Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2019, №3 (Март)

05 марта 2019 «Сәхнә», 2019, №3 (Март)

2 бит


ҮЗ КАЗАНЫБЫЗДА ГЫНА КАЙНАМЫЙБЫЗ


Әлфәт Закирҗанов


2019 ел Россиядә Театр елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңай белән «Сәхнә» журналының кунагы – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрид Рәфкать улы Бикчәнтәев.


5 бит


«МИРАС» ФЕСТИВАЛЕ ТАТАР МӘДӘНИЯТЕНЕҢ КӨЗГЕСЕ


Земфира Сәйдәшева


Быел, 2019 елның гыйнвар ае татар мәдәниятенең музыкаль җәүһәрләрен яңгыраткан Нәҗип Җиһанов исемендәге IV «Мирас» татар музыкасы фестиваленең зур уңыш белән узуы күңелләрдә тирәнтен эз калдырды.


6 стр


СЕЗОНЫ БОЛЬШИХ ЮБИЛЕЕВ


Наталья Лукина


Казанский камерный оркестр «La Primavera» вступил в «Сезоны больших юбилеев», отмечая сразу три большие даты: 30-й по счету сезон, 30-летие оркестра и 60-летие маэстро Рустема Абязова. Накануне юбилея мы встретились с основателем и бессменным худруком коллектива.


О юбилейных хлопотах, фестивалях и специальных проектах – в нашем интервью.


9 бит


СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)


Равил Фәйзуллин


 


12 стр


ЕВРОПЕЙСКИЕ КОНТЕКСТЫ И РУССКАЯ «ЛЮБОВЬ ЛЮДЕЙ»


Айрат Бик-Булатов


Спектакль «Любовь людей» – знаковый для главного режиссёра Казанского ТЮЗа Туфана Имамутдинова. Именно с него когда-то и началось знакомство Туфана Рифовича с труппой театра. Имамутдинов в 2014 был ещё только лишь приглашённым режиссёром, работа над спектаклем настолько сплотила его с актёрами, что через какое-то время родилась идея пригласить недавнего выпускника режиссёрского факультета РАТИ-ГИТИСа (мастерская Олега Кудряшова) Туфана Имамутдинова на должность главрежа. Более того, один из самых заметных молодых актёров нынешнего ТЮЗа – Ильнур Гарифуллин, недавно отмеченный рядом театральных наград (за работу в спектакле «Выстрел»), в интервью, данном мне, признавался, что также решил поступать в труппу Казанского театра юного зрителя – именно посмотрев сначала простым зрителем «Любовь людей».


 


16 бит


СИН ҺӘР КӨННЕ БЕЗДӘ ЯШИСЕҢ...


Көлә-көлә елаганыгыз бармы? Юк, ниндидер фаҗига кичереп елау турында әйтмибез. Сәгатьләр буе тоташ көлеп утырсаң, үзеннән-үзе күз яшьләре атылып чыга, сүз шул хакта иде. Әгәр дә бер рәхәтләнеп, җәелеп-таралып ял итик, дөнья мәшәкатьләре онытылып торсын, күңелләр күтәрелсен дисәгез, «Мунча ташы» татар сатира һәм юмор театрына барып кайтыгыз, җәмәгать! Илдәге төрле хәлләр, сәяси вакыйгалар, көтелмәгән үзгәрешләр, икътисади кризислар, җәмгыятьтәге тәртипсезлек, ипотека коллыгы, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре һ.б. сезгә таныш, әлбәттә. Әмма алар сәхнә уены аша күрсәтелгәндә бөтенләй икенче төсмер ала икән.


 


20 бит


РАЯЗ ФАСЫЙХОВ: «МИН ‒ БАЛТА»


Гөлнара Җәлилова


Күршеләр булып яшәп алгач, мин Раязның әбисен алып килеп кунак итүләрен бик яхшы хәтерлим. Өлкән яшьтәге Лалә апа килүгә Люция берсеннән-берсе тәмле ризыкларын пешерә, Раяз бер басасы урынга унны басып кына йөри – май кояшымыни. Ә Лалә-әби, артык җәелеп сөйләшми дә төсле, оныкчыгы Венераның әле болай, әле тегеләй аркасыннан сөя тора... Раяз әбисен бер юлы Казандагы концертына да алып килде әле ул, үзен карап үстергән кадерле кешесенә кадер-хөрмәтне күрсәтеп калырга тырышты. Ә Лалә әби оныгының «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булуын күреп китәргә өлгергән икән әле, оныгын аркасыннан сөеп: «Ышанычымны акладың», – дигән.


 


23 стр


ФИЛОСОФСКИЙ ТРАКТАТ О БЕЗМОЛВИИ НА АЛЬМЕТЬЕВСКОЙ СЦЕНЕ


Милеуша Хабутдинова


Пьеса «Место есть лишь в тишине» (2018) написана татарским драматургом Равилем Сабыром в соавторстве с режиссером Туфаном Имамутдиновым. Жанр произведения – философский трактат – вынесен в подзаголовок. Это не единственный шаг, к которому прибегают драматурги, чтобы изначально подчеркнуть всю серьезность своего подхода к теме, которая задана уже на уровне названия. Жанр произведения повлиял и на его сценическое воплощение в Альметьевском татарском драматическом театре: 18 актеров без обозначенных ролей. 11 остановок, организующих сюжет, и неоднозначный финал. Несмотря на всю предзаданность позиций зрителя в отношении философского трактата, само творение остается предельно безразличным к судьбе зрителя. В результате чего он сам должен искать возможные ходы для установления контакта со спектаклем.


 


26 стр


НЫНЧЕ ‒ ЮБИЛЕЙ


Альфина Воробьёва


Первый, кто зримо представляет себе будущий спектакль – это театральный художник, и первое, что видит зритель на сцене, – работу художника. Художник – такой же равноправный творец и создатель спектакля, как и дирижёр и режиссёр.


В феврале текущего года исполняется 65 лет заслуженному деятелю искусств Российской Федерации и Республики Калмыкия, главному художнику Мензелинского татарского государственного театра имени Сабира Амутбаева Валерию Борисовичу Яшкулову. Чего достиг известный художник-сценограф за четыре десятка лет творческой деятельности, какими планами живёт сегодня – об этом и многом другом мы поговорили с ним в канун значимого события в его жизни.


 


30 бит


МОҢ ИЛЧЕСЕ


Нәбирә Гыйматдинова


Тып-тып... Әле тамчылар да таммый, әле яз борын гына төртеп маташа, ә күңел кояш нурына төренеп, гөрләвекләр челтерәвенә кушылып аккан яңа җыр эзли. Аның исеме билгесез, ул хыялда гына. Шушы мәлдә генә кемдер аның көен, кемдер сүзләрен язып утырадыр кебек. Хәер, Гөлшат Имамиева өчен һәр җыры – өр-яңа. Алар инде йөздән арткан һәм барысы да җанга якын булып калган. Ничәмә ничә диск чыгарылган, Татарстанның атказанган артисты дигән исем белән хезмәте бәяләнгән. Әгәр артист хыялсыз яшәсә, иҗат учагы үзеннән-үзе сүлпәнәер иде. Гөлшат исә ирешелгән уңышлары белән генә канәгать була торган кеше түгел, аңа сәхнә мәйданы киңәйгән саен киңәергә тиеш. Тукта, бу хакта соңрак. Әүвәл елларны артка чигереп, Гөлшатның балачак иленә күз салыйк.


 


33 бит


ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ ГАИЛӘ


Нәбирә Гыйматдинова


Әңгәмәдәшебез – Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе – Кадрия Рәес кызы Идрисова.


 


37 бит


МАТУРЛЫК ТУДЫРАСЫМ КИЛӘ


Гөлшат Хәлиуллина


Журнал битләрендә яраткан артистларыбыз белән кызыклы әңгәмәләр тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, М.Җәлил премиясе лауретаы Резедә Сәләхова. Әңгәмә өчен социаль челтәрләрдә Резедәгә тамашачылар тарафыннан иң еш бирелә торган сораулар кулланылды.


 


40 бит


МИНЕМ ҖЫРЛАРЫМ ‒ ХАЛКЫМ ҖЫРЛАРЫ


Разил Вәлиев


Күнелгә ниндидер борчу иңеп, үз-үземне кая куярга белмичә бәргәләнеп йөргән чакларда мин, йөзләгән пластинкалар арасыннан актарып, бердәнберен, шушы минутта җанны тынычландыра алырдаен эзләп табам да, аның моңы тәэсирендә сихерләнеп, тын калам. Әллә кайлардан, күңел төпкелләреннән күтәрелгән бу сагышлы моң янында үз борчуларым кечерәеп, саегып калгандай була.


 


42 бит


ТЕАТРЛЫ БАЛАЧАК


Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарипова Гөлшат Рафыйк кызы һәм Низамиева Лилия Назыйм кызы тарафыннан оештырылып җибәрелгән «Манзара» театр студиясе инде 4 нче ел эшләп килә. Укытучы алдына рус мәктәбендә татар балаларын эзләп табу, ачыклау, аларны түгәрәккә китерү, татар зыялысы тәрбияләү максаты куела. Иң мөһим максатларның берсе –балаларны татар телендә камил сөйләшергә, иркен, рәхәтләнеп аралашырга, сәхнәдә үзләрен иркен тотарга өйрәтү. Шул максатларны күздә тотып театр студиясенә режиссёр булып, Татарстанның атказанган артисты Вәлиева Зөлфия Наил кызының килүе театр студиясенең уңышларын тагын да арттыра. Зөлфия Наил кызы – көчле лидер, яхшы оештыручы, балалар психологиясен белеп эшләүче киңкырлы шәхес.


 


33 бит


МИНИСТРЛЫК КОЛЛЕГИЯСЕ


2019 елның 1 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский һәм Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илчесе Григорий Орджоникидзе катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.


 


45 СТР


ТАК ДЕРЖАТЬ, КАЧАЛОВЦЫ!


В день 144-летия со дня рождения великого русского артиста Василия Ивановича Качалова, в Казанском академическом русском Большом драматическом театре состоялась торжественная церемония открытия театрального музея.


 


47 бит


АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ


 


49 бит


СКАНВОРД