Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №5 (май)

15 мая 2023 «Сәхнә», 2023, №5 (май)

2 бит

ШОУ-БИЗНЕСТА ДУСЛАР ЮК

Гөлүсә Сөнгатуллина

Соңгы елларда татар эстрадасында Айгөл Закирҗанова исеме еш ишетелә башлады. Айгөл исеме ай гөле мәгънәсендә йөри. Айның сихрилеге, серлелеге, яктылыгы җырчы кызыбызга да күчкән кебек. Тырыш, гаҗәеп талантлы Айгөл белән аның үткән юлы, эстрада сәхнәсенә беренче адымнары, гаиләсе һәм бүгенге көне хакында әңгәмә кордык.

 

6 бит

ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧ МОГҖИЗАЛАР ТУДЫРА

Анастасия Ильина

Яңа сезонда Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында сәхнәгә чыгарылган премьераларның берсе (беренче куелуы 2022 елның 17 сентябрендә булды) ‒ язучы Дмитрий Мамин-Сибиряк хикәясе буенча куелган «Серая шейка» спектакле. Режиссёры һәм инсценировка авторы Илгиз Зәйниев, куючы рәссамы Сергей Рябинин. 1891 елда ук язылган әлеге хикәя, кече яшьтәге мәктәп балаларының җәйге ялда укырга тиешле әдәбият исемлегенә кертелгән булса да, сәхнәгә сирәгрәк менә. Екатеринбург, Түбән Тагыл, Нягань, Орёл кебек төбәкләрдәге театрларда азмыкүпме күренә әле, башкала театрларында әлеге әсәргә бөтенләй игътибар юк. Бәбкә чакта гарипләнеп калып, үз гаиләсе белән җылы якка очып китә алмаган үрдәк турындагы хикәя өлкән буынга 1948 елгы совет мултьфильмы аша таныш. Әсәрне сәхнәгә чыгаручылар да моны исәпкә алган булса кирәк, спектакльдә әти-әниләргә караганда, балалар белән килгән әби-бабайлар күбрәк иде.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

МИЛЛИ ТӘРБИЯ САГЫНДА

Гөлүсә Әхәтова

Яшь буынга туган телне, әдәбиятны, тарихны, мәдәниятне өйрәтү белем бирү оешмаларының иң әһәмиятле бурычы булып тора. Казан шәһәренең 171 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче гомуми белем бирү мәктәбе коллективы милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлекне телләрне саклау, үстерү буенча төзелгән программа нигезендә алып бара. Мәктәпнең милли мәгариф эшчәнлеге тармаклары турында тулырак мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Әхәтова сөйләде.

 

16 бит

ӘСӘРНЕҢ МОҢЫ БУЛЫРГА ТИЕШ!

Гөлинә Шәйхи

Ул бөтенләй башка дөнья кешесе. Кебек. Тормышны да ул башка яссылыктан күрә. Татарның зыялылары «яшьләрнең бәласе ‒ тарихны белмәүдә!» дип сүккәндә, театр дөньясының иң яшь режиссёры Айдар Җаббаров шул тарих эзеннән ныклы адымнар белән бүгенгегә атлап килә...

 

20 бит

ҖЫРЛАП ЯШӘҮГӘ НИ ҖИТӘ...

Әлфәт Закирҗанов

Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында чираттагы премьера ‒ сәхнәдә Р. Латыйповның «Җырлап яшик» комедиясе. Спектакльнең режиссёры Ренат Әюпов, рәссамы Анна Новикова, композиторы Камил Котдусов, хореографы Елена Музеева. Журналистлар белән очрашуда Р. Әюпов текстның Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев юбилеена махсус яздырылуын билгеләп үтте. И. Камалиевны ул универсаль артист дип саный ‒ матур җырлый, бии, гитарада уйный, ә инде артистлык сәләте тамашачыга яхшы билгеле. Әлеге осталыгын бөтен тулылыгында ачу мөмкинлеге бирә торган пьеса язылуын теләгән ул. Р. Латыйпов нигездә моңа ирешкән ‒ спектакльдә төп герой Әхәт ролендәге И. Камалиев берничә җыр башкара, бию осталыгын да күрсәтә, ә инде гитара ата-бабадан килә торган җыр-моң символы буларак урын ала. Истәлекләргә бирелгәндә, күңеленә тынычлык эзләгәндә геройның аны әледән-әле кулга алуы да тормышның кызыктыргыч алдавычларына каршы куелуын аңлата.

 

24 бит

КОРОЛЬ БЕР ГЕНӘ БУЛА!

Айсылу Хафизова

Ул 2020 елның 13 декабрендә вафат булды. Ул чыннан да матур кеше иде, хәтта бу дөньядан аерылганда да матур яшендә иде ‒ 77. Иҗади һәм шәхси мөмкинлекләренең иң югары ноктасында китте. Картлык һәм көчсезлек аңа кагылмады. Ул безнең хәтердә көчле һәм матур булып калды. 2023 елның 20 маенда татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. «Сәхнә»дә ‒ күренекле артистның иң якын кешеләре истәлекләре.

 

29 бит

ТЕАТР ‒ КЕШЕЛЕККӘ РУХИ АЗЫК

Фәрхад Шәһимәрдәнов

Ямаширмә авылы мәдәният йортында театр коллективы 1985 елдан бирле эшләп килә. Ә 2002 елда коллектив халык театры исемен ала. Һәр елны 27 март көнне Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Шул исәптән Ямаширмә авылы халык театры коллективы 2023 елгы сезонда Аманулланың (Әмир Камалиев) «Әлепле артистлары» дигән комедиясен сәхнәләштерде. Мәдәният йортында капиталь ремонт барганлыктан, мәдәният йорты директоры ярдәме белән авыл җирлеге территориясендә буш бина табылып, халык театрының режиссёры Филсинә Сәгъдиева шәхси һәм күмәк репетицияләр ясый башлады. Һәм инде Халыкара театр көне алдыннан спектакльне яңартылган мәдәният йорты сәхнәсендә премьера итеп халыкка тәкъдим иттеләр.

 

32 бит

РАССТОЛБЕНЕЙТЕ, ИПТӘШЛӘР!

Зилә Фәйзуллина

Беркөн Алёна Батуллина телеграмда яза: «Зилә, «Ак бүре»гә кил. Шимбә, 16:00». Иптәшләр, Алёна чакырган җиргә барасы. Исегездән чыгармагыз шуны! Шуңа, гадәттәгечә, кем язган, кем куйган, нинди акчага эшләп чыкканнар, кебек артык сораулар бирмичә, мин бу искитмәле ханым зәвыгына ышанып, көндәлектә яңа «Ак бүре» дигән тамга булдырдым.

 

36 бит

66 % БӘХЕТ

Зөлфия Гыйлметдинова

Аның хакында: бай тарихлы татар дөньясында гаҗәеп бер күренеш, диләр. Милләтебезнең горурлыгы. Аксакал язучы. Драматург, публицист, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы ‒ Рабит Батулла бүген бездә.

 

39 бит

КУРЧАКЛАРЫ ‒ ТАРИХ КӨЗГЕСЕ

Рәфидә Галимҗанова

Кыз кешенең балачагы нәни курчаклар белән уйнап үтә. Үсә төшкәч, уенчыклар бер-бер артлы киштәгә тезелә башлый. Әмма болар бүгенге язмабыз героена бөтенләй дә хас түгел. Ул бүгенге көндә курчаклар киендереп, бик сокландыргыч матурлык иҗат итә! Сүзебез — педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының инновацияләр һәм халык сәнгате традицияләре факультетының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы мөдире, Россия Рәссамнары иҗат берлеге әгъзасы Мәдинә Мөхәммәт кызы Мәхмүтова турында булыр.

 

42 бит

МӘДӘНИЯТНЕҢ ЧИКЛӘРЕ ЮК

Алсу Габдуллина

Башкортстан республикасы милли симфоник оркестры 2023 елда Татарстанда ике тапкыр гастрольләрдә булып китте, бу коллективның соңгы ике ел эчендә инде җиденче гастрольләре.

 

44 бит

ТАТАР ТЕАТРЫ «АРХИТЕКТОРЫ»

Рауза Солтанова

Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә 24 марттан 21 майга кадәр «Петр Сперанский. Татар театры «архитекторы» күргәзмәсе эшли. Биредә рәссамның сәхнә декорацияләренә эскизлары, спектакльләргә костюмнар, музей тупланмасыннан, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының һәм рәссамның шәхси архивыннан истәлекле фотолар тәкъдим ителә. Шулай ук күргәзмәдә Сперанскийның Казан, Кырым, Кавказ күренешләре сурәтләнгән лирик пейзажлары һәм «Татар халык орнаменты» (1948, 1953) җыентыгына кергән күпсанлы татар орнаменты үрнәкләре урын алган.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

49 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Зинира һәм Ризат Рамазановлар башкаруындагы «Авылкаем» җыры.