Юлия белән хушлашу ‒ 21 мартта
38 яшьлек җырчы, бөтен кешегә «Утренняя почта» тапшыруы аша таныш Юлия Началованың кинәт китеп баруы ‒ шушы көннәрдә тетрәндергән яңалыкларның үзәгендә булгандыр. Гаҗәеп талантлы, матур, елмаеп кына т...
38 яшьлек җырчы, бөтен кешегә «Утренняя почта» тапшыруы аша таныш Юлия Началованың кинәт китеп баруы ‒ шушы көннәрдә тетрәндергән яңалыкларның үзәгендә булгандыр. Гаҗәеп талантлы, матур, елмаеп кына торган Юлия бит ул... Үз битләрендә аның турында җылы хатирәләр язган Алла Пугачева, Филипп Киркоров, Николай Басков, Валерия, Панайотовларны гына ал ‒ әле һаман да бу хәбәргә күңел ышанмый. Искә төшереп китәбез ‒ Юлия уңышсыз пластик операция аркасында кан агулану белән шактый еллар интекте. Шуның нәтиҗәсе ‒ подагра авыруы белән көрәште. Ә без белеп бетермәгән бөерләре начар эшли башлау, шикәр диабеты, волчанкаларын да өстәсәк... 8 март көнне исә ул Римда вакытта ук аягын кырып канаткан ярасының төзәлмәве, тәненә тимгелләр чыгуына зарланып табибларга мөрәҗәгать итә. Аягынын Ампутацияләүгә ризалашмый, саклап калыгыз ди, аннан кома, аягына ясалган операциядән соң исә - мәңгелеккә йөрәге туктау...
Юлиянең футболист Евгений Алдонин белән никахыннан 12 яшьлек кызы калды ‒ ул әтисе белән яшәячәк. Калганнарга сабырлык бирсен Ходай, күркәм сабырлыклар!
Артист белән хушлашу 21 мартка билгеләнгән. Началованы Троекуров зиратында җирләячәкләр. Матәм чарасы шунда ук, 12 сәгатьтән 14 сәгать аралыгында булачак.
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк