Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №8 (август)

13 августа 2020 «Сәхнә», 2020, №8 (август)

2 бит

ҖЫРЛАУ МИҢА ЯШӘҮ КӨЧЕ БИРӘ

Рәйсә Борһаниева

Бүген «Сәхнә» журналының кунагы – күпсанлы дәрәҗәле бәйгеләр лауреаты, күренекле җырчы, профессор Зилә Сөнгатуллинаның шәкерте, бүгенге көндә үзе дә балаларны вокал буенча укытучы, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Алсу Вәлиуллина.

 

6 бит

ИШЕТКӘН ‒ ИМЕШ

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

«БӘРМӘНЧЕК» АНСАМБЛЕ ҮЗ БИНАЛЫ БУЛДЫ!

Мәдәният министрлыгында

 

13 бит

ТУФРАКТАН ЯРАЛГАН ТУФАН

Разил Вәлиев

Туфан Миңнуллинны без иң беренче чиратта без язучы, драматург, депутат буларак беләбез. Язган әсәрләре, сәхнәгә куелган пьесалары буенча аңа бәя бирәбез. Әмма, Тукайчарак итеп әйтсәк, Туфан коеп куйган драматург кына түгел, Туфан зур ул, бөек ул, аның күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә иде...

 

16 бит

АКЪЕГЕТ ТУРЫНДА АК ХАТИРӘЛӘР

Зиннур Хөснияр

Хатирәләр канатында үткәннәргә кайтып килеш, шулчакта, ягъни гомер сандыгын актарганда бик ямансу да, искиткеч рәхәт тә була торган кадерле мизгелләр җанга кереп тула.

 

20 бит

ЗӨЛӘЙХА

Әдилә Борһанова

Татарстанның халык артисткасы, К.Тинчурин исеменәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөләйха Рәфыйк кызы Хәкимҗанованың рольләрен саный китсәң, журнал битләре дә җитмәс, мөгаен. Чөнки Тинчурин театрында куелган һәр спектакльдә диярлек ул тудырган образлар яши. Гадәти тормыштан сәхнәгә менгән гап-гади кешеләр диярсең – Зөләйха Хәкимҗанова башкарган рольләр әнә шундый – үзе кебек, эчкерсез, ихлас. Әстерханның көләч кояшында коенып үскән чибәр дала кызы тәүге тапкыр Казан тамашачысы күңелен ничек яулады исә, СөбханАллаҺ, бүген дә театр өчен кадерле артистка, тамашачы өчен талантлы шәхес. Юк хәзер ул даланыкы түгел, ул безнеке, үзебезнең Зөләйхабыз.

 

23 бит

ГАРМУННАР «ТАБИБЫ»

Лилия Хәмидуллина

Кичке авылда тальян тавышы ишетелеп торган тарафка күз салсаң, түбәтәен киеп, башын кырын салган ир уртасы яшендәге бер абзый капка төбендәге яшеллек арасында моңланып утыра. Татарстанның «йөзек кашы» саналган Биектау районы Ямаширмә авылында көн туды исә, милли моңнар халыкны хатирәләргә чумып, олылырны яшьлек еллары турында уйланырга мәҗбүр итсә, яшьләрдә кызыксыну уята. Кемнән генә сорама, беравыздан «бу бит Халит абый, ул шулай уен коралларының «сәламәтлеген» тикшерә», – дип җавап бирәләр.

 

26 бит

АРТИСТЛАР ҮБЕШӘ БЕЛӘМЕ?

Зиннур Хөснияр

Берзаман шулай Чувашстанның Шыгырдан авылында бер мәктәптә очрашу вакытында өлкән сыйныф егете миңа иң арткы рәттән торып басып: «Абый, кызлар үбешкәндә нигә күзләрен йомалар?» – дигән сорау бирде. Язма рәвештә килгән сорау булса, бәлки, җаваптан качып та котылып булыр иде. Өлкән сыйныфлар булгач, җавап бирергә туры киләчәген уйлап, үзем дә комачтай кызардым һәм, рәхмәт төшкере, шулчак кылт итеп башка бер җавабы да килде. – Рәхәт булганга күрә!» – дидем шатлатып. Залның түшәмнәре күтәрерлек итеп кул чаптылар һәм көлүдән тиз генә тынычлана алмадык. Артистлар мәхәббәте, сәхнәдәге мәхәббәт спектакльләре турында күбрәк сөйләп ташлаган идем шул ул көнне үзем дә.

Шул искә төште һәм без бүген ошбу сорауны сәхнә йолдызларының үзләренә бирергә булдык. Әлбәттә, берничә сорау итеп...

 

28 бит

ИҖАТ КЕШЕСЕ УЛ ‒ КӨРӘШЧЕ

Әлфәт Закирҗанов

Түбән Кама татар дәүләт театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, М.Сәлимҗанов һәм Д.Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевка 2020 елның 27 августында 60 яшь тула. Үзенең хезмәт юлын Минзәлә театрында сәхнә эшчесе булып башлаган 17 яшьлек егет, әлеге сәнгатьнең бөтен баскычларын узып, үз эшенең остасына әйләнә. Түбән Кама театрының нигез ташларын салудан башлап, аның алыштыргысыз җитәкчесенә үсә, театр коллективы белән төрле фестивальләрдә зур җиңүләргә ирешә. Түбәндә редакция кунагы Рөстәм Галиев белән әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

32 бит

НАЗЛЫ ГӨЛ

Гөлназ Вәлиева

Нечкә һәм киң күңелле, сөйкемле, моңлы тавыш иясе – мин аны шулай күрәм. Нәфис хатын-кыз җилкәләренә йөкләнгән эшне ул һәрчак җитди җаваплылык белән башкара. Көләч йөзле актрисаны тамашачы да үз итә.

Таныш булыгыз, сүз Г.К. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Гөлназ Галимуллина хакында бара. Бүген театр һәм кино актрисасы махсус «Сәхнә» журналы өчен күңел пәрдәләрен ачты.

 

36 бит

ҮБЕШҮ ТӘМЕ...

НУР ZИН

Әдәби-документаль новелла...

 

40 бит

ЛӘЙСӘН ЗАҺИДУЛЛИНА, ИЛГӘРӘЙ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Гөлназ Вәлиева

 

42 бит

СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ ‒ СӘЛАМӘТ РУХ

Гөлшат Хәлиуллина

Татар эстрадасында сылу гәүдәле нинди артистларны беләсез дип сорасалар, күз алдына никтер иң беренче Алсу Әбелханова килә. Ул һәрвакыт яхшы формада. Шуңа күрә дә Татарстанның атказанган артистыннан матурлык серләрен белешергә булдык.

 

44 бит

ЙОЛДЫЗЛЫ БАКЧА

Алсу Габдуллина

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева һәм Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриевтан бакчачылык серләре.

 

46 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

#INSTA_SAXNA

 

49 бит

ТУГАН ЯК ҺӘРЧАК КҮҢЕЛДӘ

Люция Сиразиева