Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2019, №10 (Октябрь)

04 апреля 2019 «Сәхнә», 2019, №10 (Октябрь)

2 бит


ТЕАТР ДУСЛАРЫН ЭЗЛИ


Әлфәт Закирҗанов


Әлмәт татар дәүләт театрының оешуына быел 75 ел тула. Күчмә колхоз-совхоз театры булып оешкан коллектив әлеге еллар эчендә республиканың иң яхшы театрлары рәтенә баса. Бүгенге көндә ул тулы тормыш белән яши, гастрольләргә чыга, фестивальләрдә катнашып, зур җиңүләр яулый. Матур юбилей уңаеннан Әлфәт Закирҗановның Әлмәт театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.


 


8 бит


ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ ‒ САННАРДА


 


10 бит


ТОРМЫШ МИНЕ ӨЙРӘТТЕ


Гөлнара Җәлилова


Җырчы Альбина Апанаеваны бераз әрләп алсаң да ярыйдыр, дип исәплим – үз-үзен сәхнәдә тапкач, репертуарын булдырып, халык мәхәббәтен яулауга, тотты да... юкка чыкты ул. Ну, бөтенләй күз уңыннан дип әйтүем түгел – әмма күпләр чүптән дә кәнфит ясап, күз буып яшәгән заманда, тавышың-иҗатың була торып, күләгәгә чыгып басуны башкача атап та булмый, минемчә. Юкса, югары уку йорты – мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган елларында ук Альбина хит-парад баскычларының югары басмаларында иде. Нинди генә җиргә барма, кайсы гына сабан туе мәйданнары булмасын – бөтен җирдә Апанаеваның җырлары яңгырап торды...


 


15 бит


МОГҖИЗАЛАР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ


Дилия Шәязданова


1934 нче елда нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала. Аның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссёры Сергей Макарович Мерзляков була. Ул үз тирәсенә балаларны һәм театр сәнгатен яратучы, иҗади яктан актив яшьләрне җәлеп итә. Ул заманда театр «Интернациональ дәүләт курчак театры» исемен йөрткән. Театрның репертуары да татар һәм рус әдәбиятының, дөнья классикасының иң яхшы әсәрләренә нигезләнеп төзелгән. «Петрушка-октябрёнок», «Петрушка-беспризорник», «Лёшка и кошка», «Запрещенный попугай», «Огородные вредители и несознательные родители» – беренче спектакльләр әнә шулай атала.


 


20 стр


ДОМ, В КОТОРОМ ЖИВУТ СКАЗКИ


Айгуль Габаши


Татарский государственный театр кукол «Экият» известен и любим далеко за пределами республики. Его светлые жизнеутверждающие спектакли дарят радость зрителям и получают высокие оценки специалистов на различных фестивалях и конкурсах. Невозможно представить себе жизнь нашего города без прекрасного гостеприимного Дворца, в котором живут волшебные сказки, чтутся добрые традиции и сохраняется бережное, чуткое отношение к духовному миру ребёнка. Театр кукол «Экият» для многих является олицетворением счастливого детства и тёплых, правильных взаимоотношений. Это учреждение культуры, обладающее аурой настоящего домашнего очага, непреходящих семейных ценностей.


 


13 бит


СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)


Равил Фәйзуллин


 


28 бит


БОЛГАРЛАРНЫҢ ӘЙТЕР СҮЗЕ БАР


Гөлнара Җәлилова


Утыз еллык коллектив. Уен-муен эшмени! Италия, Испания, Франция, Португалия, Прибалтика, Финляндия, Төркия кебек илләрне дә шаккатырыр бию театры «Болгарлар» турында әйтүем. Наил Соловьев, Елена Зарянова (ирле-хатынлы Татарстанның атказанган артистлары), Рушания Сабирова, Роза Галләмиева кебек солист-биючеләр биргән, татар сәнгатенә фольклор бию үрнәкләрен җиткергән саллы хезмәте булган коллектив турында бүген әнә авыз тутырып сөйләргә, җирнең теләсә нинди кыйтгасында горур дәрәҗәдә аларны тәкъдим итеп була. Чаллы шәһәренең алыштыргысыз «Болгарлар» бию театрының аның өчен сандыктагы хәзинәсе җитәрлек.


 


32 бит


ТЕАТР ТӘНКЫЙТЬЧЕСЕ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?


Дания Заһидуллина


Әдәбият белгече, тәнкыйтьче кебек гомумирәк атамалар белән янәшә, телебездә «театр тәнкыйтьчесе» дигән атама урнашып калган. Тел үзе, шигърият яки проза, публицистика кебек тармакларны аермаган хәлдә («шигырь тәнкыйтьчесе» яки «проза тәнкыйтьчесе» дип сөйләшмибез бит!), нәкъ менә шушы өлкәне бүлеп чыгарган. Күрәсең, бу хәл, гомумән «әдәбият белгече» булудан тыш, «театр тәнкыйтьчесе» өлешенә туры килә торган өстәмә җаваплылык белән бәйледер. Чөнки аңа әдәбиятны, аның теориясен, тарихын белүдән тыш, сәнгать тарихын һәм теориясен дә яхшы белү шарт, шуның өстенә, даими рәвештә театр сәнгате белән танышып бару таләп ителә. Хәтта шундый фикер дә яшәп килә: пьеса – драматургныкы, роль – актёрныкы, спектакль – режиссёрныкы, тамашачыга килеп ирешкән текст исә – тәнкыйтьченеке! Уилсон Мизнерның бу хакта «театр тәнкыйтьчесе – гаҗәпкә калган драматургка аның пьесасының мәгънәсен аңлатучы зат» дигән сүзләре дә билгеле. Елмаю катыш әйтелгән булсалар да, бу сүзләрдә хаклык та юк түгел бит.


 


36 стр


МОЙ БРАТ МАРСЕЛЬ


Аделя Салихҗанова


7 ноября 1934 года… Конечно, вы помните, какой это был необычный день. Уже с утра всех людей охватывала праздничная лихорадка, все учреждения города готовились выйти на демонстрацию по случаю годовщины Октябрьской революции. Этот день считался самым большим праздником советского народа.


На площади Свободы уже начинался военный парад, большое оживление царило и перед зданием Татарского театра. Здесь тоже формировали праздничную колонну. Её возглавляли, верхом на лошадях, артисты в театральных костюмах персонажей шекспировского «Отелло»: загримированный под эфиопа Мухтар Мутин, очаровательная Дездемона – Галима Ибрагимова, Камал III, он же Кассио, и мой отец, Хаким Салимжанов – Яго…


 


40 бит


БЕЗ ‒ ТЕАТР-ЙОРТ, ТЕАТР-ГАИЛӘ


Зиннур Хөснияр


Гадәттә, без театр директорларын хуҗалык һәм оештыру эшләре белән шөгыльләнүче гади түрәләр итеп кабул итәргә өйрәнгән. Ләкин театрлар белән ныграк аралашкан, аларның «эченә» тагын да ныграк кергән саен күз алдына бөтенләй башка картина килеп баса. «Борынгы» заманда, бәлки шулай булгандыр да ул. Бәлки, әлеге вәзгыять Камал театрында директор булып талантлы актрисабыз Рәшидә Җиһаншина эшли башлаган елларда үзгәреп, шуннан соң «директор» театрның җанлы иҗат дөньясына баш-аягы белән кереп чумгандыр? Бәлкем, барлык татар сәнгатен колачлый алган кабатланмас шәхесебез Шамил Закиров эшләгән елларда үзгәреш кичергәндер әлеге вәзгыять? Хәер, ошбу сораулага җавап кирәк тә түгел, аның мисаллары тормышта, театр тормышында. Марсель Сәлимҗанов белән Шамил Закиров, Фәрит Бикчәнтәев белән Илфир Якупов, Илдус Зиннуров белән Роза Яппарова тандемнары мисал моңа.


 


45 бит


АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ


 


48 бит


СКАНВОРД


 


49 стр


ПРЕМИЯ АГА ХАНА В КАЗАНИ


Мәдәният министрлыгында


13 сентября в Казани в Татарском академическом государственном театре оперы и балета имени М.Джалиля состоялась церемония вручения Международной премии Ага Хана в области архитектуры 2019.