Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
29 май Каюм Насыйри музеенда, аның ишегалдында матур чара узды. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музейның мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты - татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү. Әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту.
Бу кичне музей ишегалдында татар халык ризыкларын татып карарга мөмкин иде. Чараны КФУның «Бәйрәм» фольклор ансамбле татар халык һәм ретро җырлардан торган попурри белән бизәде.
Якын арада Каюм Насыйри музее масштаблы ремонтка ябылырга әзерләнә. Бу турыда без музейның мөдире Кадрия Хәлимова белән сөйләштек. Әңгәмә журналның июль санында чыгачак.
Әлегә узган затлы чарадан фотолар тәкъдим итәбез.
Фото – Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк