Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №1 (январь)

13 января 2023 «Сәхнә», 2023, №1 (январь)

2 бит

УЛ МИНЕМ КҮПТӘНГЕ ХЫЯЛ!

Гөлинә Шәйхи

Зәринә Хәсәншина бүгенге татар эстрадасына (татар кызларына хас тыйнаклык белән!) шакып кына керүче яшь, талантлы җырчы. Тыйнаклыгына бераз үҗәтлек дә өстәсәң, ул бу тавышы белән эстрада ишекләрен шакып түгел, ә бәреп керә алыр иде...

 

6 бит

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «МОГҖИЗА»!

4 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры каршында эшләп килүче сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясенең «Миһербанлык» спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде. Спектакльнең төп максаты ‒ сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтү.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ӘЛФИЯ ЗӨЛФИЯСЕ...

Зөлфия Гыйлметдинова

«Сәхнә сере» тапшыруының чираттагы чыгарылышында без Әлфия Авзалова исемендәге үзәктә булып, җырчының иҗатын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә кордык. Биредә аның сәхнә күлмәкләре, җыр язмалары, фоторәсемнәре, Әлфия апага бирелгән дәүләт бүләкләре урын алган. Әлфия апаның иҗатына гашыйк кешеләрне туплау урыны булган әлеге үзәк эше белән якыннан танышырга уйладык һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова турында истәлекләрне яңарттык.

 

16 бит

КАЙНАП ЯШИБЕЗ

Айгөл Әхмәтгалиева

Татарстан театрлары тамашачыларны яңа театраль сезонда каршы алды. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 33 нче сезонны 9 сентябрьдә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе белән башлап җибәрде. Бу айлар дәвамында театр тамашачыларны премьералар белән дә, яңа проектлар белән дә сөендерде.

 

14 бит

ҮЗЕМ ТУРЫНДА

Ул халкыбыз өчен янып яшəде. Һəрвакыт халыкның яраткан җырчысы, йөзек кашы булды, бар булмышын газиз миллəтенə багышлады. Мəшһүр җырчыбыз, миллəтебезгə армый-талмый хезмəт иткəн бөек сəнгатькəребез Әлфия Авзаловага 15 гыйнварда 90 яшь тулган булыр иде. Биредә укучыбызга Ә. Авзалованың «Үзем турында» автобиографик китабыннан алынган истәлекләр тәкъдим итәбез.

 

16 бит

НӘҖИБӘ!

Әзһәр Шакиров

Картлыкның бер яхшы ягы бар, хәтер начарлана, барысы да онытыла, яхшысы да, начары да. Шулай да күңелемә кереп калган кайбер хатирәләрне искә төшерәсем килә.

 

20 бит

ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕ

Лилия Газизуллина

Буа дәүләт драма театры биографиясе китабына тагын берничә яңа бит өстәлде. Театрыбызның гастрольләр тарихына безнең өчен әле ачылмаган Тамбов өлкәсе килеп керде.

 

22 бит

«ҺӨНӘР-2022»: ЯШЬ РЕЖИССЁРЛАР ‒ КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК ТУРЫНДА

Айрат Бик-Булатов

5-11 декабрь көннәрендә Казанда чираттагы, XV «Һөнәр» яшь режиссура театр фестивале узды. Фестиваль хәрәкәттә, үзгәрештә. Кайчандыр ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры эгидасы астында башланып киткән иде. Соңгы елларда аны уңышлы рәвештә Кариев театрында уздырып киләләр. Яшь тамашачы театрына күчкәннән соң фестиваль ничек үзгәрде, быел ул безне нәрсәләр белән сөендерде, гаҗәпләндерде, уйландырды ‒ күзәтү ясыйк.

 

26 бит

БЕРЕНЧЕ РЕЖИССЁР

Әнәс Хәсәнов

Бу сәхифәдә сүзебез Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Гали Хөсәенов турында булыр. Аның белән бергә эшләгән еллары, шәхесе, холкы, уңыш-казанышларына бәйле хатирәләре белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Хәсәнов уртаклашты.

 

28 бит

«АЛКЫШЛАРНЫҢ ҖИТМЕШ ПРОЦЕНТЫ ӘТИЕМНЕКЕ»

Алинә Айдарова

Динар Шәрәфетдинов күп еллар дәвамында «Бәйрәм» ансамбле солисты булган Дәниф Шәрәфетдиновның бердәнбер улы. Динар да әтисе кебек тормыш юлын сәнгать белән бәйләгән.

 

32 бит

«ҮЗГӘРЕШ ҖИЛЕ» ИСӘ

Алсу Габдуллина

Узган елның 3,4 декабрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында IV «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале узды. Проектның төп максаты ‒ татар эстрадасы сыйфаты дәрәҗәсен арттыру, музыкага, текстларга, башкаручыларның профессиональлегенә, стилистикасына, башкару манерасына югары таләпләр кертү, Россия һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау.

 

36 бит

СӘНГАТЬНЕ КЕШЕ ҮЗЕ ТУДЫРА

Гөлинә Шәйхи

Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма театрының баш Режиссёры Рамил Фазлыев күпләрнең игътибарын азсүзлелеге, үзгә бер холкы һәм нәкъ менә күләгәдә калырга яратуы белән җәлеп итә дә инде. Үзеннән алда исеме йөрүе бер дә гаҗәп түгел. Әмма бүгенге әңгәмәбез үзе белән күзгә-күз очрашып әзерләнде.

 

40 бит

ҮЗЕҢӘ ЫШАН!

«42 ел театрда эшләгән кеше буларак, спектакль бәяләгәндә, беренче чиратта, артистның уйнавына, рольгә ничек керүенә, аны ничек тоемлавына, сәхнәдә дөрес хәрәкәт итүенә, яшәвенә игътибар итәсең. Ә аннан соң, үзеңнең балалар театры фестивале жюри әгъзалары арасында утырганың исеңә төшә дә, яшь һәм әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирү башлана», − ди Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов. Быелгы «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең жюри рәисе буларак, Зөфәр Харисов фестивальдән соң туган кайбер фикерләре белән уртаклашты.

 

48 бит

СКАНВОРД

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

Зилә Мөбәрәкшина

 

48 бит

ИСКЕ ЕЛНЫ ОЗАТЫП...

Алинә Айдарова

Үтеп киткән елның декабрь ае татар шоу-бизнесы тормышына нинди үзгәрешләр кертте икән, бу хакта журналыбыз хәбәрчесе Алинә Айдарова бәян итә.

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы «Көтәм сине» җыры.