Логотип
Хәбәрләр

«Минем туганны белеп әти посылка салган...»

Татарстанның халык артисты Мингол Галиевның сугыш кырларында ятып калган әтисе турында истәлекләре...

Кечкенәдән әнинең мөнәҗәтләрен тыңлап үскәнмен мин. Гомерем буе алган белемемне тапшыру өчен үземнең дәвамчыларымны табасым килә. Ни өчен дисәгез, тумышым да минем шундый шартларда булган. Сугыш башланганда әти Балахово шахталарында булган, ул вакытта авылдан шахталарга җибәргәннәр. Кая барсаң да бөтен җирдә авыр эшләрдә эшләгәннәр. 24 июньдә сугыш башланганда әти шунда калган. Минем туганны белеп, минем өчен посылка салган булган ул. Кайберәүләр кайта алган, әти кайтмыйм, барыбер юлдан армиягә алачаклар, дип калган. 41 елның ноябрь айларында аны хәбәрсез югалды дип әйткәннәр, соңыннан инде һәлак булуы турында әйтелә. Чөнки ул вакытта Мәскәүне саклау өчен бөтен көч куелган. Салкын кыш вакытында бик күп кешеләр кар араларында калган. Ә мин сугыш башланган урак өстендә августның 27сендә дөньяга килгәнмен. Әниемнең беренче баласына 9 яшь тулмаган, ә мин бишенче бала булып 7 айдан кыр шартларында туганмын...

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк