Логотип
Архив Материалов

Актер буласың килсә

Курс җитәкчесе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры, ТР театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев. Актёрлар өчен уку дәвамлылыгы – 4, режиссёрлар өчен 5 ел тәшки...

Курс җитәкчесе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры, ТР театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев. Актёрлар өчен уку дәвамлылыгы – 4, режиссёрлар өчен 5 ел тәшкил итә.

Укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар 15 июньнән 5 июльгә кадәр кабул ителәчәк. Абитуриентларның татар телен белүе мәҗбүри.

Марттан башлап Г.Камал театрында һәр якшәмбе көндезге 11дән башлап 13 сәгатькә кадәр укырга керергә теләүчеләр өчен консультацияләр үткәрелә. Тулырак мәгълүмат алу өчен Г.Камал театрына яисә мәдәният һәм сәнгать университетына мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк