Логотип
Блоги

Яратылмый калган ярлар

Үзенең матур традицияләре булган Чаллы татар дәүләт театры декабрь аенда Казан тамашачыларын Б.Сәлахов әсәре буенча сәхнәләштергән спектакль белән сөендерде. Нәкъ шулай, чөнки әлеге тамашага килгән һә...

Үзенең матур традицияләре булган Чаллы татар дәүләт театры декабрь аенда Казан тамашачыларын Б.Сәлахов әсәре буенча сәхнәләштергән спектакль белән сөендерде. Нәкъ шулай, чөнки әлеге тамашага килгән һәркемнең үзе өчен гыйбрәт алып, үткән һәм бүгенге бәйләнеше, система һәм кеше каршылыгы, сугыш һәм тынычлык, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр турында тирәнтен уйлану, борчылу кичерүенә шикләнмим. Пьеса авторы Булат Сәлахов — үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган Халык артисты. Менә инде яңа әсәре Чаллы театры сәхнәсен яулады. Сугыш чоры вакыйгалары урын алган «Яратылмый калган ярлар» спектакленең режиссёры — Илсур Казакбаев, рәссамы — Валерий Яшкулов, музыкасын Илшат Яхин язган, ә хореографы — Сәлимә Әминева. Автор жанрын «баллада» дип куйган пьесаның эчтәлеген фаҗигале һәм драматик күренешләр тәшкил итә һәм анда безнең әдәбият-сәнгатьтә аз чагылган тема — сугыш кирәк-яраклары өчен урман кисәргә хезмәт лагерьларына җибәрелгән хатын-кызлар язмышы сурәтләнә. Вакыйгалар нигездә хатирәләр рәвешендәге монологлар белән үрелеп бара. Бу исә ышандыру көчен арттыру белән бергә, спектакльгә хис-кичерешләр байлыгын алып керә.

Спектакль СССР Югары Советының 1942 елгы карарын уку белән башлана. Шуның нигезендә ерак тылда хезмәт ияләре халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшкә тартыла. Беренче күренештә үк чорның кырыс шартлары чагылу белән бергә, һәркем кешелеклелек һәм миһербанлылык сыйфатында сынау үтә. Опер (Эдуард Латыйпов) белән Илсөяр (Гөлинә Минһаҗева) диалогы тамашачыны сугыш чорының авыр, каршылыклы мохитенә алып керә. Тоталитар системаны аңлаткан кызыл төс фонында яңгыраган мылтык тавышлары кешенең хокуксыз бер мескенгә әверелүенә ишарә ясый. Рәссам В.Яшкулов һәр эпизодны, мизансценаны төзүгә җитди игътибар бирә. Сәхнәне биләп торган озынча өстәлләр җиңел генә сорау алу урынына, я барак ятагына, я ширма-коймага әверелә. Ә утлар ярдәмендә тудырылган төрле төсләр шыксызлыкны, салкынлыкны сиздереп, геройларның күңел кичерешләре белән кушылып китә. Төп сюжетны хезмәт лагерына мәҗбүриләп китерелгән кызларның фаҗигале язмышы тәшкил итә. Андагы коточкыч шартлар Илсөяр сөйләвендә бирелеп, һәр кызның драматизм белән тулы яшәешенә үрелеп китә. Бу исә күренешләрне, бер яктан, яшь кызлар белән булган хәл рәвешендә күзалларга, икенче яктан, Илсөяр аңлавында бәяләргә мөмкинлек бирә. Шуңа нисбәтле кызлар язмышы ил өстенә төшкән афәт, меңнәрчә хатын-кыз кичергән аяусыз тормыш булып алга килеп баса. Анда исә кешелексез законнар хөкем сөрә: качкан өчен — ату; эш нормасын үтәмәгән өчен — арттырып эшләү һәм ипи паёкларын киметү; шуның өстенә сакчылар тарафыннан мәсхәрәләнү, көчләнүләр…

Әлфәт Закирҗанов

Дәвамын «Сәхнә» журналының гыйнвар саныннан укыгыз

Комментарий юк