Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №7 (июль)

13 июля 2023 «Сәхнә», 2023, №7 (июль)

2 бит

ТУТАШНЫҢ МӘХӘББӘТЕ ‒ СӘХНӘ

Дилбәр Булатова-Сөләйманова

Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрында Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Туташ» спектакле тәкъдим ителде.

 

6 бит

КҮҢЕЛЕ ТУЛЫ БИЗӘК

Зөлфия Гыйлметдинова

Бу очрашуны мин аеруча зур дулкынлану белән көттем. Әңгәмә билгеләнгән урын – остазның үзе яши торган йорты иде. Ә мин ишетеп беләм: монда аның остаханәсе урнашкан, диварлары гел бизәктә, эш өстәлендә исәпсезхисапсыз буяу тартмалары, киштәләрендә – меңәрләгән кул эшләре. Менә шушы хәзинәне барып үз күзләрем белән күрәсе килү теләге күптән яши иде, шуңа сөенеп риза булдым. Республикада аның кулы тимәгән бина калмагандыр. «Сәхнә FM» радиосәхифәсенең кунагы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай Дәүләт бүләге лауреаты, нәкышче, каллиграф-хаттат Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлев (Нәккаш).

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

БЕР КӨН ДӘ ҖИТӘ...

Нәбирә Гыйматдинова

Ике дистә ел элек мин аның турында: «Тәслимә Фәйзуллина-Хәләф белән теләсә кем дуслаша алмый, моның өчен ул күтәрелгән биеклекне чамаларга һәм үзең дә шул биеклектә торып калырга кирәктер», ‒ дип язган идем. Ул беркемгә дә охшамаган, һәм беркемне дә кабатламаган зат иде. «Иде» дип үткән заманда язулар авыр, бик авыр...

 

16 бит

ЯЗМЫШЫМНАН КАНӘГАТЬ

Зилә Мөбәрәкшина

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Клара Хәйретдинова быел юбилеен билгеләп үтә. Җырчы белән иҗат, опера һәм эстрада, тормыш һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

 

20 бит

ЗӨЛФИЯНЕҢ ТҮГӘРӘК БӘХЕТЕ

Рәфидә Галимҗанова

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева дигәч, бик күпләрнең күзалдына ул сәхнәдә тудырган образлар, кино аша танылган рольләре килеп баса. Ә кемнәрдер «Зө-Ләй-Лә» төркемен сагынып искә төшерә, ул иҗат иткән көйләрне хәтердә уйната. Менә шундый киң кырлы гаҗәеп шәхес ул Зөлфия Вәлиева! Аның белән сәгатьләр буе рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык...

 

24 бит

МИН ТАТАРСТАНЫМА КИРӘГРӘК!

Хәмидә Гарипова

ТРның Габдулла Тукай исемендәге филармониясенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, профессор Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсенә баргач, милли җанлы, хикмәтле шәхес ‒ талантлы чын татар ир-аты белән танышу насыйп булды. Чигүле бәрхет түбәтәйләр киеп, зал тулы тамашачыны сокландырып, милли көйләребезне йөрәкләргә үткәзеп, тәннәрне чемердәтерлек итеп, зур осталык белән башкарган джаз-оркестрның чыгышын тыңлаганда, бу иҗади коллективның аксакалы, тәҗрибәле остазы белән якыннан танышу уе күңелемә кереп оялады. Журналист кызыксынучанлыгы үзенекен итте: тәнәфестә сәхнә артына мендем. Уртача буйлы, ягымлы йөзле, җылы күз карашлы, тыныч-сабыр холыклы Рөстәм Ринат улының юбиляр ханымның ышанычлы гомер юлдашы, тәүфыйклы балалары ‒ Илдар белән Әдиләнең кайгыртучан әтисе, алтын алмалардай нурлы йөзле дүрт оныгының мәрхәмәтле, яраткан бабакае икәнлеген белгәч, якташым Лидия Алексеевна өчен ихластан сөендем.

 

28 бит

ӘЛИФБАСЫЗ ТЕЛ БУЛМЫЙ!

Зилә Фәйзуллина

Мин дөньяга ни өчен килгәнмен икән?.. Сезнең үзегезгә мондый сорау биргәнегез бармы? «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектаклен караганнан соң, татар әлифбасының авторлары тормыш юлы хәтердә калкып чыкты, фәлсәфи сораулар туа башлады. Мин үзем моның турында еш уйланам. Кызык кына җаваплар табыла. Мәгънәле тормыш кичерәсе килә бит. Кешелек тормышын булмаса да, бер-ике язмышны яхшы якка үзгәртү, күңел җылысын бирә алу ‒ үзе бәхет. Ниһаять, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында куелган «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектакленә барып, төрле яктан ишетелгән капма-каршы фикерләрне «тикшереп» кайтырга җай чыкты.

 

31 бит

ЧАКЛАР...

Рөстәм Галиев

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы, хәзерге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев үзенең гомер һәм иҗат юллары елларыннан истәлекләр тупланган «Чаклар...» китабын редакциябезгә былтыр ук бүләк иткән иде. Шул вакыт «Сәнгать әһелләре белән бәйле кызыклы истәлекләр күп анда, «Сәхнә»гә дә бастырыгыз», ‒ дип өстәде автор. Чыннан да, мондый хатирәләрне укыганда гүя шул чор кешеләре белән үзең күрешеп, бер сукмаклардан атлагандай буласың, шул чор мохитенә чумасың, әсирләнәсең... Ул тарихлар китап киштәсендә калырга тиеш түгел, сәхнә кешесенең урыны ‒ «Сәхнә»дә!

 

34 бит

«НӘҮРҮЗ» 2023

 

36 бит

СӘКЕ, КОЙМА, САНДЫК

Альбина Хөсәенова

Татар театр тарихында «Сүнгән йолдызлар» әсәре аерым урын алып тора. Тетрәндергеч фаҗигале вакыйгалар Салих Сәйдәшевнең үзәк өзгеч моңлы көйләре белән бик күпләрнең күңелен яулады. 1924 нче елда бөек драматург һәм режиссёр Кәрим ага Тинчурин аны тәүге тапкыр үзе сәхнәгә куя. Ә 1971 нче елда Камал театрында Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган данлыклы «Сүнгән йолдызлар»ны күпләр тарихи вакыйгага тиңли. Аннан 1999 нчы елда бөек мәхәббәт тарихын Р. Заһидуллин куйса, шул ук Тинчурин театрында 2013 нче елда Резедә Гарипова барлык гореф-гадәтләрен җиренә җиткереп сәхнәгә күтәрә. 2020 нче елда Фәрит Бикчәнтәев заманча сәхнә алымнары һәм режиссёр күзлегеннән үз фикерен чагылдырган «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тәкъдим итте.

 

39 бит

КАЗАХСТАН ‒ ҮЗБӘКСТАН АРАСЫ

Лилия Газизуллина

Буа дәүләт драма театры «БДБ илләренең А.А. Брянцев исемендәге халыкара театр фестивале» кысаларында Үзбәкстанның Академия рус драма театры сәхнәсендә Тимур Куловның «Шобага» («Жребий») спектаклен тәкъдим итте.

 

42 бит

МӘРТӘБӘЛЕ КИТАП

Фәридә Габидуллина

Татар драматургиясе һәм театры тарихында Туфан Миңнуллинның лаеклы урыны бар. Әдип вафатына 10 елдан артык вакыт үтсә дә, истәлек-хатирәләре, бай иҗат мирасы әдәби җәмәгатьчелек теленнән төшми. Шуңа да әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның «Туфан Миңнуллин драматургиясе» (2022, 252 б.) дип исемләнгән монографиясен зур дулкынлану белән кулга алдым, чөнки олы фәлсәфәче, милләтпәрвәр шәхеснең бай мирасы белән тагын бер танышу, иҗат серләренә төшенү мөмкинлеге ачылды. Монографиядә әдип иҗатын үсеш-үзгәреш этапларына бәйле бөтенлекле тикшерү максат итеп куела. Бу исә драматургның төрле чорда иҗат ителгән пьесаларын әлеге дәвер татар драматургиясендә барган әдәби-эстетик эзләнүләр яссылыгында өйрәнү, алып килгән яңалыгын, табышларын ачыклау мөмкинлеге бирә.

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Илнат Фәрхуллин башкаруындагы «Яшьлек язым» җырының минусовкасын куллана аласыз.