Логотип
Блоги

Тукайлы артист

Татарстанның М.Җәлил исемендәге Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов белән әңгәмә.

Татарстанның М.Җәлил исемендәге Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдус Хәниф улы Әхмәтҗановка 2020 елның 19 июнендә 70 яшь тула. Ул Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туып үсеп, Ленинградта театр институтында белем ала. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артистларыннан берсе буларак, Илдус Хәниф улы 47 еллык иҗат юлында күпсанлы онытылмас образлар иҗат итә: Мирзахан «Өчәү юлга чыктык» (Р.Батулла), Педро «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик), Рәүф «Ике килен килендәш» (Х.Вахит), Дионис «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим), Максим «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Шәйхел «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов), Закир «Банкрот» (Г.Камал), Габдулла Тукай «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин), Бостан «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Ялчыгол «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Бәдри — «Галиябану» (М.Фәйзи), Әхмәтҗан «Зөләйха» (Г.Исхакый), Ислам «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Гаделша «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким), Субра «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Задорожный «Урланган мәхәббәт» (И.Франко), Диоген «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.

 

Сәхнәдә тирән драматик характерлар тудыру остасы булып танылган артистның иҗат палитрасы киң булып, көлкеле, комедиячел геройларны да гаять эмоциональ тәэсирле итеп уйнавы белән сокландыра. Түбәндә редакция кунагы Илдус Әхмәтҗанов белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

– Илдус абый, һәр нәрсә беренче адымнан башланган кебек, Сезнең тормыш һәм иҗат юлының башына – балачакка кайтыйк әле…

– Мин балачактан йомык кеше, үз эчемә бикләнем яшәдем һәм хәзер дә шулай. Үз-үземне белә башлаганнан бирле, уй-хыял дөньясында яшим. Уйлардан котылып торганым юк. Аралашучан кеше булмагач, дусларым да күп түгел. Мәктәптә укыганда, авыл көтүчесе ярдәмчесе буларак, минем җәйләрем елга-болыннарда үтте дияргә була. Терлекләр янында хыялларым белән калам, шул халәт миңа рәхәтлек бирә. Радиодан җыршигырьләр, спектакль язмалары тыңлап, ул чорда авылларга кайта башлаган телевизордан опера-балет артистларына сокланып, үземне алар урынында күрергә теләп хыяллана идем. Балачак беркатлылыгы булгандыр инде. Миңа 7 яшь булганда әти вафат булды. Өлкән туганнар инде таралышып беткән иде, шуңа да хуҗалыкны алып баруның авырлыгын шактый татыдым. Миннән 10 яшькә өлкән Рәшит абый Казанда шагыйрь буларак танылу алып, язганнары матбугатта чыгып килә. Аның шигырь белән «җенләнүе» миңа да күчте, мәктәптә укыган елларда шигырь китаплары укый башладым. Ул чорда сугыш турындагы әсәрләр бик популяр иде, иптәшләрем проза китаплары укый, аларга мавыктыргыч вакыйгалар, батырлар кирәк. Мин исә шигырьләр белән мавыгып киттем. Г.Тукайның 4 томлык әсәрләрен кат-кат укуым хәтердә, хәтта искәрмәләрен дә өйрәнеп, байтак төрек-гарәп сүзләрен белә башладым. Әкренләп шигырь дигән серле дөньяга тартылдым, сүз байлыгым артып, телем чарлана барды. Шигъриятне чын-чынлап ярата башладым, укыганнарым йөрәгемә җылы май булып ята иде. Урта сыйныфларда укыганда сәхнәгә чыгара башладылар: шигырьләр укыйм, спектакльләрдә катнашам, бераз гына җырлыйм да… Болар, күрәсең, алдагы тормышыма, иҗатыма әзерлек чоры булган.

 

– Филолог булу нияте белән Казанга килгәч, Рәшит абый Сезне театр училищесына документлар бирергә күндергән…

 

– Мәктәпне тәмамлаганда артист булу теләге юк иде. Университетның татар теле, әдәбияты бүлегенә укырга керүне күздә тотып, Казанга килдем. Ул елны Ленинград театр институтында уку өчен татар студиясенә студентлар кабул иттеләр. Рәшит абый кулымнан җитәкләп диярлек театрга алып барды. Укырга кергән очракта, Ленинградта уку мөмкинлеге дә этәргеч биргәндер инде. Соңрак моның сәбәбен белдем: Рәшит абыйның үз күңелендә артист булу хыялы яткан икән. Ул танылып килә торган шагыйрь, артистларны, театр дөньясын яхшы белә, шуңа да үз хыялының миндә тормышка ашуын теләгән. Ниндидер сәбәп белән имтиханнарга соңга калып килдем, шулай да сынауларның өч турын берьюлы үтәргә рөхсәт иттеләр. Аларны уңышлы гына тапшырдым. Соңгы имтиханда рус теленнән изложение язарга кирәк, керсәм — изложение тексты укылган, кабатлап булмый. Миңа сочинение язарга куштылар. Г.Тукай иҗаты буенча яздым, ошатканнар. Соңыннан ишеттем, имтихан комиссиясе әгъзасы танылган драматург Хәй Вахит Рәшидә апа Җиһаншинага әйкән: «Бу егетнең сочинениесе бик яхшы, филолог сәләте бар, аңа университетка укырга керергә кирәк булган».

– Гомерегезне театрга багышлаган, йөзләрчә роль иҗат иткән кеше буларак әйтегез әле: бу һөнәрне сайлаганга үкенгән вакытлар булмадымы?

 

– Театр училищесына кабул ителгәч, Ленинград театр институтына укырга җибәрделәр. Безнең төркемдә Шамил Бариев, Габделфәрт Шәрәфиев, Рөстәм Абдуллаев, Луара Шакирҗанова, Инсаф Фәхретдинов кебек киләчәктә танылу алачак артистлар булды. Мин теләп, яратып укыдым, бөтен нәрсә серле, кызыклы иде, үзем өчен өр-яңа дөнья ачтым. 5 курста укыганда бик еш театр сәхнәсенә чыга башладык, диплом спектаклен әзерлибез. Шул вакытта «Миндә артистлык сәләте бармы?» дигән сорау борчый башлады, күңелем төште. Бу профессияне сайлап ялгыштыммы әллә, дигән шик тә керде. Моны, күрәсең, укытучылар да сизгәндер. Алар күңелемне күтәреп, өмет бирделәр. Казанда безне бик яхшы каршы алдылар. Беренче сезонда ук Празат абый Исәнбәт Р.Батулланың «Өчәү юлга чыктык» әсәре буенча куелган спектакльдә зур роль тәкъдим итте. Җитәкчеләр дә, җәмәгатьчелек тә минем уенны яратып кабул итте, күңелем үсеп, баш-аягым белән дигәндәй, театр дөньясына «чумдым». Шуннан соң байтак гомер үтте, күп рольләрдә уйнадым, үз эшемне һәрвакыт зур теләкомтылыш, тырышлык-эзләнү белән һәм яратып башкардым.

 

Үзегезне кайчан чын артист итеп сизә башладыгыз? Бу халык арасында танылу алу белән бәйлеме?

 

– Артистлык хезмәтен ниндидер зур дәрәҗә дип кабул итмәдем. «Мин – артист» дип купшыланып йөрү дә хас түгел. Һәрвакыт үз урынымны белеп эшләдем һәм яшәдем. Кем әйтмешли, тауга карап тау булырга да тырышмадым. Бөтен көчемне, сәләтемне куеп хезмәт иттем. Минем өчен үз вазифамны намус белән үтәү иң мөһиме иде. Уйный-уйный, тәҗрибә туплау белән бергә, осталык та арткандыр инде. Тамашачыларның мине танып эндәшүе, сәламләве, билгеле, күңелгә рәхәтлек бирә.

 

Ленинград-Петербургта уку сәбәпле, артист буларак формалашуыгызга рус театры зур йогынты ясый. Ә татар театрында урыныгызны табу авыр булмадымы?

 

– Ленинградта укый башлаганда татар театры белән якыннан таныш түгел идем. Миңа бөтен нәрсә яңа булып, тырышып укыдым, белергә, өйрәнергә тырыштым. Безгә рус театры, Станиславский системасы, психологик театр үзенчәлекләре турында күп сөйләделәр. Укыган елларда рус театрларына йөрдек, танылган артистлар уенын карадык. Казанга кайткач, мин зур кыенлык күрмәдем. Татар һәм рус театрларының аермасына караганда уртаклык күбрәк дип саныйм. Гомумән, театр дөньясының нигезе бит уртак. Безнең театр үзенең башлангычында рус театрына бик нык таяна, Г.Кариев вакытында ук репертуарда рус авторларының пьесалары шактый була. Ә инде татарга хас милли үзенчәлекләр, шәрык дөньясына тартым хислелек, тормышчанлык, сөйләм теле һ.б. табигый рәвештә җанга сеңгәндер дип уйлыйм. Монда кайда укудан бигрәк, кешенең нинди мохиттә тәрбияләнеп үсүе нигез булып тора, күрәсең.

– Сез остаз дип кемнәрне саныйсыз?

– Театрда эшли башлаган елларда өлкән буын артистларга сокланып, алардан өйрәнергә тырыша идек. Мин аеруча Празат абый Исәнбәткә рәхмәтле. Ул – бик яхшы артист иде, ә инде режиссёр буларак, театр үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Артист буларак танылу алуым да ул куйган спектакльләрдә уйнаган рольләрем белән бәйле. Гаҗәеп режиссёр иде, артист иреген бервакытта да чикләмәде. Тыныч һәм җайлы итеп киңәшләрен бирә, шул ук вакытта синең табышуңышларыңны да тиз күреп ала. Аның күп укуына, белеменә соклана идем. Тормышның төрле өлкәләреннән хәбәрдар булуы белән дә үзенә тарта, җәлеп итә иде. Мин күбрәк драматик рольләрне башкардым. Әмма күңелемдә юмор-сатирага тартылу да бар. Ләкин ул бик тирәндә ята, йөземә карап моны әйтеп булмый, үзем дә бу турыда сүз кузгатмыйм. Празат абый шуны тойган. Миңа Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә усал, тәрбиясез, үзсүзле бай егет Галимҗан ролен бирде һәм әлеге рольне сатиракөлү аша ачарга тәкъдим итте. Мин аны үз-үзен фаш итә торган түбән җанлы кеше итеп уйнадым, шуның белән геройны башкача ачтым. Юмор-сатирага булган сәләтемне күрсәтә алдым кебек. Г.Камалның «Бәхетсез егет»ендәге Кәрим байның абыйсы Мансур образы белән дә шулай булды. Әлеге эпизодик образны шундый беркатлы кеше итеп бирергә тырыштым, мин чыгуга тамашачы көлеп кул чаба, хәтта зал тынычланганны көтеп тора идек.

Сез күбрәк драматик рольләрдә уйныйсыз, арада комедиячел геройлар да бар. Теләмәгән роль буламы? Андый очракта үзегезне мәҗбүр итәсезме?

– Сорауның болай куелышы белән килешмим. Артист рольне үзе сайлап алмый, анысы режиссёр ихтыярында. Иң мөһиме, без артист буларак, тормышта очрый торган һәртөр характерны (уңаймытискәреме, драматикмы-көлкелеме) уйнарга тиеш. Бу – безнең вазифа. Артист өчен рольнең кечесе-зурысы юк. Спектакль өчен барысы да мөһим булып, төп идеяне ачуга, тамашачыга җиткерүгә хезмәт итә. Артистның максаты – рольне бөтен күзәнәкләренә кадәр аңлап, бөтен барлыгы белән уйнау. Шуңа да чын артист рольгә бөтен тамырлары белән тоташа, ул аны җанландыра, тормышчан итә. Аңлашылгандыр, минем өчен теләмәгән рольләр булмады, була да алмый. Сәхнәдә мин яшим, образ белән бербөтенгә әйләнәм кебек.

 

– Сезнең иҗат юлында Тукай шәхесе, иҗаты үзгә урын алып тора. Тукайга килү юлы авырмы?

–Тукай минем тормышымда мөһим урын алып тора. Мәктәп елларында ук халык шагыйрен якын иттем. Ә инде артист буларак беренче тапкыр Сибгат Хәкимнең «Яз сулышы» әсәре буенча Әхтәм Зарипов куйган телевизион спектакльдә Тукай ролендә уйнадым. Аннары шагыйрьнең 100 еллыгына Т.Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз…» әсәрен Г.Камал театры сәхнәләштерде. Марсель Сәлимҗанов Тукай ролендә уйнауны миңа ышанып тапшырды. Әлеге роль киң танылу алып килде. Миңа урамда еш кына «Тукай» дип эндәшәләр иде. Күрәсең, эчке халәтем белән Тукайны кабул итүемнең тышкы чагылышы булгандыр. Аннары киң җәмәгатьчелеккә Тукай шигырьләрен укый башладым. Аллага шөкер, шагыйрьнең күпчелек әсәрләрен яттан беләм. Шагыйрь иҗатыннан махсус программа төзеп, халык каршына чыктым. Әлеге хезмәтләрем Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Бу – минем өчен зур горурлык. Аерым рольләр онытыла, тоныклана, ә Тукай мине гомерем буе озата бара.

Тукай Сезнең өчен кем ул? Шагыйрьнең заманчалыгы нәрсәдә?

 

– Аллага шөкер, татар халкы талантларга бик бай булып, без бүген күпләрнең исемен зур горурлык белән атыйбыз, хезмәтләрен өйрәнәбез. Шулай да Тукай аерылып тора, ул халыкның үз улы, халык тормышы белән береккән. Без аны хаклы рәвештә милләт символы итеп бәялибез, таныйбыз. Тукай иҗаты бүген дә гаять заманча яңгырый, чөнки ул борчылып язган, уйланган, эзләнгән мәсьәләләр хәзер дә халкыбыз яшәешенең үзәгендә тора. Тукайны укып бүген дә хозурланам, горурланам, борчылам, уйланам… Вакыт сынавын узган иҗат искерми ул.

 

– Сез нәфис сүз остасы, китаплар күп укыйсыз. Артист тормышында китапның урынын беләсе килә…

 

– Әйе, мин гомерем буе китаптан аерылмадым. Китап фикердәшем дә, сердәшем дә булды. «Китап минем өчен нәрсә ул?» дигән сорауга Тукайның «Китап» шигыре белән җавап бирәм (хәтердән сөйли): «Шул вакытта мин кулыма китап алам, /Аның изге сәхифәләрен актарам; /Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, /Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; (…) Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем /Була минем юл күрсәтүче йолдызым; /Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, /Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем…» Тукай шигырендәге хисхаләт, уй-фикер минем дә күңелемдә яши, шулар миңа көч-илһам бирә.

 

– Татар шигърияте белән якыннан танышып барган кеше буларак, кемнәр иҗаты Сезгә аеруча якын?

– Бала вакыттан ук шигырьгә мөкиббән идем, ул хис бүген дә саклана. Театрда эшләгән елларымда язучылар белән якыннан аралаштым. Рәшит абыйның танылган шагыйрь булуы ярдәм иткәндер, мин классиклардан Һ.Такташ, С.Хәким, Х.Туфан әсәрләренә еш мөрәҗәгать иттем. Бу уңайдан Мостай Кәримнең «татар шигъриятен өчлек («тройка») тартып бара: Тукай, Такташ, Туфан» дигән фикере хәтердә уелып калган. Замандашларымнан Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Р.Мингалим, Р.Харис, Зөлфәт, М.Әгъләм һ.б. белән дустанә мөнәсәбәттә булып, шигърият турындагы сөйләшү-бәхәсләрдә катнашу – шигъриятне тирән аңлауга китерде. Рәшит абый иҗатын бик югары бәялим: теле гаҗәеп бай, үзенчәлекле, күпсыйдырышлы, ритм-рифма бирелеше сокландыра. Озак еллар дәвамында татар шигърияте белән кызыксынап, укып бардым. Мактануым түгел, әмма әлеге буын шагыйрьләрнең шигырьләрен укыганда ялгышмыйча авторын әйтеп бирә идем. Шигърияткә соңрак килгән Р.Зәйдулла, Г.Моратлар иҗатын яратам. Хәзер мин бик еш Коръәнне кулыма алам, шуннан җаныма рәхәтлек табам.

 

–Сез тәрҗемә белән дә шөгыльләнәсез. Бу төр иҗатка ничек килдегез?

 

– Тәрҗемә эшенә алынуым көтелмәгәнчәрәк булды. Байтак еллар элек үзебезнең театр училищесы студентлары өчен Лопе де Веганы тәрҗемә иткән идем, ошатып кабул иттеләр. Шуннан соң театр җитәкчелеге әледән-әле мөрәҗәгать итә башлады. Тәрҗемә авыр эш, бигрәк тә шигъри әсәрләр белән кыенлык туа, монда әдәбиятны гына түгел, театр закончалыкларын әйбәт белү сорала. Шекспирның «Король Лир», «Антоний һәм Клеопатра», «Ромео һәм Джульетта», Мольерның «Тартюф»ын һ.б. тәрҗемә иттем.

 

– Сез Тукай бөтен барлыгы, характеры белән җаныма якын дисез, ә кешеләрдәге нинди сыйфатларны югары бәялисез?

 

– Кеше үзенә рухи якын кешеләрне якын күрәдер дип уйлыйм. Шөкер, кемнең кем булуын тиз танып, аңлап алам. Миңа гади, намуслы, әдәпле һәм гадел кешеләр белән рәхәт, ә инде үзен зурга куючылар янында озак тора алмыйм.

– Тормышның ачысын-төчесен күп күргән кеше буларак ничек уйлыйсыз: яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

 

– Яшәеш фәлсәфәсен һәркем үзенчә аңлата, билгеле. Кеше тормышта матур хыяллар, ачык максатлар куеп, шуңа омтылып яши. Минемчә, үзеңә хыянәт итмичә, бөтен барлыгың белән Ходай биргән гомерне матур итеп, кешеләргә кирәклегеңне аңлап яшәүдә тормыш мәгънәсе ачыла.

 

Сезне милләтпәрвәр Шәхес буларак беләбез. Татарны татар итеп ничек саклап калырга?

 

– Милли хәрәкәткә катнашып, ачлык мәйданында да утырырга туры килде. Бүген вәзгыять шундый, андый радикаль чаралар нәтиҗә бирми. Республиканың икътисади уңышлары зур булса да, милли мәсьәлә борчу уята. Сәясәт үзгәреп тора, татар милләтенә үсеп китү өчен форсат киләчәгенә ышанам. Моның өчен кешеләрдә, бигрәк тә яшьләрдә иреккә булган омтылыш орлыгын сакларга кирәк. Булган мөмкинлектән файдаланып, белем туплау, телне саклау, милли мәдәниятне үстерү сорала. Уңай шартлар барлыкка килү белән, алар шытым бирерлек булсын.

 

– Татар театрына килүче яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

 

– Аллага шөкер, татар театры бар, ул яши, киләчәге өметле. Яшьләр күп булу да сөендерә. Аларга карыйм да күңелем үсеп китә: белемлеләр, әзерлеклеләр, җыр-биюгә осталар. Карагыз, ничек яхшы уйныйлар, күз тимәсен! Театр халык яшәешенең чагылышы, мәдәнилек дәрәҗәсенең бер күрсәткече. Әлеге олы бурычны намус белән үтәп, алдагы буынга җиткерү яшьләр кулына кала. Теләгем шул: театрның милли тормыштагы бөек миссиясен аңлап, шуңа намус белән хезмәт итсеннәр!

 

– Илдус абый, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз, иҗат уңышлары теләп калабыз.

Комментарий юк