Логотип
Архив Материалов

Алар уйнап йөрми - уйнаттыра!

Фәрит Бикчәнтәев мастер-классларында катнашкан, эскизлар куеп караган сигез яшь өйрәнчек режиссерның эшләрен бәяләп, жюри дүрт җиңүчене билгеләде. Нәтиҗәдә, спектакль кую өчен 30 мең сум премиягә...

Фәрит Бикчәнтәев мастер-классларында катнашкан, эскизлар куеп караган сигез яшь өйрәнчек режиссерның эшләрен бәяләп, жюри дүрт җиңүчене билгеләде. Нәтиҗәдә, спектакль кую өчен 30 мең сум премиягә Казан театр училищесының чыгарылыш курсы студенты Айдар Җаббаров, «Һөнәр» фестивале аша тамашачыларга яхшы таныш Юлия Захарова һәм Әлмәт театры актрисасы, шулай ук үзен режиссурада сынап карарга өлгергән Нәфисә Исмәгыйлева лаек булды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап (Рәшит Заһидуллин курсы), бүген РАТИ-ГИТИСта белем алучы Регина Саттарова спектакль кую өчен 60 мең сум белән бүләкләнде.

Хәзер җиңүчеләр «Мин яратам сине, Казан!» темасы белән берләштерелгән спектакльләрен тәмамлап бетерү эше белән мәшгуль. Спектакльләрне июньдә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тамаша кылып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк