Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №3 (март)

23 марта 2023 «Сәхнә», 2023, №3 (март)

2 бит

ЯШЬ БУЛУ СЕРЕН АЧАМ

Зилә Мөбәрәкшина

Күпләр аны «Яшьләр тукталышы» тапшыруыннан белә. Кайберәүләр «Галәмгә» дигән җыры аша отып калгандыр... Иделия Марс ‒ җырчы, композитор, продюсер, актриса, сценарист һәм язучы. Татар мәдәниятендә үз стилен булдырган Иделия инде 14 ел Майамида яши. Җырчы хәзер ниләр белән мәшгуль? Үзе белән әңгәмә кордык.

 

6 бит

ШИГЫРЬ ҖАНЛЫ ҖИТӘКЧЕ

Әнәс Хәсәнов

Журналыбыз битләрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар Татарстан республикасы Президентының матбугат бүлеген җитәкләгән язучы-журналист Әнәс Хәсәновның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез. Бу юлы автор күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1960-79 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрят Әхмәтҗан улы Табиев белән бәйле хатирәләре белән уртаклаша.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

УЧАККА ЯЛКЫН ӨСТӘП...

Миләүшә Хәбетдинова

Бер атна эчендә Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган ике премьера карарга туры килде. Әтнә театрында ‒ «Кар астында кайнар чишмә» пьесасы буенча куелган «Көзге вальс» (реж. Р. Фазлыев), Чаллы театрында «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча «Болан» спектакле (реж. Олег Кинҗәгулов) дөнья күрде. Бу әсәрләр миңа бик тә кадерле, чөнки һәр реплика артында үз халкының киләчәгенә тәшвишле төбәлгән автор образы тора. Бу юлы иҗат коллективларына язучы уйларының биеклегенә ирешү насыйп булган. «Болан» спектаклен башкалабыз тамашачысы Чаллы театрының Казан гастрольләре кысаларында 16 февраль көнне карады.

 

16 бит

ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТҮГЕЛ ‒ БОЗМАСКА!

Зиннур Хөснияр

«Сәхнә сере» тапшыруының бу чыгарылышында Г. Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Шәрәфиев белән әңгәмә кордык. Әлеге QR-код аша кереп, тапшыруны тулысынча карарга мөмкин.

 

20 бит

ТАТАР ОПЕРАСЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР!

Наилә Агдеева

XXI гасыр башы татар операсы тарихында опера жанрына игътибарның артуы белән кереп калыр: Казанның яшь композиторлары, әле күптән түгел генә музыкаль уку йортларын тәмамлаган егет-кызлар үзләрен театр белән бәйле жанрларда сынап карыйлар, һәм, әйтергә кирәк, бик уңышлы иҗат итәләр. Э. Низамовның «Алтын Казан», «Кара пулат», Э. Галимованың «Сөембикә канаты», Е. Анисимованың «Вий», З. Рәүпованың «Ак бүре», И. Камалның «Минем Такташ» операларының премьералары узу шул хакта сөйли

 

24 бит

НАЙДИ СВОЮ «КНИГУ СИЛЫ»!

Зиля Файзуллина

В Казанский ТЮЗ не хотелось. Совсем. Прошло уже больше года, как мы с детьми посмотрели новогоднего «Конёк-Горбунок от Ёк до Ок» − самую неудачную постановку, на мой взгляд, за всю историю этого театра, где форма подачи через несуразные неоновые палочки погубила суть сказки. И ещё потрясывало от недавнего просмотра «Золотого ключика, или Приключения Буратино» в качаловском, где впервые в своей жизни я не стала аплодировать артистам после спектакля.

 

28 бит

БИРЕШӘ ТОРГАННАРДАН ТҮГЕЛ

Нурисә Гыйлметдинова

Биреләсе сорауларымны күңелемнән яңартып, Илгизәр абый Хәмидуллин белән очрашуга ашыгам. Әңгәмәбез Илгизәр абыйның үз өендә урнашкан чүлмәкчелек остаханәсе белән танышудан башланып китте. Зур кунак бүлмәсе түрендә чүлмәкче әйләнмәсе, эшләнмә киптерү пиче, һәр бүлегендә төрле алым-технологияләр белән ясалган вазалар, касәләр, чүлмәкләр, шәмдәлләр тезелеп киткән дивар-стеллаж

 

32 бит

АШИНА

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ашина» спектакле премьерасы булды. Әлеге премьера-спектакльнең авторы Ркаил Зәйдулла, куючы режиссёр Илсур Казакбаев. Ошбу режиссёр исеме Татарстан театрлары афишасында күптән күренә, Кариев театрында премьерасы булды. Анда да уңышлы, кызыклы спектакль чыгарды И. Казакбаев. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте.

 

36 бит

СӘХНӘ FM

 

38 бит

ЮК ДИП ӘЙТӘ БЕЛМИМ!

Гөлинә Шәйхи

Күз карашы белән дә урынга кадаклап куяр кешеләр була. Ренат минем өчен әнә шундыйлар рәтендә. Азсүзле, тик тирән, фәлсәфи һәм шул ук вакытта кыю фикерлелеге белән ул башкалардан һәрчак аерылып торачак.

 

42 бит

УЛ ӘЛЕ ӨЙЛӘНМӘГӘН ИДЕ

Миләүшә Хәбетдинова

Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле вербатим һәм перформанс элементлары булган постмодернистик комедия рәвешендә эшләнгән. Режиссёрның тамашачы белән диалогында беренче минутлардан ук аның безне уенга чакыруы аңлашыла. Тамашачылар залга кереп утыруга яңа гына сөйләшергә өйрәнгән, әле теле ачылып та бетмәгән бала тавышын ишетә. Айдар Җәббаров шул рәвешле сөйләм уенын башлап җибәрә...

 

46 бит

Я ТҮЛӘРГӘ, Я ҮЛӘРГӘ...

Айлинә Айдарова

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов белән сөйләшкәннән соң, күңелгә шушы сүзләре кереп калды: «Якты уйлар белән яшәгән мәкерсез кешеләр күбрәк булганда гына дөньясы да яктырак була кебек». Бу әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Айрат Сафин һәм DJ Радик башкаруындагы «Ике йөрәк» җыры.