Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №7 (июль)

17 июля 2020 «Сәхнә», 2020, №7 (июль)

2 бит

ҖЫР ДӘВАМ ИТӘ

Фәйрүзә Мөслимова

Мин беренче тапкыр аларнын фоторәсемнәрен «Ялкын» журналы битләрендә күргән идем. Римма Ибраһимова белән Клара Хәйретдинова исемле җырчы кызлар турында әйтүем. Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә укып кайтканнары, дуэт белән җырлаулары турында шуннан белдем. Ул елларда авылларда телевизорның да сирәк күренгән чагы. Аларның «Бер тауда ун чишмә», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Иделкәй» дигән җырларын кайда ишеткәнмендер, ләкин бүгенгә кадәр күңелемнән чыкканы юк. Яшьләрчә җиңел, якты, дәртле җырлар. «Идел төсле талу белмәс ярсу йөрәгебез бар», – дигән юллар (Рөстәм Мингалимов сүзләре) үзләре үк кызларга киләчәктә дә якты көннәр, җырлы юллар юрап тора иде кебек.

 

6 бит

ИШЕТКӘН ‒ ИМЕШ

 

8 бит

ИРАДА ӘЮПОВА МӘДӘНИЯТ ЙОРТЛАРЫ АЧЫЛЫШЫНДА КАТНАШТЫ

Мәдәният министрлыгында

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ЯШИСЕ КИЛЕП ЯШИМ

Әлфәт Закирҗанов

Татар халкының җыр-музыка сәнгатендә онытылмас шәхесләр күп булып, аларның берсе – «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», танылган җырчы, композитор Мәсгут Габдрахман улы Имашев. Ул 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе, Барда районы Каенавыл дигән авылда туып үсә. Үз төбәгендәге заводларның берсендә хезмәт юлын башлый. Казанда консерватория тәмамлаганнан соң, Әлмәт музыка училищесында, Казан П.И. Чайковский ис. музыка мәктәбендә, М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Казан театр училищесында директор вазифасын башкара. Композитор буларак «Туган ягым каеннары», «Кыр казлары артыннан», «Гашыйклар тавы», «Яралы кош» (И.Юзеев), «Саубуллашу вальсы» (С.Сөләймәнова), «Кукмара» (Г.Зәйнәшева), «Туй күлмәге» (М.Шиһапов), «Тәрәзәләр язга елмая» (Ә.Рәшитов) һ.б. җырлары белән киң танылу ала. Түбәндә редакция кунагы Мәсгут Имашев белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

 

16 бит

«ШАРМ» ШОУ-ТЕАТРЫ

 

19 бит

«КҮҢЕЛЛЕ СӘХНӘ»

Зиннур Хөснияр

         Кадерле укучым! Карантиннан соң «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» сәнгать журналы каршындагы «КҮҢЕЛЛЕ СӘХНӘ» уен-көлкеле тамаша проекты Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «АКЫЛЫҢ АЛТЫН ИКӘН...» («ҖҮЛӘР МӘЛЛӘ СИН!») дип аталган концерт гастрольләрен башлап җибәрергә исәпли.

Бу карантинда чагында җончыган җаннарыбызны сихәтләү максатыннан эшләнә. Тагын бер яңалык шул: уен-көлкеле концертка кадәр һәм тәнәфестә «ТАТМЕДИА» АҖ басмалары һәм шул исәптән район газеталары редакцияләре тамашачылар арасында үз басмаларына язылучылар өчен лотерея уйната. Кесә телефоннары, планшетлар һәм тагын бик кызыклы, оригиналь бүләкләр отарга мөмкин булачак.

Күрешкән сәгатьләргә кадәр! Барыбыз да исән-сау торыйк, күңел көрлеген югалтмыйк!

 

22 бит

ТЕАТРНЫҢ ЯКТЫ НУРЫ

Әдилә Борһанова

Ашыт елгасы буенда җәйрәп яткан Түбән Көек авылы болыны... Хәтфә үләннәрне аралап, хуш исле чәчәкләр диңгезендә ике кыз бала уйный. Сабыйларның бар уе – болын буйлап кояш нурларын куып тоту. Болынның әле бер итәгенә йөгерешә, әле күбәләкләр белән ярышып, икенче ягына «оча» алар. Көләч йөзле кояшбикә бик теләп бу уенга кушылганга ошый, әле бер болыт артына кереп кача, кызчыклар кояшлы урынга килеп җитеп, «куып тоттык» дигәндә генә, күләгә ясап, икенче болыт артында югала «Күбәләкләр» – тагын кояш артыннан!.. Берзаман, Кояш та арып, кызларга йөзен ача – болытларны куып тарата, зәңгәр күк гөмбәзендә берүзе балкып кала. Киң болын да яктыра, нурлана, кызларның да шатлыклары эченә сыймый – нурларында күпме коенсаң да була хәзер – кояш аларныкы!

 

26 бит

ЯРАТКАН ЭШЕҢ БУЛСЫН!

Алсу Габдуллина

Көләч йөзе, матурлыгы һәм буй-сыны белән бер күрешүдә үк үзенә гашыйк итә. Беренче карашка бик нечкә күңелле, йомшак табигатьле булып күренсә дә, аның ныклы холкы, үз сүзе һәм үз йөзе бар. Ә җырлап та җибәрсә... Аллаһы Тәгалә аңа сәләтне дә, матурлыкны да кызганмаган! Таныш бул, укучым, «Сәхнә»без түрендә «Керәшен чибәре – 2016», «Зәкәрия» фольклор ансамле солисткасы Татьяна Ефремова. Иҗат каләмен әле яңа гына чарлап килүче яшь җырчының үзе белән якынрак танышыйк.

 

31 бит

ВАККАЗОВЛАР ФЕНОМЕНЫ

Фәнил Мәүлетов

Театр сәхнәсендә мылтык эленеп торса, ул кайчан да бер атарга тиеш булган кебек, өйдә гармун бар икән, аның төймәләренә тәпи йөри башлаган баладан алып, барысы да кагылачак. Тавышына әсирләнгәннәр көй чыгара башлый, гармунчы булып китә. Дөрес, нәселдән килгән сәләт барыбер дә кирәк. Колагыңа аю баскан икән, әлеге музыка коралын үзеңә берничек тә буйсындыра алмыйсың. Тыңламаячак ул сине. Ә менә нәсел агачлары Саба районының Мәртен авылында тамырланган Вакказовларның күбесе гармунны үзләренә яшьтән җиңел буйсындырган.

 

36 бит

ТЕАТР ‒ БЕРДӘМ ОРГАНИЗМ

Гөлназ Вәлиева

Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Радик Бариев 2020 елның 30 июнендә 50 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Төрле холыктагы кызыклы образлар иҗат итүче, импровизация жанрына тартым артист белән күрешү бәхете миңа да тиде. Түбәндә редакция кунагы Радик Бариев белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

 

40 бит

КАМИЛЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК

Гөлшат Хәлиуллина

Үз фигурасы белән канәгать булган хатын-кыз бик сирәктер ул, артистлар бигрәк тә инде. Алар бит гел күз алдында, халык артык килограммнарны хәзер күреп ала! Яшь, талантлы җырчыбыз Гөлназ Шәрипҗанованы гына алыйк, бик аз гына яшь аермасы белән ике бала алып кайтты, без аннан зифа булып калу серләрен белешергә булдык.

 

42 бит

ЛӘЙСӘН МИННӘХМӘТОВА, ИЛНАТ ФӘРХУЛЛИН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Гөлназ Вәлиева

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

46 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

#INSTA_SAXNA