Логотип
Хәбәрләр

Рәйхан Габдуллина: “Һәрнәрсәнең үз вакыты”

Өр-яңа “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” спектаклендә ул героиня. “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә, “Башмагым”да Сәрвәр, “Ситса туй”да Гөлнара. Болар барысы да җырлы рольләр. Рәйхан Габдуллина профессиональ музыка белеме алган актриса, җырлавын тыңлау үзе бер ләззәт! Әңгәмә корыр өчен аның Уфадагы гастрольләрдән кайтуын көтеп алдым. “Спектакль чыгарырга әзерләнгән чорда йә аннары тагын озак кына күрешеп-сөйләшә алмабыз” дигән курку да эчтән тырный башлаган иде.

- Гастрольләргә йөрү ошыймы сиңа, Рәйхан?

- Бик ошый! Бигрәк тә Уфага бару, чөнки беренче гастролем шунда булды. Хәзер дә Уфадагы гастрольләр минем күңелдә җылы хисләр уята, беренче тапкыр барган кебек.

- Элек айлар буе гастрольләрдә йөргәннәр бит. “Алай йөри алыр идекме икән?” дип уйлаганың бармы?

- Аның бит вакыты шундый булган. Без театр белән бер гаилә. Алар кая барса, мин дә шунда барам, дияргә була. Шуңа күрә, мөгаен, авыр булмас иде ул. Эшебез бик күңелле бит. Дөресен әйткәндә, без театрда эшләмибез, без анда яшибез! Монда бөтен җаның-тәнең белән хезмәт итәсең. Күптән түгел генә стажёрлар җыелды, алар безнең сыман 4 ел буе көне-төне укымаган, шуңа баштарак кайбер әйберләргә бик гаҗәпсенеп карадылар. Спектакль чыгарган чакта стажёрларның берсе студентлардан “әти-әниләрне күрәсезме соң?”, “авылга кайткан бармы?”, “ял итәсезме?” дип сорады. “Юк” дигән җавап алгач күзләре шар булган иде (көлә). Хәзер менә шул стажёрлар да әкренләп коллективка кереп беттеләр бугай инде.

- Быел Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган 13 яшь артист труппага алынды. Шуларга өстәп әле син искә алган стажёрлар бар, алар да 6 кеше. Сез әле яшьләр булып исәпләнсәгез дә, сездән дә яшьрәкләр үкчәгә баса башлады сыман...

- Ничек дип әйтим? Беренче чиратта, мин безнең труппа шулай тулылануга бик шат. Фәрит абыйның курс җыюы яшьләр өчен шундый зур мөмкинлек. Ул бик зур мәктәп. Без укыганда да Фәрит абый актёрлык осталыгын гына алып бармады, ул безнең белән бер сулышта булды. Фильмнар күрсәтте, төрле режиссёрлар белән таныштырды. Хәтта берьюлы гримёркада кайсыбыздыр әллә нинди, сәер җыр тыңлаганда, кереп, “моны тыңлыйлармы инде?” дип, берничә көннән соң “История джаза” фильмын күрсәтеп, махсус плейлист төзегәне хәтердә. Шәхес буларак формалашуда бик зур өлешен кертте ул. Мөгаен шуңадыр да, бездә һәр артист үзенчәлекле. Бертөрлеләрне күргәнем юк әле, барыбыз да аерылып торабыз. Һәрберебезнең үз урыны бар.

- Шулаен-шулай да, ләкин сине курсташың Ләйсән Гатауллина белән еш бутыйлар бит. Менә ул ачуны китермиме?

- Юк инде, кызык бит ул. Уфада да отельгә кергәндә миңа “Сез бит “Әлфия” спектаклендә уйнадыгыз” дип туктаттылар (көлә). Мине бу сөендерә генә. Минем курсташым шулкадәр уңышлы уйнап, аны хәтта җәмәгать урыннарында таныйлар икән, бу бик шәп. Аннары Ләйсәнгә дә күпме тапкыр “Сез бит “Зәңгәр шәл”дә уйныйсыз. Әле Особняк Демидовада “Табу”да да күрдек” дип әйткәннәре бар. Ләйсән миңа шуларны килеп сөйли, мин аңа сөйлим. Бик кызык, кәмит хәл бу.

- Ә гаиләгез белән театрда эшләү авырлыклар тудырмыймы? Гел тонуста торырга туры киләдер?

- Театр ул гомумән бер гаилә кебек бит. Бернинди яшерен әйбер юк, бөтен кеше бөтенесе турында белә. Бергә эшләгәндә күз карашыннан аңларлык дәрәҗәгә җитәсең. Партнёрлар белән уйнаганда да аның нәрсә әйтергә теләвен бер караудан беләм. Ә әтием белән бер сәхнәдә булу минем өчен зур дәрәҗә! Үз гаиләм белән эшли алуыма шундый сөенәм. Димәк, без барыбыз да бертөрле уйлыйбыз, бертөрле фикер йөртәбез, бер җирдә кайныйбыз. Әле яңа гастрольдән кайттык – әтием, энем, ирем. Шулай бергә эшләвебез бигрәк кызык бит. Әнием дә кечкенә чактан театрда үскән. Әбекәй белән бабакай исән булса, алар белән дә бергә йөрер идек.

- Ә сиңа театр җене кагылганны бабаң Габделфәрт Шәрәфиев (Татарстанның халык артисты, 2014 елда бакыйлыкка күчте – авт.) белеп калдымы?

- Бабакай исән чакта мин әле музыка көллиятендә укый, җырлар яздыра идем. Ул шул җырларны телефонына саклап куеп, минем иң беренче язмаларны да “менә минем оныгым ничек җырлый” дип бөтен кешегә тыңлатып йөргән, театрда бу турыда еш әйтәләр. Бабакайны гел искә алалар. “Их, хәзер “Зәңгәр шәл”дәге качкыннар сәхнәсендә бәрәңгегә беркем дә тоз сибеп ашамый бит” дип яратып сөйлиләр. Бик юксынабыз... Урыны оҗмахта булсын.

- Эльвира апа Шәрәфиева да театрга эләгүеңә бик сөенгәндер.

- Әбекәй аерым бер дөнья иде инде. Төгәл әйтә алам: минем артист булуымда иң зур өлешне керткән кеше ул. Бабакай үлгәч мин әбекәй янына күчтем. Ул миңа үзенең бөтен энергиясен бирде. Без аның белән бергә сәхнә теленнән әзерләнә идек (Эльвира Шәрәфиева күп еллар Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып эшләде – авт.). Шулайрак, болайрак сөйләп кара, дип гел киңәшләрен бирде. Мин аңа бик рәхмәтле. “Зәңгәр шәл”гә Мәйсәрә роленә кергәннән соң өйгә кош тоткандай кайтып кердем. Йөрәгем сикерә, ничек әйтергә? Мин бу хәбәрне аңа җиткергәч бик сөенгәне исемдә. Миңа калса, аның иң зур шатлыклы мизгеле шунда булгандыр. Ул үз эшенең нәтиҗәсен күрде.

- Ирең, Камал театры актёры Алмаз Борһанов белән гаилә коруыгыз турында да сорамасам, укучылар мине кичермәс. Серне ачыйк инде: бу интервьюда да сез икәү булырга тиеш идегез бит. Әмма Алмаз тәки ризалашмады. Аның интервьюлардан баш тартуы нәрсә белән бәйле?

- Алмаз үзенең зур интервьюсын киләчәктә бирер әле, мин шулай дип уйлыйм. Тагын шунысы да кызык бит: интервью бирмәвенә карамастан, аның белән кызыксыну, актёрлык сәләтенә соклану кимеми. Шөкер, 2026 нчы елның мартында гаиләбезгә өч ел була. Алмаз ул минем өчен укытучы. Бу беренче чиратта аның миннән олырак булуыннан түгел, ә тормыш тәҗрибәсе күбрәк булуга бәйле. Ул миңа киңәшләрен бирә, сәхнәдә дә ярдәм итә. Шуңа мин аңа бик рәхмәтле. Миңа калса, һәр гаиләдә дә шулай булырга тиеш – кемдер укытучы, кемдер укучы, һәм ул рольләр гел үзара алышынып тора. Мин дә бит аңа үземнең киңәшләремне бирәм. Тагын бер бик мөһим әйбер бар. Менә минем әтием артист, әнием актриса түгел. Әбекәй белән бабакай да нәкъ шулай иде. Без Алмаз белән икебез дә сәхнәдә, ә гаиләдә ике артист булу, әлбәттә, җиңел әйбер түгел. Шуңа кайсы гына очракта да бер-береңне аңлап, юл куеп яшәргә кирәк. Шул вакытта гына гармония була. Гаилә корганда син инде шуны аңлап, тирәннән уйлап эшләргә тиеш. Гаилә – ул мин түгел, гаилә – ул без. Бу – команда уены.

- Сәхнәдә сез әлегә “Зәңгәр шәл”дә генә партнёрлар бит?

- Анда без икебез дә ввод булдык. Ә хәзер Илгиз Зәйниевның “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт”ендә без беренче тапкыр башыннан ук парларны уйнаячакбыз, пар буларак беренче тапкыр бергә спектакль чыгарабыз.

- Ничек соң? Нинди хисләр били?

- Ничек дип... Аңа, ачуым килмәгәе, 30 битлек текст бирделәр. Икенче көнне ул инде аны яттан белә иде. Алмазның хәтере бик әйбәт. Шул яктан аның белән бик авыр (көлә). Режиссёрлыкка укыган кеше буларак, кайда нинди мизансценалар булырга тиешлекне дә шунда ук отып ала. Шуңа мин аннан артта калмаска тырышам. Әйтәм бит, еш кына ул минем укытучым кебек.

- “Ай булмаса, йолдыз бар” турында сөйләшмичә калсак кызык булмый бит. Сез ул сериалга ничек эләктегез? Махсус кастинг уздыгызмы? Бәлки сезне чакырганнардыр?

- Александр Далматов исемле режиссёрны мин инде белә идем, кастингларына да йөрдем, ләкин ничектер һаман алмыйлар иде. Көннәрдән бер көнне Александр миңа үзе шалтырата. “Рәйхан, килеп кара әле. Алмазны да автор ролендә күрәсе килә” ди. Шулай үземне дә чакырды, Алмазны да күндерергә дигән “задание” бирде (көлә). Алмаз сериалда төшкәндә бөтенләй икенче яктан ачылды. Режиссёр, операторлар, төшерү командасы аңа гашыйк булды! Алмаз бит кинода беренче тапкыр төшә. Ләкин төшерү процессына ул шулкадәр тиз кереп китте. “Минем башымда йөз төрле картина, үземне берьюлы берничә ракурстан күрәм” дип әйтә иде. Ул шулай анализлап, үзенә һәрчак читтән карарга тырышып, бик җитди эшләде. Соңгы серияне без Туфан абый Миңнуллинның дачасында төшердек, аннары безнең белән аерылышырга теләмичә, бик моңсуланып кына саубуллаштылар. Безнең өчен бу искиткеч зур тәҗрибә булды. Кинода төшү миңа бик ошады. Беренче чиратта Алмаз өчен шат. Аны күндерә алуыма сөендем. Туфан абый дачасы, Нурихан Фәттах йорты, Мансур абый Гыләҗевның йортында төштек. Шундый зур шәхесләр бит алар! Безне чакырганнары өчен командага бик зур рәхмәт!

- Кинода төшү шәп инде ул, дубльләр дә берничә булырга мөмкин. Ә театр – ул бит башка дөнья. Һәр уйнау өр-яңадан төследер. Артык бирелеп уйнап, аннары шул халәттән чыга алмаган ролең бармы?

- Үземдә андый әйберне бер дә күзәткәнем юк. Без хәзер шундый кызык вакытта яшибез бит. Мәсәлән, театрда иртә белән бер төрле, кичен икенче төрле спектакль. Шуңа монда “образдан чыга алмыйм” дип йөрергә синең вакытың юк. Иртән Шүрәле, кич Дездемона, аннары әле тагын кемдер була аласың (көлә). 

- Күпчелек иҗат кешеләре һавада очып йөри, бу беркем өчен дә сер түгел. Ә синдә төплелек, җитдилек сизелә. Гаиләдән киләме ул? Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында тууыңа бәйлеме?

- Белмим дә инде. Төрлесе бардыр. 9 нчы сыйныфтан соң мин театр училищесына керәм дип әтиемә ялындым, ул карышты. Әтием үзе шул мәктәпне узган кеше бит, шуңа уйлангандыр инде. Шулай да аны җиңдем һәм без гаиләбез белән театр училищесына киттек. Ул чакта училищеда эшләгән Кәримуллина Раушания Шәрифҗан кызы миңа бик озак кына карап торды, әмма бер сорау да бирмәде. Шулай бераз торгач: “Син, кызым, җиде үлчәп бер кисә торган кешегә охшаган. Музыка училищесына бар!” – диде. Мин күндем, музыка көллиятенә укырга кердем һәм анда керүемә бер дә үкенмим.

- Ә синең башлангыч музыка белемең бар идеме?

- Әйе, мин музыка мәктәбен тәмамладым, хорда җырлый идем. Миңа белем биреп, шәхес буларак формалашуымда зур роль уйнаганнары өчен барлык укытучыларыма да бик рәхмәтлемен. Көллияттә Римма апа Ибраһимова безгә шулкадәр күп дәресләр бирде, һәрьяклап үстерде. Хәзер күпләр эчтәлекне карап тормыйча, өстән-өстән генә җырлый. Ә Римма апа “Нәрсә турында җырлаганыңны аңлап җырла” дип әйтә килде. Күрәсең, ул инде шул чакта ук минем актриса булачагымны чамалагандыр. Училищены тәмамлагач әтием “Кызым, Фәрит абыең курс җыя, бәлки консультациягә барып карарсың” диде. Әтиемнең бу сүзләреннән мине ток суккандай булды. Шунда ук ризалаштым. Язмышымны театр белән бәйләргә теләвемне, мөгаен, шунда аңлаганмындыр. Берничә ел элек театр училищесына кермәү юкка булмаган, күрәсең. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Нәкъ менә Фәрит абыйга эләгүем бик зур мөмкинлекләр ачты.

- Кайберәүләр андый мөмкинлекне дә кулдан ычкындыра бит. Фәрит абыйга эләккәч тә, ул әле театрга алдылар дигән сүз түгел.

- Әйе, 4 ел дәвамында җигелеп укырга, эшләргә кирәк. Уку тәмамлангач та кайсыларыбыз театрда калуны безгә ахыргача әйтмәделәр. Инде чыгарылыш кичәсе дә үтте, ә җавап һаман юк. Без бит төркемдә ун кеше идек. Шулай итеп без 301 нче бүлмәдә җыелдык (Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинада – авт.). “Хәзер мине алмасалар нәрсә эшләргә?” дип эчтән борчылып утырам. Бу бит минем хыялым. “Без Камал театрына эшкә керергә тәкъдим итә алабыз... Рәйхан” диде дә, Фәрит абый миңа карады. Мин шунда шатлыгымнан үлә яздым, акылдан шашардай булдым!

- Ник икәнен үзем дә аңламыйм, ләкин еш кына сезнең курсның диплом спектакле “Беренче театр”дагы ролең искә төшә. Әкәмәт булган иде бит ул: кара тәнле Биби!

- өлә). Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты бугай ул. Галиәсгар Камал тексты мондый бит: “Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара”. Шулай язгач, без дә кара итеп ясарга булдык. Без дигәндә Фәрит абый, Айдар Җаббаровны әйтүем. Ул вакытта шундый асрау була алган бит инде, без аны шулай күз алдына китердек. Дөресен әйткәндә, шул рольгә кадәр мин йоклаганмын кебек, менә шунда гына уяндым. Төркемдәшләрем берсе бер яктан ачыла, икенчесе икенче яктан. “Мин кайчан ачылам инде?” дип каңгырап йөри башлаган идем (көлә). Нәкъ менә шушы комедия, кәмит Биби роле миңа бик туры килә торган булып чыкты бит. Хәзер андый ролем юк, ә минем тагын шундый комедиядә уйныйсым килә.

- Әле сиңа уйнарга да уйнарга... Шуңа борчылырга урын юк дип уйлыйм. Ә Камал театры репертуарындагы кайсы спектакльне һәр тамашачы карарга тиеш дип уйлыйсың?

- Беренче тапкыр “Тормышмы бу?”ны карагач үкереп елаган идем (“Тормышмы бу?” – Айдар Җаббаров Гаяз Исхакыйның берничә әсәрен берләштереп, 2018 елда чыгарган спектакль – авт.).

- Сәхнәдә синең өчен ниндидер табу бармы? Берәр нинди кабәһәт рольдән баш тартыр идеңме?

- Андый рольне киресенчә уйнар идем мин. Ул бит шулкадәр кызык! Алмазның “Рәшә” спектаклендәге роленнән соң бер тамашачы артыннан бик усал сүзләр әйтеп калган. Бу бит инде бик шәп уйналган дигән сүз. Алай ничектер уйлаганым юк бугай. Нинди генә роль булса да, ул бит тәҗрибә. Беренче чиратта, ул синең эшең, икенче яктан караганда, үзеңне яңача ачу, күрсәтү. Бу бит шундый кызык. Икенче бер мәсьәлә башымнан чыкмый әле: менә берьюлы 2 яки 3 спектакль чыгару ничегрәк була икән ул? Ярый, әлегә бездә андый ихтыяҗ юк, чөнки артистларыбыз җитәрлек. Ләкин залларыбыз да өчәү бит. Шулай килеп чыга калса ничек булыр иде икән? Мине хәзер шундый уй биләде әле.

- Музыка белемең була торып та, беркайчан да җырчы булырга теләмәдеңме?

- Минем өчен ул кызык түгел иде. Җырлап кына йөрсәм, бик тиздән миңа күңелсез була башлар иде... Кызганыч, хәзер һәр икенче кеше җырчы. Мин элегрәк төрле музыкаль каналларны әле карый идем. Ләкин хәзер алардан бөтенләй читләштем. Мин Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева, Римма Ибраһимованы тыңлыйм. Аларның җырларында кечкенә генә спектакль уйнала. Аларда тирәнлек. Хәзерге көн җырчылары арасында да берничә яратып тыңлаган җырчым бар. Беренче чиратта, әлбәттә инде Салават абый Фәтхетдинов. Ул безнең өчен үрнәк. Җырчылар менә шундый булырга тиеш. Шуны аңламаган кешеләр җырчы булу теләген читкә куйсыннар иде. Тагын Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаеваның иҗатын яратам. Гөлназ белән без бергә укыдык. 

- Бик баналь, әмма мөһим сорауны бирим әле. Чын артист нинди булырга тиеш? 

- Миңа калса, иң беренче чиратта, татар театрында татар телен саф, камил белүче, татарча фикерләүче артист булырга тиеш. Икенчедән, ул үз халкын, үз милләтен яратып, уйнавы белән нинди дә булса фикер сеңдерергә тырышуын уйлап, белеп, бар сәләтен дә шуңа юнәлткән кеше булырга тиеш. Аннары гына инде җырлау, бию һәм башка осталыклар.

- 120 еллык татар театры тарихында чын мәгънәсендә бөек артистлар аз булмаган, шөкер. Менә хәзер сиңа шундый мөмкинлек бирсәләр, кемнәр белән күрешер, сөйләшер, киңәшләшер идең?

- Әлбәттә “Сәйяр” труппасы белән. Алар башлаган юл турында без бит инде укып кына беләбез. Бүгенге артистларга алардан шушы тарихны сөйләтер идем. Бәлки шуннан соң эшләгән эшебезнең кадере тагын да артыр иде. Кайчакта яшьләр үзләренең кая килеп эләккәннәрен аңлап бетерми төсле. Менә аларга да зур мәктәп булыр иде. Күз алдына китер: зур залда утырабыз, сәхнәгә “Сәйяр” труппасы күтәрелә, без аларга сораулар бирәбез... Татар театры каршылыклар аша күтәрелгән бит. Шуның кадерен белсәк иде.

Фотолар Рәйхан Габдуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021