Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (алтынчы өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10014.html Дәвамы Кунаклар, Марленның үзе кебек үк, бик эшкуар кешеләр булдылар, ахрысы, табын артында гына ни хакындадыр кызу-кызу сөйләштеләр, алмаш-тилмәш...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10014.html

Дәвамы

Кунаклар, Марленның үзе кебек үк, бик эшкуар кешеләр булдылар, ахрысы, табын артында гына ни хакындадыр кызу-кызу сөйләштеләр, алмаш-тилмәш ниндидер кәгазьләргә куллар куйдылар да, бер ашап-эчеп туйгач, саубуллашып китеп тә бардылар. Табынны җыеп, савыт-сабаның һәркайсын тәртибе белән урнаш­тырганнан соң, кызлар-апаларның ни арада китеп барганлыкларын Зөләйха күрмичә дә калды. Югыйсә үзенең дә исәбе алар белән бергә шәһәргә кайту иде. Шуңа күрә ул, ни эшләргә икән дигәндәй, атылып юан имән янына килде. Машина эче дә буш иде. Кыз, аптырап, ишектән чыгып килгән Марлен каршысына атлады.

– Альберт Габдрахманович, миңа кайтырга кирәк иде, соңга калам! – диде ул еламсыраган тавыш белән.

– Әйе, әйе, миңа да кайтырга кирәк, – диде Марлен һәм, нидер исенә төшкәндәй: – Бар, син чәй эчеп тамак ялгый тор. Мин аз гына ял итеп алыйм. Арылды бүген, – дип, йортка кереп­ китте.

Аның бу сүзләреннән тынычланып калган Зөләйха, әлеге тәкъдимгә ризалыгын белдереп баш какса да, йорт эченә кермәде. Читкәрәк китеп, агач тамырларыннан үрелеп эшләнгән утыргычка барып чүмәште һәм хуҗасының ял иткәнен шунда гына көтеп торырга булды. Тирә-юньдә кеше-кара күренми, тыныч, бары ара-тирә ниндидер кошларның сайраганы гына ишетелә. Кыз күзләрен йомды. Әйтерсең ул авылда, гүя алар әтисе белән урман аланында печән чапканнар да, әтисе печән чүмәләсенә ятып, ә кыз алан кырыендагы бер агач төбенә утырып ял итәләр, көне буе эшләп талчыккан гәүдәләренә шул рәвешле көч туплыйлар. Менә әтисе, иң беренче кузгалып: «Кызым, кайтырга вакыт икән инде», – дип дәшәр дә, алар ат арбасына үзләре чапкан печәнне төйи башларлар, аннары, урман каравылчысы гына килеп чыкмаса ярар иде дип тели-тели, курка-курка кайтырга чыгарлар. Хәер, бүген ул тамчы да арымады. Печән чапканда исә тәмам алҗыйлар иде.

Караңгы да төшә башлады. Хуҗасының тынычлыгын бозарга базмаса да, караңгыда монда утырасы килмәде, акрын гына атлап, йортка керде. Марлен, йөзтүбән капланып, киң агач караватта хәрәкәтсез ята иде. Кызның керүен ул сизде, ахрысы.

– Монда кил! – дип чакырды. Зөләйха эсселе-суыклы булып китте, йөрәге дөпелдәргә кереште, сулышы кысылды, инде йөгереп-чабып чыгып китәм дигәндә генә, Марленның ялварулы тавышын ишетеп, аптырап калды.

– Ай, муеным... кил әле, кил.

Кыз, әлеге ялвару катыш әмергә ирексездән буйсынып, бер-ике адым атлады да:

– Альберт Габдрахманович, караңгы төште бит инде, миңа кайтырга кирәк, – диде.

Марлен, урыныннан торырга теләп, аз гына бер якка­ авышты һәм яңадан, ыңгырашып-сызланып, йөзтүбән капланды.

– Муен җибәрми... массаж яса... массаж... хәзер кайтабыз.

Кыз бу юлы йөгереп диярлек башлык янына килде һәм калтыранган бармаклары белән Марленның каты тиреле, тыгыз муенына орынды.

– Катырак, катырак бас...

– Ни булды сезгә, Альберт Габдрахманович? – Кызның тавышында авыру янына элегрәк йөгереп килмәгәнлегенә үкенү сизелә иде.

– Менә шулай... шулай, тагын да катырак... хәзер, хәзер җибәрә...

– Егылдыгызмы әллә, Альберт Габдрахманович?

– Кулың сихәтле бугай, сеңлем, болай тиз җибәргәне юк иде. Хәзер, бераз ятып торыйм әле. Син утыр, ял ит. Аннан соң кайтып китәрбез.

– Ни булды соң, Альберт Габдрахманович?..

Бу сорауга ике-өч сүз белән генә берничек тә җавап биреп булмый иде. Ә чынлыкта исә Альберт Габдрахманович Марленга менә ни булган иде...

Марлен фамилиясе марксизм-ленинизмнан укмаштырылган ясалма фамилия иде. Альбертның әтисе, бабалары шәҗәрәсе бу­ен­ча татар саналса да, малайның кан ягыннан чынлап торып кайсы милләткә караганлыгын әйтүе бик кыен иде. Дөресрәге, берьюлы берничә милләт каны ага аның тамырларында. Әтисе ягыннан китсәң, бабасы, билгеле, татар, үзбәк якларында революция ясауда катнашкан, шунда үзбәк кызына өйләнгән, бабасының әнисе исә кыргыз милләтеннән. Бу шәҗәрә буенча барсаң, анда бер француз бар, калган әбиләре татарлар. Әнисе ягына килсәк – әнисенең әтисе еврей, әнисе татар, әбисе украин, аннары тагын татар, аннан соңгы әбисе урыс милләтеннән, аннары япон кызы, аннан соң кем булганын исә берәү дә белми.

Альберт Габдрахманович Зөләйхага шулар хакында сөйләде дә бермәл тынып торды. Кызның уе исә тизрәк моннан кайтып китү иде. Ул шулай дип авызын ачарга уйлаган иде, ләкин җөрьәт итмәде.

Альберт Габдрахманович Марленның биографиясе шактый катлаулы һәм сәер шул. Ул Казандагы иң атаклы оешманың зур җитәкчесе, чит илләрдән командировкалардан кайтып керми, күңеле ни теләсә, шуны эшли ала, әмма, кырык яше тулуга, аңа әллә ни булды. Нәрсә икәнен үзе дә аңлый алмый.

Казанга ул моннан биш ел элек Мәскәүдән кайтып төште, үзе теләп кайтты, югыйсә тормышы һәм эше Мәскәүдә дә бик әйбәт иде.

Кырык яше тулган көнне Марлен параличланган кебек хәрә­кәтсез калды: үзе акылында булса да, гәүдәсе, аяк-куллары, муены катты. Аны дәваларга Мәскәүнең, Американың иң яхшы табиблары килде, әмма нәтиҗәсе булмады. Шуннан соң аңардан хатыны качып китте, ә балалары юк иде.

Америкадагы дуслары Марленны үзләренә алып киттеләр, бик тырышып дәвалап карадылар. Әмма аны бернәрсә дә аякка бастыра алмады. Көннәр, атналар уза торды, Марленның яшәүгә булган өмете тоныклана, сүрелә башлады. Американың атаклы табиблары һаман юаттылар, түз, терелерсең, диделәр.

Табиблар үзләре дә аптырашта иделәр, чөнки бу рәвешле параличланган кешене моңарчы күргәннәре юк иде. Әйе, Марленның авыруы гаҗәп сәер иде. Организм сәламәт, кан тамырлары исән-сау, сызлану-авыртулар да юк, тик гәүдәсе уклау йоткан кебек катып калган.

Авыру уңаеннан Америкада бөтендөнья галимнәренең махсус киңәшмәсе чакырылды. Галимнәр аны иң яхшы аппаратлар белән тикшереп карадылар, ләкин берни ачыкланмады, яшь үгезнеке кебек сау-таза организм, элекке көенчә яшәсә дә, яңадан хәрәкәтләнә алмады. Бу хәлгә нәкъ ике ай булды дигәндә, аны дәвалаучы табиб-галимнәрне шаккатырып, Альберт Габдрахманович Марлен кинәт аягына басты. Ул көнне аның янында америкалы татар Габдулла әфәнде Япакай булып, иске дустына татар җырлары язмасы калдырып киткән иде. Якты дөньядан тәмам өметен өзгән Марленның үтенече буенча, магнитофонны борып җибәрделәр, тасмада Нижгар мишәр ансамбле җырлары иде. Альберт Марлен, эч пошуын басар өчен, ярты көн шул җырларны тыңлап ятты. Төш вакытында авыруга әбәт алып килделәр. Урын өстендә ятып ашауны килештермәгәндәй, Альберт санитарга кулы белән генә ишарә ясады да, берни булмагандай, аягына торып басты һәм йөреп китте. Айлар буе авыру янында булып аны тәрбияләгән санитар ир әүвәл кулындагы подносын идәнгә төшереп җибәрде, аннары үзе, һуштан язып, идәнгә ауды. Марлен исә үзе белән ни булганын һа­ман аңлый алмый иде әле. Ул, санитарның һуштан язуына гаҗәпләнеп, аны идәннән күтәреп алды һәм караватка илтеп­ салды.

Икенче көнне сәер авыру уңаеннан Америкада галим-табибларның тагын бер киңәшмәсе җыелды. Үз аягы белән барып, анда Марлен да катнашты. Галимнәр, бу хәлгә бик нык аптырап калган белгечләр янә уртак нәтиҗәгә килә алмадылар, авыру тарихы махсус киңәшмә өчен бөек сер булып калды.

Альберт Габдрахманович яңадан Мәскәвенә кайтып китте, ләкин элеккеге эшенә урнашырга теләмәде, үзен Мәскәүдән Казанга күчерүләрен сорады.

Марленның хатыны Маруся, иренең кабат аякка басуын ишетсә дә, кире кушылырга ашыкмады, Марлен үзе дә марҗа хатыны катына бармады, аны эзләп маташмады.

Казанга кайткач, Марлен, җитәкчелек эше белән беррәттән, үзенең фәнни хезмәтен дә дәвам итте. Япониягә, Америкага махсус киңәшмәләргә йөрде һәм шулардан тәм табып яши башлады.

Бер елдан Марленның параличы тагын кабатланды, ләкин бу юлы аның йә муены, йә аяк-куллары гына катып кала иде дә берәр сәгатьтән соң ычкындыра иде. Аптырагач, дөнья галимнәре дә серенә төшенә алмаган сәер авыруын ул бер имче карчыктан дәвалатып карарга булды.

Туксан яшьлек карчык әүвәл аның белән ярты сәгатьләп сөйләшеп-сораштырып кына утырды. Аннары, бу хәлне күптән белгәндәй, гади генә итеп:

«Тамырларыңдагы каннар сугыша... төрле каннар... төрле милләт каннары. Шулар арасындагы бер кан көчлерәк, менә шул өстенлек алмакчы була, – диде. Аннары Марленның кулын үзе­нең кытыршы учына алды да озын бармаклары белән кул аркасын сыйпады. – Яшь татар кызының җылы кулы белән ясалган массаж сиңа сихәтлек алып килер. Тора-бара тамырларыңдагы көчле кан башкаларын кысрыклап чыгарыр да синең тәнеңдә үзе генә хакимлек итә башлар, авыруың бетәр, ир куәтең кире үзеңә әйләнеп кайтыр. Минем киңәш­ләремне тыңла!» – дип калды.

Марлен бик сәләтле кеше иде. Ул бер ай эчендә татар телен үзләштерде, җырлар өйрәнде; хәзер аның авырулары бик сирәк кабатлана иде.

– Менә шуңа күрә синең кулыңның орынуы миңа ярдәм итте дә, – диде Альберт Габдрахманович авызын ачып тыңлап утырган кызга. – Йә, хәзер кайтсак та була инде.

Зөләйхага әлеге вакыйга ниндидер сәер, уйдырма хикәят кенә булып тоелды. Аңа куркыныч иде, ул туңа башлады. Аягына торып баскач, башы әйләнергә кереште, бүлмәдәге ут бер караңгыланды, бер яктырды. Егылып китмәс өчен, кыз ике куллап өстәл кырыена ябышты. Марлен җиңелчә генә кызның иңеннән кочып алды һәм бер кулын маңгаена куйды.

– Йә, кайтыйк.

Әлеге тавыштан кыз айнып киткәндәй булды, акрын гына Марлен артыннан ишеккә таба атлады.

Шофёр юк иде. Марлен рульгә үзе утырды. Кара «Волга» урман эченә иңгән караңгылыкны ертып кузгалып китте.

Юлда кайтканда, Марлен сүз катмады, бары авыз эченнән ниндидер борынгы татар җырын гына көйләде.

Зөләйха машинадан үзе яшәгән тулай торак ишек төбендә төшеп калды. Ул күңеле белән һаман үзе түгел иде әле. Инде ияләшә, күнегә башлаган тулай торак ишеге дә ничектер ят сыман. Нинди йортка кереп бара соң ул? Нишләп йөри ул монда? Нигә әти-әнисе янында түгел ул?

Әйе, бар да сәер, әллә ничек кебек иде.

Лифт кызны сигезенче катка алып менеп китте. Үзе яшәгән катның таш идәненә аяк баскач кына, кыз үзен фани дөньяга әйләнеп кайткан шикелле хис итте. Хәтта елмаеп та куйды.

Бүлмәләрендә бергә яшәгән кызның егете дә утыра иде. Артур исемле бу азәрбайҗан егете, Таня янына сирәк-мирәк кенә йөрсә дә, килгән чакларында кыз янында кунып ук кала. Аны күргәч, Зөләйханың кәефе кырылды. Чөнки бүген шактый арытты, ватты, душта коенып алырмын да ял итәрмен, дигән иде. Бүген дә йокы күрсәтмәячәк икән болар!..

Ул бераз телевизор карап утырды да йөреп керәм дигән сылтау белән урамга чыкты. Күңелендә әле һаман Альберт Габдрахманович сөйләгән теге сәер хәлләр кайный. Хәзер инде кызны ул вакыйга әллә ни куркытмый иде.

Аның шушы минутта ук авылына кайтасы, җәяүләп булса да әти-әнисе янына китәсе килде. Авылын сагынды. Аларның авылы дөньядагы иң әйбәт, авылдагы кешеләр иң яхшы кешеләр кебек тоелды. Ул кешеләр – авылдашлары – иртән эшкә китәләр, кичен яшь-җилкенчәк клубка чыга, «чума үрдәк, чума каз»ны, тәң­кә салыш уенын уйныйлар. Алар арасында Йосыф та бар. Йосыф – дөньядагы иң әйбәт егет! Бу авылда сәер язмышлы кешеләр дә юк, гадәттән тыш вакыйгалар да булмый. Берәрсенең кичтән кайтмый калган кәҗәсен төнлә бүре буса – шул булыр иң зур вакыйга, берәр ир, салып кайтып, хатынын урамга куып чыгарса – инде булыр гадәттән тыш хәл! Болары да тиз онытыла. Бүре авылга бик сирәк килә, ә исерек ир исә иртәгесен хатынының аягына егылып гафу сорый. Тормыш кабат үз җаена төшә.

Зөләйха Йосыфны сагынды. Үткән кайтканында – ике атна элек кенә – егет аны озата килде. Җыен юк-бар турында сөйләштеләр, көлештеләр. Аерылышканда, Йосыф ялгыш кына аның бит очыннан үбеп алды.

Комментарий юк