Логотип
Блоги

Зөләйха кыйссасы (дүртенче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9942.html Дәвамы Зөләйха кооперативка эшкә урнашты. «Тау сарыгы» дип аталган әлеге кооператив паркта шашлык сату белән шөгыльләнә иде. «Тау сарыгы» паркның ү...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/9942.html

Дәвамы

Зөләйха кооперативка эшкә урнашты. «Тау сарыгы» дип аталган әлеге кооператив паркта шашлык сату белән шөгыльләнә иде. «Тау сарыгы» паркның үзәгендәге бер бинага урнашкан. Күрәсең, монда элек хөкүмәт ашханәсе булгандыр, яңа бина булмаса да, үзенә күрә кечерәк кенә кухнясы, тимер аяклы өстәлләр тезелеп киткән залы да бар.

Кооперативта нибарысы дүрт егет белән бер кыз эшли. Бөдрә чәчле, озын буйлы Эдуард белән чандыр грузин егете Мамука ит турап тора, тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә су тамчыларыдай охшаган кылыч борынлы егетләр Альберт һәм Абрик шашлык пешерә. Сары башлы, сипкелле Ольга сатып торучы икән. Саниянең булачак кияве Маркс тәэминатчы хезмәтендә, ул күп вакытын районнарда һәм шәһәрнең ит кибетләрендә уздыра.

Бина артында чирәмдә, йокы симерткән салпы колаклы, сары йонлы ау этен исәпләмәгәндә, Зөләйха «Тау сарыгы»нда алтынчы кеше иде.

Мамука кызны бер күрүдә үк ошатты, урысчаны вата-җимерә:

– Син, Зоя, сатып торырсың. Алайса, Ольга янына кешеләр бик килергә теләмиләр, – дип, күз кысты.

Зөләйханы Ольга белән бергә кибет артына бастырдылар. Казан шәһәрендә тансык ризык булгангамы, шашлыктан авыз итәргә теләүчеләр байтак икән. Зөләйха әзер шашлыкларны, таякларыннан алып, фарфор тәлинкәләргә бушата, яшел суган турый, ипи кисеп тора. Ольга тәлинкәләрне үлчәп сата иде.

Ләкин Зөләйханың әлеге хезмәте бер атнадан ары сузылмады. Иртәгә якшәмбе, иртәгә сәүдәнең иң кайнаган вакыты булачак дигән көнне «Тау сарыгы» чималсыз калды, Маркс буш кул белән әйләнеп кайткан иде. Моңа кәефе кырылган Мамука кызларны алданрак кайтарып җибәрде дә киткәндә аларга:

– Иртәнгә кадәр ит табарбыз, вакытында килегез, – дип калды. Иң гаҗәбе: әле бер атна гына эшләгән Зөләйхага да, Ольгага да, хезмәт хакы бирү көне булмаса да, аванс тоттырды.

Иртәгесен гадәттәге эш башланды. Якшәмбе көнне паркта кеше аеруча күп иде, «Тау сарыгы» янында чират тезелде. Егетләр дә, Ольга белән Зөләйха да җиң сызганып тырыштылар. Төш вакытында алар, гадәттә, ишекне эчке яктан бикләп, шашлык белән тамак ялгыйлар, чәй кайнатып эчәләр иде. Бүген әбәт ашарга Мамука нигәдер паркның аргы башындагы «Бәрәңге» кафесына барырга кушты. Ольга, киреләнеп:

– Анда кадәр барыр хәлем юк, арыдым, мин монда гына кап­калыйм, – дигән иде, Мамука борынын җыерды да чыгып китте, бүтәннәр дә аның артыннан иярде.

Ольга исә үз сүзен итте – кузгалмады. Абрик, бинага кереп, кызны дәшеп чыгарды.

Ольга, урамга чыккач, ялт-йолт як-ягына карана-карана:

– Тайфунны да суйдыгызмыни? – дип пышылдады.

Аның янәшәсендәге Абрик җәһәт кенә кызның беләгеннән эләктерде һәм үзенә таба тартты.

– Акрын, юләр кызый!

Егетләрдән калышыбрак атлаган Зөләйха әүвәл сүзнең ни хакында барганлыгын аңлап бетермәде, мәгънәсенә төшенгәч, шып туктады да, әле һаман аптыраулы карашы белән бина артында көннәр буе йокы симертеп яткан салпы колаклы ау этен эзләде. Аннан соң, кинәт кенә ниндидер куркыныч нәрсә исенә төшкәндәй:

– Ай! – дип өзгәләнеп кычкырды да шашкан кеше кебек парк ишегенә таба чапты...

Лена Зөләйханы үзенең туган көн мәҗлесенә чакырды. Зөләйха килеп кергәндә, бәйрәм табыны әзер, хуҗабикә үзе шкафындагы барлык киемнәрен караватка чыгарып салган да кайсысын кияргә белмичә аптырап йөри иде. Дөньясына төкереп яши торган бу кыз өчен элек-электән үк кием сайлау иң зур мәсьәлә булды. Төрле илләрдә тегелгән кием-салым белән шыплап тутырылган шкафны көненә әллә ничә мәртәбә ачып яба, андагы күлмәк-чүпрәкләрнең һәрберсен дә диярлек киеп сала, әмма берсе дә кызның күңеленә хуш килми; сайлый-сайлый аптырап бетә ул.

Аның бу гадәтен яхшы белгән Зөләйха, кулындагы чәчәк бәйләмен Ленага тоттырып, битеннән үбеп алды да, карават читендә аерымрак яткан сыек зәңгәр төстәге күлмәккә күрсәтеп:

– Менә бит! – диде. – Үтүкләнгән дә.

Лена бәхәсләшеп тормады, күрәсең, кием сайлаудан тәмам гаҗиз булган иде, күлмәкне киеп, көзге алдына килеп басты.

– Ну вкус синдә, Зоечка! Мин моны инде ничә мәртәбә үтүкләп, ошатмыйча кире ташлаган идем. Яхшы икән ич!

– Шәп! Нәкъ синең өчен генә тегелгән.

– Материалы чит илнеке аның. Тегүен генә Казан теккән...

– Килешкәч барыбер түгелмени?

– Ну вкус синдә, Зоечка!

Үзенең күлмәк-итәкләре ике-өчтән артмаса да, авыл кызының чүпрәк-чапрак сайлый белүдә һәм аларны килештереп киюдә, чынлап та, зәвыгы сокланырлык иде. Элек бергә яшәгәндә дә, Лена нәрсә кияргә икәнен әүвәл өйдәшеннән сорый һәм ул әйткәнне һич карышусыз үти иде. Ленаның үз сүзенә шулай колак салуына Зөләйханың бигрәк тә күңеле була иде.

Серле тормыш белән көн күреп, байлык-муллыкта йөзгән Ленаның исә нигәдер шушы гади, йомыкыйрак авыл кызына охшарга тырышып, үзенең элеккеге асылына кайтасы киләме, әллә аның гадәти, күркәм зәвыгына, чынлап та, соклана инде ул.

Зөләйха, эзләп йөреп тә туган көнгә юньле бүләк таба алмагач, аптыраганнан, конвертка егерме бишлек салып килгән иде. Тик аны ничек итеп тапшырырга? Бүләккә акча алып килгән, имеш!..

Уф! Аны бу бәладән Лена үзе коткарды.

– Туган көнем түгел бүген минем. Болай гына әйткән идем. Бары бер матур кичә генә. Бәйрәм итәрбез. Егетләр дә килә. Танышырсың, шәп малайлар! – диде ул гап-гади хәбәр әйткәндәй генә. Һәм Зөләйха авыз ачарга өлгергәнче, әле һаман караватта өелеп яткан кием-салым арасыннан джинсы костюм-чалбар алып:

– Мә, Зоечка, бүген моны ки! – диде.

Тегесе корт чаккандай артка чигенде.

– Юк, юк, син нәрсә!

– Ярый алайса. Син болай да шәп, – дип, артык кыстап тормады Лена. Киемнәрен җыя башлады. – Боларны алып куйыйм, алайса, хәзер килеп җитәрләр инде.

Ленаның алдавына Зөләйханың исе китмәде. Бүлмәгә кайчан теге карт килеп керер икән дип, коты алынып ятканчы, бер генә кичне булса да монда уздыру яхшырак иде. Дөрес, егетләр дә киләсен ишеткәч, күңеле аша аз гына курку да узды. Ул, хатын-кыз табигатенә тугры калып, егетләр килгәнче, янә бер кат килеш-килбәтен күздән кичерде. Ни өчендер шул ике егетнең берсе каршында бүген гадәттән тыш матур, чибәр күренәсе килде. Бу табигый теләге, яше җитеп, күзләренә нур кунганнан бирле яшәсә дә, хәзер ул кызның акыл күзәнәкләрен оялтыр дәрәҗәдә көчле, бит алмаларын пешерерлек кайнар иде. Аның колак яфракларында кызыл утлар кабынганын Лена да күрде, тик игътибарсыз калдырды.

Ишек шакыган тавыш ишетелүгә, колак алкаларында янган ут бөтен тәнен камап алды.

Лена ишек ачарга йөгерде. Зөләйха, карават кырыена чүмәшеп, көзгегә кырын гына күз сала-сала, китап актарган булып утыра иде. Кунаклар килгәч, яхшысынмыйча, ишек катына килде.

Егетләр икесе дә бер чама озын буйлы, төз гәүдәле, икесе дә мыеклы, икесе дә пардан киенгәннәр: өсләрендә джинсы костюм-чалбар иде. Берсенең, кара тутлысының, чәчләре бөдрә, икенчесенең, саргылт мыеклысының, маңгай өстендәге чәчләре шактый ук артка чигенгән. Шунысы Ленаны, күтәреп, бер-ике мәртәбә әйләндерде дә бит очыннан үбеп кире бастырды һәм, саргылт мыегы астында һәрвакыт әзер тоткан елмаюын бар көченә эшкә җигеп, Зөләйхага таба атлады, аннары уклау гәүдәсен урталай сындырып иелә төште дә кызның кулына иреннәрен тигезде. Уклау, тураеп, кире үз халәтенә кайтты. Бөдрә дә, Ленаны кочаклап үпкәннән соң, Зөләйхага таба борылды һәм йөз-кыяфәтен әллә ни үз­гәртмичә генә баш какты. Күз карашы, егет үзе моны сиздермәскә тырышса да, кызның гәүдәсенә кереп тулды һәм тәне буенча таралып, чәч төпләренә хәтле пешереп алды.

Лена Зөләйханы егетләр белән таныштырды. Пеләш маңгайлыга күрсәтеп:

– Эдик, – диде.

Тегесе аның артыннан ук:

– Эдик-медик, – дип өстәде һәм дәррәү көлешеп куйдылар.

– Әйе, Эдик-медик – үзәк больницаның баш врачы, – диде  Ле­на, тавышына кылану чыгарып. Чират бөдрәгә җитте. – Роберт, – диде Лена.

Аның сүзен Эдик янә эләктереп алды:

– Роберт-робот!

Тагын көлештеләр.

– Хәзер инде финанслар патшасы, кооператив, – дип өстәде Бөдрә.

«Кооператив» дигәч, теге каһәр суккан «Тау сарыгы» исенә төшеп, Зөләйханың тәннәре чымырдап алды. Тик мең дә бер төрле кооперативлар дөньяны басып алган заманда алар турында киресен генә уйлау үзе үк беркатлылык иде. Шуңа күрә кыз тыштан илтифатсыз калырга тырышты һәм бераздан «Тау сарыгы» да хәтереннән шуып чыкты.

Кызның, күптәннән фани дөньяның кайгы-мәшәкатьләрен онытып торып, бу рәвешле күңел ачканы, күзләре яшьләнгәнче көлгәне юк иде. Ленаның бар яктан да килгән бу җайлы куышындагы компания аны үз эченә йотып алды, юк кына сүздән дә көләсе килде. Коньяк йотып куюдан да тартынмады ул. Эчемлек ачысы авызын яндырып алды, аннары акрын гына бар күзәнәкләренә таралды, тагын да рәхәтрәк, күңеллерәк булып китте.

Коньяктан авыз итәргә кызны аеруча Эдик бик тырышып кыстады. Зөләйха әүвәл баш тарткан иде, әмма утыра торгач, Эдик­ның алдына ук шуып кергән Лена:

– Зоечка! Карышма инде! – дигәч, каршы килергә уңай­сыз­ланды. Чөнки Ленаның карашы: «Аны кешегә санап, кичәгә дәшкәннәр, ә ул кыланып утыра!» – ди кебек иде. Бәлкем, Зөләйхага гына шулай тоелгандыр, ләкин барыбер кызның башына шундый уй килде.

Роберт Зөләйхага карата битараф шикелле. Зөләйха коньяктан авыз иткәч, бер мәртәбә аңа шоколад сузды, аннары тагын бер тапкыр өстәл уртасында утырган вазадан кызыл алма алып бирде – шуның белән шул. «Сыланмавы хәерле», – дип, әүвәл эченнән сөенеп тә куйган иде кыз, аннары эчемлектән соң кофе эчкәч (Эдикның кофега шактый мул итеп әрмән коньягы кушканын бер Лена гына белә иде), егетнең салкынлыгы аның эчен пошыра башлады. Әмма үзе моның бүтәннәргә сизелүеннән бик курка, шуңа күрә Эдик сөйләгән тозсыз анекдотлардан, ошаса-ошамаса да, ихластан көләргә тырыша иде.

Лена телевизор өстендә утырган япон магнитофонын кабызып җибәрде дә Эдик алдында килешле генә реверанс ясап алды. Әмма Зөләйха урыныннан кузгалмады. Аягына басса, башы әйләнеп, егылыр кебек иде, шуңа күрә, кәефенә бик хуш килгән шөгыль тапкан булып, Лена белән Эдикның биегәнен караганга салышты.

Янында утырган егет торып баскач, ул да, яхшысынмыйча, урыныннан кузгалмакчы иде, ләкин тегесе икенче тарафка китте. Ул, карават башындагы тумбочка өстендә утырган шәмдәл янына килеп, өч шәмгә дә берьюлы ут элдерде.

– Мөмкинме? – диде кызның янына килеп баскан егет һәм, ризалык та көтеп тормастан, кызның беләгенә орынып алды.

Зөләйха аңа кулын сузды. Ул егеттән бер башка кыскарак иде.

Егет кулларын кызның биленә салды, ул, үзе дә сизмәстән, аның кочагына барып керде, әмма ике кулын да егетнең күкрәгенә терәгән иде. Егетнең куллары көчле, күкрәге нык. Зөләйха бермәлгә эчемлек тәэсиреннән айнып киткәндәй булды, шулчак җанын сөенеч биләп алды: бу дөньяда аңа таяныр, сыеныр, аны җил-яңгырдан сакларлык көчле күкрәк кирәк икән бит! Дөнья яралганнан бирле билгеле булган табигать канунын кыз бүген үзе өчен беренче мәртәбә ачты...

Бөек табигатьнең бу канунына бер генә җан иясе дә каршы тора алмый – бик теләп буйсына һәм шулай яши башлый.

Хәзер аңа рәхәт һәм хәзергә шул җиткән дә. Биесен, сыенсын әле бу көчле күкрәккә, онытылсын, яшәп алсын!..

Егетнең мыегы колак яфракларын кытыклап үтте, кыз кулларын йомшарта төште.

– Син күбәләк кебек, Зоечка!

Егет кызның бит алмасына иреннәрен тидерде, күңел җепләре тагын да тартыла төште. Кыз аның күкрәгенә йөзен яшерде һәм егетне җиңелчә генә үзеннән читкәрәк этте. Аңа рәхәт иде. Үзенә рәхәт булуын егеткә сиздерүдән курка иде ул.

Тагын кофе кайнатып эчтеләр, тагын парлашып биеделәр. Сәгать уникене суккач, Эдик белән Лена күрше бүлмәгә кереп бикләнде.

Роберт Зөләйханы, күтәреп алып, караватка утыртты да үбәргә маташты. Эчемлек тәэсиреннән башы әйләнә башлаган кыз егетне дорфа гына этеп җибәрде дә торып басты. Егет аны янә үзенә тартып китерде һәм караватка аударды, тагын үпмәкче булды. Ләкин Зөләйха кинәт сикереп торды да Леналар кереп бикләнгән ишекне кагарга кереште.

– Лена! Мин кайтам!

Эчке яктан тавыш ишетелмәде.

Төн уртасында ялгыз башы урамга чыгып китү ахмаклык булыр иде. Җитмәсә, башы да әйләнә, баягы рәхәтлекне хәзер газап алыштырган иде.

Роберт аны янә караватка утыртты, чәркәләргә коньяк койды. Күрше бүлмәдән Лена да килеп чыкты.

– Зоечка, син нәрсә, бу вакытта, – дип сөйләнә-сөйләнә шкаф­тан үзенең спорт костюмын алды һәм Робертка: – Теге бүлмәгә чыгып тор әле, – дип боерды.

– Менә боларны ки, Зоечка.

Эдик белән Роберт карават янында торган өстәлне идән уртасынарак күчереп куйдылар. Аннары кызлар исәнлегенә соңгы тост әйтелде. Бу юлы Зөләйха эчемлеккә орынмады, Эдик тәкъдим иткән кофены исә эчеп бетерде.

Лена белән Эдик күрше бүлмәгә кереп югалды. Зөләйханың күңеле янә күккә ашкандай булды, йомшак дулкыннар өстендә чалкан ятып йөзә, тирбәлә сыман. Әнә бүлмәдә өч йолдыз яна, җанга, тәнгә рәхәт. Егет «йолдызлар»ны өреп сүндерде һәм караватта изрәп утырган кызны кочагына алды. Менә егетнең утлы иреннәре маңгаен, бит алмаларын кытыклый.

– Иртәгә үк өйләнәм мин сиңа, – дип пышылдады ул, ашыга-ашыга.

Бер көйгә талгын гына йөзгән дөнья кинәт чайпалып куйды. Аның төнге күгендә нидер өзелде кебек.

Егет тагын нәрсәләрдер әйтте, кабалана-кабалана кыз өстендәге костюмны салдырды, аннары ансат кына лифчик төймәсен ычкындырды. Шашып-шашып кызның шәрә күкрәкләрен, муеннарын үпте.

Табигый ләззәт арта, җанга-тәнгә җәелә, тарала барган саен, акыл күзәнәкләре уяна барды. Үзе белән туган авылыннан ияреп килгән горурлыгы, кыргыйлыгы берзаман өскә чыкты: кыз егетне янә төртеп төшерде дә тиз генә киенергә кереште, аннары, одеялга уралып, урынга ятты.

Ике арадагы көрәш шактый озак дәвам итте – кыз егетне бүтән үзенә орындырмады.

Иртәгесен кичке рәхәтлек эрегәндәй юкка чыккан иде. Өстәлдәге эчемлек чәркәләрен күрүгә, кыз укшый язды. Монда ник килгәненә үкенә башлаган иде инде ул.

Кәефе юклыгын Ленага белдертмәскә тырышып, табынны җыештырды, кичтән калган савыт-сабаны юып куйды.

Егетләр таң беленер-беленмәс китеп барганнар иде. Аларны Лена озатып калды, Зөләйха урыныннан тормады.

– Кызың бик кыргый икән, тәнне тырнап бетерде, – диде Роберт чыгып киткәндә Ленага.

Эдик көлеп нидер әйтмәкче булган иде, Лена аның авызын каплады, ахрысы.

– Тс-с-с! – диде ул һәм, егетләр артыннан ияреп, коридорга чыкты.

Аларның анда ни турында сөйләшкәннәре Зөләйхага ише­те­л­мәде...

* * *

«Әйе, бер тиен дә акча бирмим мин сиңа, егеткәй. Акчам юк диярмен. Шулай дисәм, ни пычагым кыра аласың син, ә! Тотып кыйныйсыңмы? Ю-ю-ююк, кулың күтәрелмәячәк... Беләм, күреп торам ич, мәрхәмәтле кешегә охшаган син».

Зөләйха көлемсерәп куйды. Чыннан да, нигәдер тиктомалдан гына, тиенләп җыйган акчасына алынган машинасында аны авылына алып кайтып барган егетне мыскыл итү, аннан көләсе килү теләге уянган иде.

«Бу кавемнең барысы да бер чыбыктан сөрелгән, һәммәсе дә акча һәм хатын-кыз ярата, – дип уйлады Зөләйха. – Йосыф та акча ярата микән? Ә хатын-кызны ярата микән Йосыф? – дип, үз-үзенә сорау бирде ул. – Әйе, Йосыф та тырыша-тырыша акча җыя. Тик ул туйга дип, миңа өйләнергә дип. Их, Йосыф, Йосыф... Нишләп шундый икән син? Беркатлы, бала-чага кебек... Әйтерсең дөньяга бүген генә килеп, бүген генә тәпи атлап киткәнсең! Их, Йосыф, Йосыф!» – дип офтанды кыз һәм, шофёр егетнең җилкәсенә кагылып:

– Кызурак бара алмыйбызмы? – диде.

Якуб, гаҗәпләнеп, кызга борылып карады.

– Әле бая гына акрын бар дигән идең...

– Син хәзер артык акрынайдың бугай.

Машина кызулый төште.

«Йосыфка әйтергә кирәктер... барысын-барысын да сөйләп бирергә кирәктер, бәлкем, ә?.. Ул мескен тырыша-тырыша туйга акча җыя бит. Әйтергәдер аңа, кирәкми дип...»

Зөләйха Йосыфка ярты ел элек: «Мин кайчан да булса кияүгә чыксам, туйны бары тик Казандагы иң затлы ресторанда гына ясарга теләр идем», – дип шаярткан иде. Йосыф шуннан бирле акча җыя.

«Әйтергәдер аңа, барысын да сөйләп бирергәдер, ә?.. Барысын, барысын дамы?!»

* * *

Ленаның «туган көне»ннән соң ике көн үтүгә, ниһаять, Зөләйха бер заводта тулай тораклы эш тапты. «Ике ай укырсың, аннан ике ай өйрәнчек булып йөрерсең, бер атнадан тулай торакка урнашырсың», – диделәр аңа. Зөләйха өчен бу иң кулай эш иде. Тиздән җир битле фатир хуҗасыннан котылачак! Чын-чынлап эшли башлагач, акчасы да хәйран төшә икән!

Икенче көнне кыз, иртүк торып, эшкә урнашырга китте. Кадрлар бүлегендәге күзлекле хатын бик җентекләп аның документларын карап чыкты. Аннары, күзлеген маңгаена утыртып, кызга күтәрелеп карады да:

– Пропискаң юк икән бит синең! Авылдан төшкәнеңә дә күптән икән инде, нишләп моңарчы пропискага кермәдең? – дип сорады.

Инде урнашам, моннан соң барысы да җайланыр дип торганда гына! Зөләйха каушады, йөзе кызарып чыкты, тавышы калтырады:

– Булмады... Кертмәделәр.

Күзлекле хатын беркавым аңа сынап карап торды да:

– Иртәгә килерсең, уйлашырбыз, – дип, аңа документларын кире сузды.

Сөмсере коелган кыз кыюсыз гына саубуллашып чыгып китте. 

Комментарий юк