Җырчы Гүзәлияне ире ничек бәйрәм белән котлаган
Нәрсәләр бүләк иттеләр? Гөлчәчәкме, лаләме, нинди төстәгесен? Халыкара хатын-кызлар көнендә игътибарны үзебез теләгәнчә, туйганчы аласы килә инде ул, име? Әнә, автор-башкаручы, композитор Гүзәлия дә...
Нәрсәләр бүләк иттеләр? Гөлчәчәкме, лаләме, нинди төстәгесен? Халыкара хатын-кызлар көнендә игътибарны үзебез теләгәнчә, туйганчы аласы килә инде ул, име?
Әнә, автор-башкаручы, композитор Гүзәлия дә шулай ди ‒ хатын-кыз наз-хөрмәткә 8 мартта гына түгел, һәр көнне лаек инде ул. Гүзәлия исә бүгенге бәйрәм иртәсен Казанда каршылаган икән. Эше буенча соңгы араларда Казанда булырга туры килгән җырчы бәйрәмгә дип кенә ире янына Мәскәүгә кайтып китмәгән инде. Әмма бәйрәмдә аның игътибарыннан башка да калмаган.
Ире аңа... Сюрприз итеп рестораннан ризык китерттергән. «Күңел күтәрелде инде, ‒ ди җырчы. ‒ Кайгыртучанлык кемнең күңеленә хуш килмәсен ди? Менә, тәмләп ашап утырам әле». Продюсерын җырчы Хәким дә котларга онытмаган икән. Анысы Гүзәлиянең 8 март иртәсен гөлчәчәкләр гөлләмәсе белән бизәгән.
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк