Логотип
Архив Материалов

Александр Калягин: «Театрларда драматургия кытлыгы бар...»

Май аенда Казанга «Нәүрүз» фестивалендә катнашу өчен Россия театр әһелләре берлеге рәисе, СССРның дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты Александр калягин килгән иде. Фестиваль, театр...

Май аенда Казанга «Нәүрүз» фестивалендә катнашу өчен Россия театр әһелләре берлеге рәисе, СССРның дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты Александр калягин килгән иде. Фестиваль, театр сәнгате турындагы кайбер фикерләрен ул безнең белән дә уртаклашты.

– Александр Александрович, «Нәүрүз» фестивалендә ниләр күрергә телисез?

– Һәр фестиваль – ул үзенә күрә яңалык. Театрлар һәммәсе дә үз мәдәниятләрен алга сөрәләр, димәк, бер-берсенең традицияләре, сәнгать алымнары белән таныша алалар. Театр сәнгате өлкәсендә әледән-әле үзгәрешләр, кайбер арттырып җибәрүләр булып тора. мин үзем моны афәт түгел, ә гадәти күренеш дип саныйм. Традицияләре нык булган театрлар һәр очракта да үзләренең милли чалымнарын, милли йөзләрен саклап кала алачак. Фестивальдә мин нәкъ әнә шундый – миллилекне яңалык белән бәйләп эшли белгән театрлар белән очрашырга теләр идем.

– Татарстан театр әһелләре берлеге белән бәйләнешләрегез ни дәрәҗәдә?

– Без бик тыгыз элемтәдә торабыз. Татарстанлыларның һәр шатлыгы – безнең өчен дә шатлык, кайгыларны гел уртаклашып яшибез. ләкин республика президенты белән шәхси очрашуда гына чишеп булырдай проблемаларыбыз да бар. Минтимер Шәрипович Шәймиев, минем уйлавымча, Россиянең иң бөек кешеләренең берсе. ул сәнгатьне бик яхшы аңлый, театрларга бик игътибарлы. мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң казан өченче театр мәркәзе булып санала. Монда театр сәнгатенә гашыйк тамашачы яши. Шунлыктан россиянең һәм башка илләрнең театрлары бирегә гастрольләргә килергә атлыгып торалар.

– Александр Александрович, Театр әһелләре берлегенә рәис итеп куелган мәлдә Сез сәнгать белән шөгыльләнүе кыенлашудан зарланган идегез. бүгенге көндә кайсы ролегез зуррак – түрәлекме, сәнгатькәрлекме?

– Дөресен әйткәндә, ул ике роль берсе белән берсе аерылмас булып үрелгәннәр. Түрәлек иҗатка бөтенләй комачауламый дию дөрес үк булмас, билгеле. Ләкин, ышаныгыз миңа, «корбаннар» бик зур түгел. Россия Театр әһелләре берлегендә бик эшлекле, иҗади атмосфера хөкем сөрә. иң мөһиме – минем командам, ышанычлы коллегаларым бар.

– Театрларның күбесе драматургия җитмәүдән зарлана. Проблема чынлап та бармы, әллә бу буш зармы?

– Драматургия өлкәсендә бушлык, чынлап та, бар. бу зур бәла. Чит ил авторларының шәп әсәрләре бар, билгеле, ләкин үзебезнекеләр россия проблемаларын ныграк ача алырлар иде. Драматургия кытлыгыннан безне бүген бары тик классикага йөз тоту гына коткара ала.

– Күп актерлар үзләрен бер-ике роль аша белгән тамашачыларга үпкәлиләр. Сезне дә шундый үпкә эзәрлекләмиме?

– Меңләгән роль уйнасаң да, тамашачы күңеленә барыбер бер-ике ролең белән кереп каласың. Моңа үпкәләргә һич ярамый. Йөздән артык роль уйнаган бөек рус актеры михаил Чеховны без, иң беренче чиратта, Хлестаков итеп күз алдына китерәбез бит. Ләкин бу аның башка рольләре начар уйналган дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк