Логотип
Архив Материалов

Анна Гөлишәмбәрова: «Начар музыка булмый, начар башкаручылар гына бар»

Тамашачы аларның Татарстан дəүлəт җыр һəм бию ансамбле белəн бергə Радик Сəлимовның «Җиде энҗе» мюзиклын башкаруын хəтерлидер. Татар дəүлəт филармониясенең джаз-оркестры белəн бергə Американың супер...

Тамашачы аларның Татарстан дəүлəт җыр һəм бию ансамбле белəн бергə Радик Сəлимовның «Җиде энҗе» мюзиклын башкаруын хəтерлидер. Татар дəүлəт филармониясенең джаз-оркестры белəн бергə Американың суперйолдызы, джаз җырчысы Джейми Девис концертында уйнауларын да яратып калгандыр. Яңа гына Казан дəүлəт консерваториясе белəн бергə опера чыгардылар. Хөкүмəт концертларындагы зəвыклы чыгышлар да – аларныкы. Зур концертлар залындагы абонемент концертлары да аншлаг белəн үтə. Сүзем – моннан ун ел элек Софья Гобəйдуллинаның Заманча музыка үзəгендə оешкан «Яңа музыка» оркестры турында.

Таныш булыгыз – «Яңа музыка» оркестры дирижёры Анна Гөлишəмбəрова. Əнə, ул «тылсымлы таягы» белəн музыкантлары каршында басып тора. Кул хəрəкəтлəренə буйсынып, көй дулкынына кушылып, затлы озын күлмəге өстеннəн ябылган үтə күренмəле япмасы да канаттай җилфердəп куя. Залга көй агыла…

 

– Анна, заманында Фуат Мансуров, Сезне журналистларга тəкъдим итеп, үзегезгə матур килəчəк юраган иде. Ни өчен нəкъ менə сезне сайлады икəн ул?

– Оркестрыбызда аның укучылары да, симфоник оркестрда бергə эшлəгəн музыкантлар да бар. Барыбыз да аны сагынабыз. Бервакыт Консерваториягə килдем дə, каршысына басып дирижёрлык итə башладым. Бик гаҗəплəнгəн иде ул. Баштарак: «Тавык кош түгел, хатын-кыз дирижер түгел», – дип каршыласа да, соңрак ассистенты итеп алды. Аның гастрольлəр графигы бик тыгыз булганга, мин алданрак барып оркестрны əзерли тора идем. Шулай итеп əкренлəп оркестрлар белəн таныштым, тəҗрибə тупладым. Ул оста– Оркестрыбызда аның укучылары да, симфоник оркестрда бергə эшлəгəн музыкантлар да бар. Барыбыз да аны сагынабыз. Бервакыт Консерваториягə килдем дə, каршысына басып дирижёрлык итə башладым. Бик гаҗəплəнгəн иде ул. Баштарак: «Тавык кош түгел, хатын-кыз дирижер түгел», – дип каршыласа да, соңрак ассистенты итеп алды. Аның гастрольлəр графигы бик тыгыз булганга, мин алданрак барып оркестрны əзерли тора идем. Шулай итеп əкренлəп оркестрлар белəн таныштым, тəҗрибə тупладым. Ул остазым, укытучым иде… Ә менә ничек ышаныч тудыра алуым турында аның үзеннән сорыйсы иде дә бит… Бәлки үземне ул киңәш иткәнчә тотканмындыр, бәлки… белмим…

– Быел Фуат Мансуровның тууына 85 ел тулу уңаеннан остазыгызны искә төшерик әле. Бигрәк тә нинди киңәшләре хәтерегезгә уелып калды?

– Чын укытучы иде. Ул безне яшәргә өйрәтте. Дирижёр бит ул үзеңнекен көчләп тагу кебек. Аның өчен музыкада гына түгел, бөтен яктан авторитет булырга кирәк. Фуат Шакирович баш миенә күнегү буларак, шигырьләр ятларга, чит телләр өйрәнергә куша иде. Үзе дә без хәлдән таеп репетицияләрдән өйгә кайтып киткәндә, бик күп телләр белсә дә, испан, итальян телләрен өйрәнергә утыра иде. Арымады. Бәлки, арганын сиздермәгәндер.

– Анна, оркестрыгыз шулай аталганга сорыйм: нәрсә ул яңа музыка?

– Оркестр София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә барлыкка килде. Шуңа күрә юнәлешебез дә яңа музыка булырга тиеш иде. Ягъни, заманча музыка. Әмма тамашачының бездән төрле музыка көткәнен күреп, исемебезне «тирәнәйтеп», яңа музыка, ягъни, музыканың яңа «укылышы» дип тәкъдим иттек. Үзегез дә күрәсез: яңа коллективлар белән берлектә яңа проектларыбыз туа. Димәк, бу яктан да без – яңа.

– Ә музыкант буларак, скрипкагызга вакыт каламы?

– Егерме ел шөгыльләнгән скрипкамны ташлый алмыйм. Безнең оркестр базасында «Яңа музыка» исемле кыллы квартетыбыз бар. Мин аның «беренче скрипкасы». Скрипкама кагылганда, язмышым – скрипка, дип уйлыйм. Дирижёр таякчыгы алгач, «бу язмышым» дим.

– Мин Зур Концертлар залына, сезнең «Брависсимо» абонемент концертларына йөрергә яратам…

– Ул зур уңыш белән икенче ел рәттән бара. Концертларның режиссёры – Татарстанның халык артисты Светлана Захарова. Абонемент концертларының беренчесе быел Россиядә Германия елына багышланган иде, икенчесе Фуат Мансуров хөрмәтенә, өченчесе белән Сергей Рахманиновны искә алачакбыз. Февральдәге һәм марттагы концертларга да билетлар сатылып беткән.

– Соравымның дәвамы буларак, тамашачыгыз турында белешермен дигән идем. Концертларыгызда өлкән буын интеллигенцияне һәм яшьләрне күрәм, ә яшьтәшләрем – урта буын юк. Җитди музыка безнең буынны югалтты дип аңларгамы, әллә аларның эш белән мәшгуль булып, вакытлары гына юкмы икән?

– Бу аерым зур тема. Алар, чыннан да, югалды. Бәлки, саклап калу өчен без дә нидер эшләп җиткермәгәнбездер. Бәлки, илнең икътисади хәле шул хәлгә җиткергәндер. Алар тормыш башлаганда илдә музыка кайгысы түгел иде шул. Ә бәлки, без урта буынга кызыклы продукт чыгармыйбыздыр?.. Әмма аларны читтә калдырырга ярамый, алар бүгенге яшь буынны тәрбияләүчеләр. Хәзер беренче чиратта яшь буынны югалтмаска кирәк – анысы тагын да әһәмиятлерәктер. Анысын да ычкындырсак, тагын да куркынычрак булачак.

– Татар эстрадасына мөнәсәбәтегезне ишетәсем килә, чөнки берничә ел элек «Татар җыры» фестивалендә «Яңа музыка» оркестры да катнашуын хәтерлим.

– Биредә халык сәнгате зур үсештә: кеше чын күңелдән җырларга омтыла. Татарстанда бу милли программа югарылыгына куелган: конкурслар күп, татар эстрадасының дәрәҗәсе шактый югары. Россиянең башка шәһәрләрендә мондый зур омтылыш сизелми. Татар эстрадасына чит илдә нинди мөнәсәбәттер – анысын фаразлый алмыйм. Миңа калса, татар эстрадасының үзенә бу әһәмиятле дә түгел. Чөнки аның тыңлаучысы шушы җирдә. Татар эстрадасы чыгарган товарның кулланучысы үзебездә.

– Игътибар итсәгез, алда әйтелгән урта буын шушы эстрада залларына күчеп бетте бит. Димәк, җитди музыка тамашачысын эстрада файдасына югалтты…

– Шулай булып чыга, күрәсең. Бәлки безнең үзебезгә алар янына килергәдер… Миңа калса, начар музыка булмый, начар башкаручылар гына бар…

– Анна, сезне оркестрыгызның беренче юбилее белән котлыйм. Репертуарында милли көйләребезгә дә зур урын тапкан коллективка зур уңышлар телим. 

 

«Сәхнә», 2012, №1 (гыйнвар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк