Логотип
Блоги

Тау шуабыз бергәләп

Тау шуабыз бүген. Әминә һәрвакыттагыча малайлар төсле ‒ маташа торгач, таудан очып төшеп битен күгәртте, әни күрмәгәндә анда-санда кар ялап карый, шарф җирдән өстерәлә, авыз шар ачык ‒ кычкыра-кычкыра...

Тау шуабыз бүген. Әминә һәрвакыттагыча малайлар төсле ‒ маташа торгач, таудан очып төшеп битен күгәртте, әни күрмәгәндә анда-санда кар ялап карый, шарф җирдән өстерәлә, авыз шар ачык ‒ кычкыра-кычкыра җыр җырлый... Янәшәдә Әминәдән дә зуррак кызның яныннан әнисе өзелми ‒ бер алдына, мең артына төшеп кулыннан тота, таудан төшкәндә тотып торыш, шарфны секунд саен кысыбрак бәйлиләр.

Жәлләп куйдым сабыйны... Кирәкме инде бу гиперкайгырту? Балачакның бөтен тәме ‒ бияләйләр бозга әйләнгәнче, борынга боз сөңгесе эленгәнче уйнау, борынның мышык-мышык килә башлавы ич инде ул. Күгәреге дә булыштыра, тезе дә канаштыра... Балачакта алынган ул сабакларның берсе дә кара кайгы булып хәтергә теркәлми ич ул, кадерле ‒ шаян истәлек булып, йөрәк түренә үрмәли...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021