Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №8 (август)

09 августа 2023 «Сәхнә», 2023, №8 (август)

2 бит

БӘХЕТ ӨЧЕН КҮП КИРӘКМИ

Рәфидә Галимҗанова

Татар эстрадасы җырчысы, вокал буенча укытучы Айгөл Хәернасова үзенең тыйнаклыгы, моңлы тавышы белән күпләрдән аерылып тора. Аның репертуарында татар халык һәм ретро җырлар өстенлек итә. Бүгенге көндә ул Казанның 22 нче музыка балалар мәктәбендә индивидуаль рәвештә вокал дәресе бирә. Айгөл Хәернасова белән иҗат юлы, тамашачы зәвыгы, укытучы һөнәре турында сөйләштек.

 

6 бит

БУЛДЫКЛЫ ЕГЕТ

Әнәс Хәсәнов

Бүгенге сүзем гомеренең 50 елга якынын Казан Телевидениесендә сарыф иткән, йөзләрчә кызыклы тапшырулар авторы һәм алып баручысы, талантлы журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Фатыйх улы Сирматов хакында.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ҖИҢЕЛЕРГӘ ЯРАТМЫЙМ

Гөлназ Таипова

«Артист булмасам, мин иҗат, матурлык белән бәйле берәр эш табар идем, ‒ ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актёры Илфат Әскәров. ‒ Тимер эшләнмәләре, тәрәзә йөзлекләре ясар идем. Артист ‒ нечкә күңелле, хисле кеше. Аның фантазиясе көчле, ул юкка-барга сөенә белә, һавада оча торган хыялый зат. Мин дә хыялый, ләкин мин җиргә ябышкан кеше».

 

16 бит

ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР

Раил Садретдинов

К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры 89 нчы сезонын мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясе буенча куелган спектакль белән тәмамлады. Сәхнәгә куючы режиссёры ‒ Туфан Имаметдинов. Сезон ябылу алдыннан нибары бер көн генә күрсәтеп калсалар да, спектакль театраль вакыйгага әверелде. Тамашачылар Тинчурин театрын яңа яктан ачты, тагын бер кат актёрларының талантына сокланды.

 

20 бит

АҺӘҢ

Зиннур Хөснияр

Аһәң булмау аркасында дәүләтләр юкка чыккан! Нәкъ шул сәбәпле дөньяда күп халыклар тарих чоңгылларында эрегән, эзсез югалган! Аһәңсезлек Җирдә зур сугыш-орышлар китереп чыгарган!.. Аһәңне югалтмаулары аркасында, басып алучының чабатасы астында изелгән милләтләр, яңа сулыш белән янәдән башка калкыткан һәм үзенең аерым дәүләте нигезенә асыл ташлар сала алган! Барысына да шул аһәң сәбәпче икән... Аһәң ул ‒ гармония. Ул илаһи тәңгәллек. Ходай яралткан адәми затларның табигать бишеге белән тәңгәллеге.

 

24 бит

ХАЛЫКЧАН ҖЫРЧЫ

Зилә Мөбәрәкшина

Быел Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Россия һәм «Интеррекорд» рекордсмены Мирсәет Сөнгатуллин үзенең гомер бәйрәмен ‒ 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Артист бүгенге көндә ни белән мәшгуль? «Сәхнә» журналы редакциясенә ул яңалыклары турында сөйләде.

 

28 бит

МИҢА «БИШЛЕ» КИРӘКМИ

Зөлфия Гыйлметдинова

Казанның Попов урамында, агачларга төренеп утырган күпкатлы йортларның берсендәге чормада искитәрлек сәнгать әсәрләре туа, дисәләр, ышанмас идем. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев әңгәмәгә нәкъ шушы чормалы йортка чакырды. Менсәм ни күрим: биш катлы йортның иң өске ‒ мансард өлешендә берничә рәссамның остаханәсе урнашкан, идәннән түшәмгә кадәр картиналар тезелеп киткән. Алар монда шундый күп ‒ матурлыктан күзләр камаша. Кайвакыт мондый сәнгать әсәрләренең кысан бүлмә диварына сыймый тузан җыеп ятуы өчен борчылып та куясың. Әмма әңгәмәдәшем тормыш мәгънәсен, яшәү рәхәтен башкада күрә булып чыкты. Аның киңәшләрен күңел дәфтәренә мин дә теркәп куйдым.

 

31 бит

МӘДӘНИЯТ МАЯГЫ

Лилия Хәмидуллина

«Матур кеше» төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер бу сүзләрдә кешенең тышкы төс-кыяфәтендәге чибәрлекне, ә кемдер ‒ кешенең кылган гамәлләрен күз алдында тота. Тормышта төс кыяфәте белән дә, эшләгән гамәлләре белән дә, эчке дөньясы белән дә матур шәхесләр була. Шундыйлардан берсе дип, Биектау районы мәдәният йортында 2002 нче елдан бирле хезмәт куючы Ризәлә Фәлвәт кызы Уткузованы атарга була. Егерме елдан артык үзенең көндәлек тормышын, яшәешен мәдәнияткә һәм халыкка бәйрәм оештырып, район кешесен бераз мәшәкатьтән арындыруга багышлаган бу шәхес турында озак итеп сөйләргә була.

 

34 бит

АКЧАҢ БУЛСА, СИН ‒ ҖЫРЧЫ

Гөлинә Шәйхи

Илназар бүгенге татар эстрадасында үзгә бер тавышы һәм көчле темпераменты белән аерылып торучы авторбашкаручыларның берсе. Таланты белән бергә үрелеп барган туры сүзлелеге, үҗәтлеге аны ничә елдан соң кабат сәхнәгә кайтарды.

 

38 бит

БӨТЕН НӘРСӘ СИНЕ ХӘТЕРЛӘТӘ...

Алмаз Хәмзин

Вафирә Гыйззәтуллина турында матбугатта шактый саллы мәкаләләр, истәлекләр басылгалап килде инде. Телевидение тарафыннан да байтак тапшырулар күрсәтелде сыман элегрәк. Әйе, заманында эстрадабызны шактый яңарткан, милли үзенчәлегебезне сокландыргыч югарылыкта саклаган, бизәгән, гүзәллеге, чибәрлеге, кыюлыгы белән шаккаттырган милләтпәрвәр җан бит ул. Җырлаган җырларының эчтәлегенә генә карасаң, репертуарына гына да күз салсаң ‒ тирән мәгънә тоясың ‒ шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлыйсың. Хәзер, капылт кына уйласаң да, Вафирәләр юклыгына төшенәсең. Боларны аның белән эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, фикердәшләре, хәтта көндәшләре дә белә торгандыр һәм дә аны яраткан халкы чамалыйдыр...

 

42 бит

ОЛЫЛАР ӨЧЕН ӘКИЯТ

Раил Садретдинов

Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 105 нче сезонын тәмамлады. Бу көнне тамашачыларга Әхмәт Фәйзи әсәре буенча куелган «Акчарлаклар» спектакле тәкъдим ителде. Аны сәхнәгә театрның баш режиссёры ‒ Рамил Фазлыев куйган. Инсценировка авторы ‒ Альберт Шакиров. Музыканы Марат Әхмәтшин язган. Театр директоры Ленур Зәйнуллин әйтүенчә, театр алдында һәр сезонда бер классик әсәрне сәхнәгә алып менү бурычы тора. Бу юлы мондый бәхет актуальлеген югалту сәбәпле шактый еллар куелмыйча яткан, Әхмәт Фәйзи тарафыннан иҗат ителгән «Акчарлаклар» музыкаль комедиясенә елмайган

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Илшат Сафин башкаруындагы «Яшик әле» җырының минусовкасын куллана аласыз.