сабируллага бала чагының беркатлы акылы яңадан кайттымы, әллә авыл кырыендагы зиратта кычкырышкан козгыннар тавышына ешрак колак сала башладымы, анысын тәгаен генә әйтә алмый, әмма балачак хатирәсе аны тагын шомландырырга кереште. Бәлки, артына әйләнеп, узган гомерен исенә төшергәнгә шөбһәләнәдер күңеле? Ләкин аз-маз сизенә дә шикелле: фәрештәләрнең берсен, уң як иңбашындагысын, кыерсытты бугай. Ул фәрештә аның күз алдына сыңар канатлы булып килә.

Бу гөнаһлы тормышта яшәгәндә кеше кылган изгелекләр шаһитының – уң иңбашында утырган фәрештәнең – сыңар канатлы икәнен сизгәч, Сабирулланың башына икенче кайгы да оялады. Гомере буе җыйган байлыгы кем кулына калыр? Бу уй хәтта үлемнең үзеннән дә куркынычрак, шомлырак иде кебек.

Якты дөньяда алтмышка кадәр яшәп, хатыны гүр иясе булгач, Сабирулла беренче мәртәбә, үзәге өзелеп, балалары булмавына үкенде.

Шуннан бирле үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәде ул. Кайчак үзен язмыштан өстенрәк, көчлерәк итеп тә хис итте. Андый вакытларда күңеле дә нидер өмет иткән төсле талпынып куйгалый иде.

Кыш буе май күрмәгән ишеге чыелдап ачылды. Бусагада бишмәт өстеннән зәңгәр халат кигән күрше хатыны Алтынбикә күренде. Яше кырыктан узган бу тол хатын, Маһитап үлгәннән бирле, көн саен кереп, Сабирулланың ашарына пешерә иде.

Алтынбикә, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән калын шәлен баш артынарак шудырды да түшәм ярыкларын санап яткан Сабирулла янына килеп, хәлен сорашты. Аннары, кәзәнкәдәге савыт-сабаны шалтырата-шалтырата, ашарга әзерләргә кереште.

– Мичтә бәрәңге тәгәрәтеп ал әле, Алтынбикә, – диде Сабирулла. Алтынбикә, кәстрүл тотып, идән астына төшеп китте.

Шулчак Сабирулла беренче мәртәбә: «Баскычта аягы тая күр­мәсен тагы», – дип, хатын өчен борчылып куйды. Күршесе керер алдыннан гына уянган өмете күкрәк читлеген җимерердәй булып тыпырчына башлады. Идән асты авызыннан Алтынбикәнең яшел яулыгы күренгәч кенә Сабирулла җиңел сулады: егылмаган икән...

Бәрәңгеле кәстрүлен дыңк иттереп идәнгә утыртканнан соң, Алтынбикә капкачны япты. Сабирулланың хәлсез йөрәгенә көч кереп киткәндәй булды. Ул, гыжылдавын басар өчен, тынын кыса төште.

Хатын, мичне томалап, бәрәңгеләрне тәгәрәтте дә идән себе­рергә тотынды. Сабирулла да башын юрган астыннан чыгарды. «Хәзер әйтәм! – дип уйлады ул. – Сузарга ярамый, әйтәм».

Маһитап үлеп, бер ай узганнан соң, авылдашлары Сабируллага берничә тол хатынны димләп карады. Шушы арада гына өченче иреннән аерылып кайткан мут күзле хатын Җәүһәрия бигрәк тә өметләнеп йөрде. Авылда яшәргә йорты да булмаганлыктан, ул апасына кайтып сыенган иде. Ләкин Сабирулла: «Аңа өйләнмим!» – дип, кулын гына селтәде. Тик менә сыңар канатлы фәрештә бик еш борчый башлады. Ялгыз гына яшәүләре ай-һай кыен икән, бигрәк тә төннәрен шомландыра. Ә Алтынбикә аның өчен менә дигән! Карт димәсә генә инде.

– Алтынбикә, кил әле монда.

Хатын, тагын нәрсә инде дигәндәй, башын күтәрде, Саби­рул­ланың үзенә төбәлгән карашын күргәч, идән уртасында өелгән чүп өстенә канатын ташлады да карават янына килде.

Сабирулла янәшәдәге урындыкка күрсәтте:

– Утыр әле.

Үзе караватыннан торды. Алтынбикә, Сабирулланың гадәти булмаган карашыннан берәр нәрсә укырга теләгәндәй, аннан күзен алмыйча, күлмәк итәкләрен җыя төшеп, урындыкны үз янына тартты.

– Җә?..

Сабирулла елмайгандай итте. Аннары, кинәт җитдиләнеп:

– Син, Алтынбикә, минем тормышның тазалыгын беләсең инде, – диде.

Авыл халкы Сабирулланың, череп баеган карун икәнен күп­тәннән сөйләсә дә, Алтынбикә «беләм» дияргә яхшысынмады, бары иңбашларын гына сикертеп куйды.

– Хисабын әйтсәм, байлыкның дим, күзләрең маңгаеңа менә­чәк. Менә шул байлыгым ятка кала. Мин алай озак яшәмәм, үләрмен инде.

Хатын аны авыру кешене юата торган гадәти сүзләр белән юатырга керешкән иде, Сабирулла кул гына селтәде.

– Син минем балаларым юк икәнне дә беләсең. Байлыгым әрәм калачак. Әйдә, Алтынбикә, күченеп кер минем йортка!

Иртәгә ахырзаман дисәләр, Алтынбикә, бәлки, бу хәтле үк гаҗәпләнмәс тә иде. Картның сүзләрен ишеткәч, ул ни кычкырып көләргә, ни еларга белмичә тынсыз калды. Бераз башы да әйләнеп киткән кебек булды. Шулай да беравыктан ирен читләренә саран елмаю эленде. Аннары инде, көлеп җибәрмәс өчен, авызына яулык кырыен китереп:

– Соң, «озак яшәмәм» дисең бит... – диде.

Сабирулланың йөз-кыяфәте үзгәрешсез калды.

– Күп дигәндә ике-өч ел.

– Соң?

– Син миңа бер бала табып бир. Үзем үлгәч, бөтен акчаларым, байлыгым сезгә калыр.

Алтынбикә урыныннан капылт кына сикереп торды да карават башыннан бишмәтен йолкып алды һәм:

– Өйләнер исәпләрең дә булгач, авыруың ялган икән, картлач. Тамагыңны үзең туйдырырсың, – дип, пыр тузынып чыгып китте. Шул арада ишектән кереп өлгергән яз һавасы Сабирулланың йөзенә килеп бәрелде.

Гаҗәп хәл: Алтынбикә керер алдыннан гына Газраил көтеп яткан карт әлеге сөйләшүдән соң яшәреп киткәндәй булды. Таш белән бастыргандай изеп, кысып торган авыру, мәче баласы кебек йомарланып, бөтерелеп, гәүдәсенең кай төшендәдер йокыга талды. Кайчак кискен хәрәкәтләнгәндә генә, мәче баласының үткен тырнаклары тәненә тиеп-тиеп ала иде.

Алтынбикә куеп киткән бәрәңгеләр пешеп, өйгә тәмле ис таралды. Сабирулланың ашыйсы килә башлады. «Карчыгым исән булса!» – дип уйлады ул, көрсенеп. Маһитап хәзер мичтәге бәрәңгеләрне кисәү агачы белән табакка тәгәрәтер, пешкәнлеген белү өчен һәркайсына кулын тигезеп алыр, аннары, табак өстенә ак тастымал каплап, өстәлгә китереп утыртыр иде. Түшәк өстендә оеп яткан картына:

– Тор, бәрәңге суына, – дияр дә үзе чоландагы газ пли­тә­сендә кайнап утырган чәйнекне алып керергә китәр.

Карчыгы юк шул инде. Ә берәр кызы яки килене булса?! Юк бит. Анысы да юк. Инде балалары булып та, аталарына ярдәм кирәк чакта әллә кайда читтә йөрсәләр? Әнә Сабируллалар үзләре дә үлеп яткан аналарының авызына бер кашык су сала алмадылар!.. Ә бит югыйсә биш бала үстеләр. Әтиләре сугышта үлеп калды. Өч сеңлесенең өчесе өч якка кияүгә китте. Сугыштан кайткан абыйсы, акча эшләргә дип, Себер якларына юл тотты.

Балаларының бишесе дә үз янында вакытта Суфия карчык еш кына: «Соңгы сәгатьләрдә авызыма су салсагыз, миңа шул җиткән», – дия иде.

Сабирулла ана җанлы булды. Әмма еллар авыр вакытта, бераз акча төшерү нияте белән, анасының хәер-фатихасын алып, ул да күмер чыга торган якларга китте. Берәр ел эшләгәч, кире кайтып, картайган әнисенә ярдәмче булу иде исәбе.

Бер ел дигәне өч елга сузылды. Ул авылына кайтканда әни­се – япа-ялгыз карчык – авызын су белән дә чылата алмыйча үлеп киткән. Сеңелләре дә абыйларыннан башка гына туй ясап өлгергәннәр.

Әнисенең чирәм каплаган кабер туфрагына ятып, үкси-үкси елады Сабирулла. Аннары әнисе дә үлгәч картаеп, нәүмизләнеп калган өйдә өч көн дөньяга чыкмыйча ятты да яңадан сукбайлыкка китте.

* * *

Мичтәге бәрәңгеләрне табакка җыеп, Сабирулла карт авызын пешерә-пешерә ашарга кереште. Шулчак урыс капка шыгырдап ачылды. Кулындагы бәрәңгесен авызына кабарга да онытып, карт керүче кешене көтте. Ишектән каенесе Шәрәф күренгәч кенә, бәрәңгесен, тоз суына манып, авызына озатты. Шәрәф, гадәттәгечә, кычкырып сәлам бирде, ак чүсинкәләрен бер-берсенә шап-шоп бәрә-бәрә ишек катында маташты, аннары пәке белән кырылган шома башындагы бүреген сыпырып төшерде дә түргә узды.

– Нихәл, җизни, тереләсеңме?

Сабирулла баш кагып кына җавап бирде:

– Әйдә, уз, бәрәңге ашыйбыз.

Шәрәф, бишмәтен салып, урындык артына ташлады.

– Сыерчык оясы ясагансың икән, җизни.

Җизнәсе, аның сүзләрен җөпләп, баш кагып куйды. Ан­нары:

– Кирәк бит, – дип өстәде.

– Минем онык та, сыерчык оясы ясыйм дип, әйбәт такталарны тураклап бетергән. Ярдым үзен.

Шәрәф, бер бәрәңге алып, учында әвәләде-әвәләде дә кире өстәлгә куйды. Шуннан, бик зур эш эшләргә җыенгандай, бишмәт кесәсеннән бер шешә аракы алып өстәлгә утыртты.

– Гаеп итмәссең бит, җизни?

Дәвамы бар

Комментарий юк