Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №6 (июнь)

08 июня 2023 «Сәхнә», 2023, №6 (июнь)

2 бит

СӘХНӘСЕЗ ЯШИ АЛМАДЫМ

Гөлүсә Сөнгатуллина

Яшь, талантлы җырчы Эльвира Мифтахова үзенең энергиясе, дәртле җырлары, кабатланмас образлары, үзенчәлекле башкару стиле белән бик күпләрне үзенә гашыйк итеп өлгерде. «БарсМедиа» компаниясе оештырган «Яңа йолдыз» проектында җиңү яулаган җырчы кыз бүген ниләр белән шөгыльләнә? Инженер-эколог белгечлеге белән Эльвира сәхнәгә юлны ничек тапкан? Иҗатта беренче булу аның өчен мөһимме? Бу хакта Эльвираның үзе белән сөйләштек.

 

6 бит

КӨЗГЕ КАЙТАВАЗ

Миләүшә Хәбетдинова

Күптән түгел Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә язучы, журналист, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы буенча премьера дөнья күрде. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев куйды.

 

10 бит

ДӨНЬЯ БОЗЫЛЫП БАРА

Гөлинә Шәйхи

Ул тирән фикерле, җитди һәм шул ук вакытта дөнья тәгәрмәчен әйләндерерлек чая да. Бүгенге әңгәмәм елар чакта да көлдерергә сәләтле кешеләрнең берсе булган талант иясе ‒ Әбри Хәбриев белән.

 

14 бит

БУЛМЫЙ, ДИМӘГЕЗ!

Зөлфия Гыйлметдинова

«Болгар радиосы»нда эшләгән елларымда мин бу бина яныннан, адымнарымны акрынайтып, сак кына, салмак кына уза идем. Ишегалдын күзәтәм, анда репетицияләрдән өзекләр кабатлап әрле-бирле йөренгән студентларга карап торам. Бинасын әйләнеп чыгам, җыр-моң ишетелеп торган тәрәзәләренә багам, анда бию хәрәкәтләрен кабатлаганда шәүләләре күренеп киткән укучыларны абайлап алам да, авыр сулап куям. Әллә минем чынга ашмаган хыялларым шулай йөртәме, әллә һәрдаим иҗади тормыш гөрләгән уку йортының гомуми мохите шулай тәэсир итәме. Кыскасы, мин актриса түгел ‒ журналист. Бу бинага укырга керү теләге ерак бала чак хыялларында калса да, мин бит биредәге тормыш хакында яза алам!

 

16 бит

ДАҺИЛЕКТӘ ‒ ГАДИЛЕК

Зилә Мөбәрәкшина

Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү, Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке ягыннан бизәлеше, Казан урамнары, табигать күренешләре... Бу рәсемнәрне көндәлек тормышта күп тапкырлар күргәнебез бар. Әмма аларны бер кеше ‒ рәссам-монументалист, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәрит Вәлиуллин ясаганын белмәгәнбез! Рәссамның иҗаты белән якыннан танышу максаты белән, аның остаханәсенә юл тоттым

 

20 бит

МИН ‒ ЯЛКАУ АКТРИСА

Илүсә Зәйнетдинова

Фирүзә Зинәтуллина. Исеме җисеменә туры килеп тора аның ‒  иннәтле таш сыман ул. Театр өчен дә, кино өчен дә бердәй кадерле актриса. Башкарган һәр роле йөрәге, күңеле аша туа. Ә йөрәктән чыккан ‒ йөрәккә барып тоташа. Шуңа күрә тамашачы да ярата үзен. Һәм бу мәхәббәт ‒ җаваплы!

 

24 бит

ЗАМАН. ТАРИХ. ХӘСИТӘ

Алсу Габдуллина

Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге 1938 елдан эшләп килә һәм республиканың барлык театрлары эшчәнлеген берләштерә. Театр әһелләре берлегенең әгъзалары рәтенә республикабызның 600 сәнгать әһеле ‒ актёрлар, режиссёрлар, театр менеджерлары, музыкантлар, театр педагоглары, тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар керә.

 

28 бит

ЗӘВЫК ҺӘМ ЧЫНЛЫК...

Алмаз Хәмзин

Әгәр дә җырчыларга бәя бирергә уйласагыз, үз-үзегезгә сорау бирегез ‒ кем халык күңелендә мәңге калачак? Ашыкмыйча, ныгытып үткән заман җыр сәнгатенә күз ташлагыз: анализлагыз һәм шунда бер төгәл фикергә килерсез... Дөрес, зәвык дигән аңлатма бар. Без үзебез дә төрлетөрле. Беребезгә бер нәрсә ошаса, икенчебезгә ул ошамаска да мөмкин. Әйтик, кием, мәсьәләсе...

 

32 бит

ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТМЕ ТЕАТР?

Мәликә Хәйрулла

Кеше сәнгатькә ни өчен мөрәҗәгать итә? Халәтенә туры килгән хисләрне кичерергәме? Үзен борчыган сорауларына җавап табаргамы? Әллә инде иҗат җимешен карап хозурланыргамы? Билгеле, һәркемнең үз максатлары бар. Әдәби әсәрләр һәм спектакль дә шул ук максатларга ирешү өчен хезмәт итәләр. Бер яктан караганда, алар берләшкәндә барысы да тагын да тәэсирлерәк, ышанычлырак булырга тиеш, ләкин, икенче яктан караганда, һәрвакытта да бу синтез уңышлы килеп чыкмаска да мөмкин. Мондый очракта тамашачы нинди мөнәсәбәттә калырга, үзе өчен нинди нәтиҗәләр ясарга тиеш соң? Бу сорауларга җавапларны бергәләп эзлик...

 

36 бит

БАЛАЛАР БЕЛӘН ЧЫН БУЛЫРГА КИРӘК

Рәфидә Галимҗанова

Гөлназ Гафурова дигәч, күзалдына затлы һәм зәвыклы киенгән, милли җанлы нәфис җырчы килеп баса. Аны шундый сыйфатлар белән тасвирлау һич арттыру булмас. Язмабызның бүгенге герое ‒ җырчы Гөлназ Гафурова белән иҗат юлы, Казан шәһәре филармониясе каршындагы балалар филармониясе ансамбле эшчәнлеге турында сөйләштек.

 

40 бит

ӘЛМӘНДӘР КАЙТТЫ

Алсу Габдуллина

10 нчы майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур залында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы мотивлары буенча «Татармультфильм» берләшмәсе студиясе тарафыннан әзерләнгән «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильмы тәкъдим ителде.

 

42 бит

АРТИСТКА ТӘНКЫЙТЬ КИРӘК

Зөлфия Гыйлметдинова

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Равил Гыйләҗев быел 50 яшьлек юбилеен каршы ала! Артистны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлап, аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

44 бит

КИЛӘЧӘКНЕ КАЙГЫРТЫП

Нурсибә Адиева

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 2023 елның 24-25 апрелендә Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестиваленең йомгаклау турын уздырды. Биредә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай, Сарман районнарыннан алты мәктәп театр коллективы чыгыш ясады.

 

46 бит

КАЗАН МЭРИЯСЕ МАТУРЛЫК ИЛЕНӘ СӘЯХӘТТӘ...

Зиннур Хөснияр

Ул көнне Казанда искиткеч матур бәйрәм булды. Ул көнне Казан мэриясе балалар өчен рух бәйрәм уздырды. Ул көнне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе үзенең сокландыргыч гамәлләр кылганына тагын бер кат инангандыр. Ул көнне Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Сәйяр» шәһәр фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы булды. Ул көнне мин тагын бер тапкыр: «Мондый талантлы балалары, иманлы яшьләре булганда татар беркайчан бетмәячәк!» дигән горурлык хисе белән яндым.

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Зәринә Хәсәншина башкаруындагы «Шәһәр белән авыл арасы» җыры.