Логотип
Архив Материалов

Актер буласың килсә

Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә яңа татар актерлык-режиссерлык курсына июль аенда кабул итү имтиханнары узган иде. Аларның нәтиҗәләре буенча, бу курска тагын өстәмә рәвештә ир-егетләр кабул и...



Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә яңа татар актерлык-режиссерлык курсына июль аенда кабул итү имтиханнары узган иде. Аларның нәтиҗәләре буенча, бу курска тагын өстәмә рәвештә ир-егетләр кабул ителәчәк.

Кабул итү имтиханнары 27-нче һәм 28-нче августта була. Гаризаларны 15-нче августтан 17-сенә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясенә тапшырырга кирәк.

Бикчәнтәевнең яңа актерлык-режиссерлык курсына кабул итү имтиханнары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: рус теле, рус әдәбияты, әңгәмә һәм актер осталыгы (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек; җыр, бию, музыкаль әсәр башкару). Моннан тыш, “Драма режиссеры” юнәлеше буенча укырга җыенучы абитуриентлар, “Практик режиссура”дан өстәмә имтихан да тапшырырга тиеш .

Кабул итү шартлары һәм әзерлек өчен кирәк булган әдәбият исемлеге белән Камал театры сайтында танышырга мөмкин. Өстәмә мәгълүматны 277-59-17, 277-05-54 телефоннары аша Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кабул итү комиссиясеннән алырга була. Барлык абитуриентларга да татар телен белү мәҗбүри.

 

Мәгълүмат Камал театры сайтыннан алынды: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк