Логотип
Блоги

Яңа ел кага ишек

Яңа елга әзерләнә башладыгызмы әле сез? Ничек инде иртә? Кибет-урамнарга күз ташлагыз әнә ‒ аларга күз ташласаң, Кыш бабай иртәгә үк киләчәк. Юааан капчыгын өстерәп, кырыкмаса-кырык бүләген төяп. Сүз...

Яңа елга әзерләнә башладыгызмы әле сез? Ничек инде иртә? Кибет-урамнарга күз ташлагыз әнә ‒ аларга күз ташласаң, Кыш бабай иртәгә үк киләчәк. Юааан капчыгын өстерәп, кырыкмаса-кырык бүләген төяп. Сүз уңаеннан, Әминә дә шулай дип саный ‒ хатны без ноябрьдә үк сырладык. Яза белүен белмибез анысы ‒ ә нинди бүләк икәнен ясый беләбез аның урынына. Карандашлар белән ут яндырып ясап ташладык дааа... Өч бүләк сырладык матурлап. Русалка, машина, сикерә торган нәстә... Чыдасын Кыш бабай. Бабай дип... Бүген әйттек әле бабаебызга да. Иртәнге чәй өстәле артында. Тәмләп кенә чәйләп утырган бабаебызмы... Тончыкты бәгырь...  Ә сез мәйтәм, яңа елга кадәр ерак дисез...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021