Логотип
Архив Материалов

Асылташлар сырлыйм, асылташлар...

Ашыккан түгел, боерган җитә Клара Хәйретдинова иркен кухнясында ары-бире тулгана. Хәрәкәтләре ипле генә, салмак кына кебек. Ә үзе шул арада җемелдәтеп токмач кисеп өлгерде, яңа рецепт белән тоз...

Ашыккан түгел, боерган җитә

Клара Хәйретдинова иркен кухнясында ары-бире тулгана. Хәрәкәтләре ипле генә, салмак кына кебек. Ә үзе шул арада җемелдәтеп токмач кисеп өлгерде, яңа рецепт белән тозлаган кәбестәсен китереп куйды – кыскасы, табын тезде.

Мин, әлбәттә, хуҗаның уңганлыгын мактап алам. Клара Әкрам кызы, көлемсерәп куйды да, сүз арасында гына: «Мин әле Өнсәдә, элеккеге алма бакчасы янында гына өй җиткереп киләм. Туганнар бик аптырый инде. Янәсе, рәхәтен күрә алырмын микән, дип шикләнәләр. Нәрсә мин, кул кушырып, картайганымны көтеп ятарга тиеш микәнни? Өлгерәм мин. Машинага да ике ел элек кенә утырдым. Миңа бөтен нәрсә соңлап килә».

Шулай икән шул. Бәләкәй Клара дөньяга ашыгып туса да, адәм баласы мәҗбүри кылырга тиешле гамәлләргә соңлабрак керешә. Әйтик, мәктәпкә сигез яшьтән генә бара. Мәктәп эше, җәмәгать эше, партия йомышы дип янып яшәгән әнисе белән авылдан авылга йөреп укый кыз. Әллә аның моңа исе киткән дисезме?

Өнсәдә, Рәстә, Дөбъязда укыганда да башкалардан аерылып тора белгән талантлы кызны «Артек»ка юллама белән бүләклиләр. Әмма табиблар, юк сәбәпне бар итеп, юлны ябалар. И елый бала, и елый. Күрәчәк ул диңгезне, барыбер күрәчәк! Күрә дә. Евпатория тирәсендә яшәүче туганнары янына китеп, Мамай дигән авылда, кабаттан алтынчы сыйныфта укып, бер ел диңгез һавасын туйганчы сулап кайта. Шулай итеп, мәктәпне яшьтәшләреннән ике елга соңга калып төгәлли.

Мәктәп йолдызы булып йөргән кызның башында сәхнә йолдызы булу кайгысы юк әле. Әнисе кебек укытучы булыр. Шул бик җиткән. Педагогика институтының филфагына барып керә Клара. Институтның хорына йөри. Уку болай күңелле генә бара. Соңыннан Зиннур Нурмөхәммәтов хатыны булачак Таня бер көнне институтка белдерү алып килмәсә, шулай ипле генә укып чыгып, соңыннан ипле генә укытып йөргән булыр иде әле. Мәскәүдәге Эстрада студиясенә студентлар җыялар икән! Зиннурлар, Риммалар, Нәзифәләр белән җыйнаулашып юлга кузгалалар. Ә яшь бара бит!

Эстрада студиясе аша Казан дәүләт консерваториясенә килеп кергәннең соңында да җиде ел укырга туры киләчәк аңа. Махсус музыка мәктәпләре аша узмаган студентлар әзерлек бүлеге аша үтәргә тиеш дип санала.

Аның каруы, атаклы профессор Валентина Лазько классына эләгә. Хәер, кызны әзерлексез дию дөрес тә булмас. Мәскәүдә Эстрада студиясендә укыган вакытта ук әле алар, Римма Ибраһимова белән, чикләвек кәшәнкәсе кебек берләшеп, концертларда җырлап йөриләр. Аңа кадәр татар эстрадасында кызлар дуэты юк та иде бугай әле. Актерлар йортында оешкан «Ядкарь» дигән берлек уздырган бер генә кичә дә алардан башка узмый иде. Соңыннан берничә СD-дискларга кергән җырларны тамашачы шул елларда ук яратып өлгергән иде. «Мәк чәчәге», «Бер тауда ун чишмә», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Бормалы су»... Клара Хәйретдинова иҗатын фәкать эстрада жанры белән генә чикләсә дә, халык арасында гаять танылган җырчы булып хәтердә калыр иде. Ә безнең хәтер аны опера җырчысы итеп ятлаган.

Сабыр төбе...

– Консерваториядән соң Филармониягә килдем мин. Лекторий төркеменә билгеләделәр. Лекторий концертларында мине иң азакка калдыралар. Димәк, минем ашыгырга яратмавымны анда да белеп алганнар.

Клара Хәйретдинова исә, барыбер, барысына да өлгерә. Лекторийда йөргән арада Опера һәм балет театрына барып үзен тыңлатып карый. Театрның ул вакыттагы баш режиссеры Нияз Даутов «Чио-Чио- сан»дагы  Клараны, аның искиткеч яңгырашлы драматик сопраносын бик ошата. Даутов кызны: «Алам!» – дип озата. Ләкин «Алдыртмаска!» дип йөрүчеләр дә булган икән. Театрның татар мохитеннән читләшә башлаган еллары инде бу. Алай да театрга яңа килгән директор аны, бер ел сынау вакыты белән, труппага кабул итәргә ризалаша. «Сынау вакыты» дигәннәре 26 елга сузылырын кем белгән бит. Ә бит Клара Опера театры артисты дигән олы дәрәҗә өчен ай-һай кыйммәт түләгән иде. Аз да түгел, күп тә түгел, ана бәхете, хатын-кыз бәхете иде аның бәясе! – Театрда сопранолар тулып ята. «Отелло»да бер Хәйдәргә биш Дездемона чират тора идек. Мине, вакытлыча алынган җырчыны, әлбәттә, дүртенчегә, бишенчегә куялар. Мин бервакытта да көйсезләнә, һавалана белмәдем. Бөтен партияләрне дә әйбәтләп өйрәнеп куя торган идем. Прималар авырып китә икән, менә бит – мин бар! Шулай еш кына тиешле кичтә сәхнәгә чыгарга әзер торган иң кирәкле артист булып мин генә калган чаклар һаман ешая башлады. «Алтынчәч»тә Каракаш һаман да Клараныкы инде.

Рәхилә Мифтаховалар артыннан өченче-дүртенче итеп кенә куелган Клара Хәйретдинова шушы партия аша бөтенләй бүтән түгәрәккә килеп керә. Җырчының Купавасын тыңлаган импресарио аны Төркия Милли опера театрында Дж.Вердиның «Аида» операсында төп партияне җырларга чакыра. Мәшһүр Галина Вишневская үзе өчен иҗатының иң югары ноктасы дип санаган Аида бит ул! Чыннан да онытылмаслык вакыйга була бу – Әнкарада узган Бөтендөнья опера фестивалендә җырлау. «Бернинди репетициясез бит әле! Кызык спектакль булды ул – төрек хоры – төрекчә, Радомес – французча, мин русча җырладык. Хәзер булса, мөгаен, итальянча җырлар идем».

Чыннан да кызык бит. Килеп тыңлаган белгечләр байтак партияләрне труппаның Клара Хәйретдинова атлы җырчысы отышлырак, аһәңлерәк җырлавын, аның сопраносының тембры баерак булуын әйтеп торалар. Иркә прималар назлы гына елмаеп: «Аның тавышы бай булса да, төп партияләрдә без бит әле», – диешәләр. Булса ни, Клара Хәйретдинова, барыбер, бөтен репертуарны – «Князь Игорь»дагы (А.Бородин) Ярославнаны да, «Русалка»дагы (А.Даргомыжский) Наташаны да, «Пиковая дама»дагы (П.Чайковский) Лизаны да, «Богема»дагы (Дж.Пуччини) Мюзеттаны да, «Демон»дагы (А.Рубинштейн) Тамараны да,  «Тоска»дагы (Дж.Пуччини) Тосканы да өйрәнеп куйган. Аның репертуарында әле татар композиторларының сандыкка салынган операларыннан да арияләр байтак. Ә.Бакировның «Тукай» операсында Зәйтүнә белән Мәрьям, Х.Вәлиуллинның «Самат»ыннан Әлфия, Җ.Фәйзинең «Идел буенда»сыннан Рәмзия арияләрен, концертларда даими җырлап, татар композиторларын халык күңеленнән җуйдырмау өчен зур хезмәт куйган җырчы да ул! Дәрәҗәсе күптән инде халык арасында зурдан. Ә  ул – тыйнаклык иясе – хуҗа кызлары балга киткәндә мич алдында кайнашып калган үги кыз кебек, үз сәгатен көтә. Язмышыңа тиешле көмеш бер көн килеп, барыбер учка керәчәк! Венециянең «Ла Фениче» теат рында алты көн рәттән «Борис Годунов» спектаклендә җырлап кайту татар опера җырчыларының берсенә дә елмаймаган бәхет ләбаса! Югыйсә, Италиядә куелачак спектакльгә җырчыларны Мәскәүгә бөтен илдән җыеп,  бик күп тавышлар арасыннан сайлап алалар. Клара үз чиратын үткәрә дә, Казанга кайтып та китә. Кызның атлас кебек тыгыз, шома тавышын ишеткән импресариога фәкать ул гына – исеме үк итальяннарга кадерле яңгырашлы Клара гына кирәк. «Табыгыз миңа Санта Клараны!» – дип ду куптара ул. Шулай итеп, Клараның учына дәрәҗәле сәхнәдә җырлау, әкияти гүзәл Венецияне күрү, Неаполитан култыгының яр буенда йөрү көмеше төшә.

Инде хәзер театрның «вакытлы җырчысын» күрмәмешкә салышу мөмкин түгелдер кебек. Берәм-берәм мактаулы исемнәр дә килә анысы. Инде менә «Россиянең атказанган җырчысы» дигән исем дә кайтты. Эстрада җырлары, халык җырлары, опералардан арияләр тупланган җыр дисклары да чыга тора, аны яраткан халыкны сөендергән бенефис кичәләре дә уза. Тамашачыны һәм сәнгать белгечләрен – Деринг җитәкчелегендәге кинематография оркестрыннан башлап Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестрына кадәр – төрле оркестрларга кушылып җырлый алу осталыгы белән дә сокландыра ул.

Тик театр ишекләре генә татар опера җырчыларының аякларын кысканнан кыса бара. Җырчылар арасында рәнҗеш, үпкә, чарасызлык дәвере башлана. Кемдер рольсез йөрергә риза, кемдер китә, кемдер үткәндәге уңышларын сагынып яши. Клара ни эшләсен икән?

Ювелир

Клара Хәйретдинова остазлык юлын сайлый. Татар җыр сәнгатенең бәхетенә, дип тә өстәп  куйыйк. Инде менә унбиш еллап Казан дәүләт консерваториясендә доцент ул. Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә дә җигелеп эшли. Һәртөрле фестиваль-конкурсларда урын яулаган яшь җырчыларның һаман-һаман Клара Хәйретдинова шәкертләре булып чыгуына колак ияләште инде. – Төп эш урыным – Казан консерваториясенең вокал кафедрасы. Студентларны «Сандугач керде күңелгә», «Сандугач сайрар илем» кебек конкурс-фестивальләрдә күзләп кайтабыз да, аннары аларны Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс-фестивальләрдә күренеп калырлык итеп шомартып тәрбиялибез. Җырчы, алтын бөртеге кебек күп хезмәт куеп, бик күп ком юып табыла торган хәзинә ул. Минем андый мактанычларым – алтын бөртекләрем байтак. Авылдан нота белмичә килгән малай-кызлардан милләт куанычы булырдай асылташлар сырлап утырабыз. Айгөл Хәйри үзе генә дә ни тора. Рөстәм Яхин конкурсында гран-при яулаган Артур Исламовны быел Опера театрына алдылар. Аршак Алтунян, Илүсә Хуҗина, Резеда  Шакирова Рәшит Ваһапов исемендәге яшь талантлар фестивалендә урыннар яулаган иделәр.

Әһә! Клара Хәйретдинова ювелир икән хәзер. Студентларның кайберләре нота гына түгел, телне дә белми килеп керәләр Клара Әкрам кызы янына. Кытайдан килеп укучы кызларны әйтүем. Менә аларны үз сәнгатеңә ничек өйрәтмәк кирәк. Әлеге дә баягы: «Минемчә эшлә!» принцибы, ягъни үрнәк йогынтысы көчендә кала. Аның студентлары Клара Хәйретдинова үз иҗат дәверендә дистәләгән концертларда чарлаган репертуарны, тамаклары аша үткәреп, осталык серләренә өйрәнәләр.

– Фан-Лин-Лин музыка серләрен кул ишарәләре ярдәмендә өйрәнә башлаган иде. Бер дәрестә бик озак изаландым мин моның белән. Икебез дә янып-пешеп дәресне тәмамлагач, бу кытай кызы минем яныма килде дә, җилкәмнән кагып: «Молодец!» – диде. Укытучысына бит! Көлсәң көл, еласаң ела, дигәндәй. Клара Хәйретдинованың бер дәресенә мин дә эләктем. Һәм җырларга өйрәтүнең никадәр четрекле, никадәр авыр хезмәт икәнлеген күреп-ишетеп хәйран калдым. Табигать бүләгенә – матур тавышка ия кешене җырчы итәр өчен студенттан битәр остазының кәҗә майлары чыга икән ләбаса! Мин Клара ханым белән дүрт кенә кызны тыңладым. Тик шул бер сәгатьтә дә минем колак мембраналары көчле авазлар һөҗүменнән шиңеп төште. Өйрәтү җыр җырлату гына түгел икән әле ул. Алинә, Мәдинә, Миләүшәләрнең тавыш резонаторларын Клара ханым бик озак көйләде, аннары аерым авазларның әйтелешен, бер аваздан икенче авазга күчешне чарлады. Авызны ничек ачасын, телне кая куясын иренмичә кат-кат тәфсилләде. Чып-чын анатомия дәресе икән бит бу җыр-музыка дәресе дигәннәре. Кызларның шәмдәлләрне тибрәтерлек көчле тавыш белән «ри-ро»ларны, «зи-зо»ларны кабатлаулары тәмам башыма капты. Кичке алты тулганда гына тәмамланды Клара Хәйретдинованың иртәнге унда башланган эш көне. Остазның максаты – җыр текстының кимчелексез әйтелешенә, музыкаль авазларның камил яңгырашына ирешү. «Шуңа күрә дә инде без укучыларыбызны үзебезнең репертуарда өйрәтәбез, – дип, ул методик серне ача. – Мин үзем дә вакыт-вакыт Валентина Лазько янына йөгереп барып киләм. Бик акыллы педагог ул. Хәзергәчә минем таянычым. Студентларымны да аңа алып барып тыңлатам. Ул кемнең үзенчәлеге нәрсәдә икәнен бик тиз бәяли белә».

Клара Хәйретдинованың фидакарьлеге үзенә көтелмәгән мәшәкать булып та кайта – гозерләнүчеләр күп.

– Шулай бер вакытны керү имтиханында бер кызны тыңладык. Юк инде тавышы. Үтмәде. Миңа да җырлавы ошамады. Кызыкай танышлык белән училищега керде. Шул ук танышлары аның миндә укуын сорадылар. Дүрт ел икәүләп тырыштык бу бала белән. Шул кыз чыгарылыш имтиханнары вакытында бер буйсынмас нотаны шундый итеп алды! Өстемнән олы йөк төшкәндәй булды. Җырчы бит бу кыз! Өлгереп җиткән бит!  Тырышлыгым җилгә очмаган лабаса!

Әнә шулайлар итеп үстергән җырчыларны, остазына әйтми-нитми генә, «шабашка» концертларына алып киткәннәрен белеп алганда ни тыныч, ни сабыр Клара ханымның да ачуы чыга. Җимешкә өлгереп җитәргә бирмиләр! Ул бит аларны әрсез эстрада өчен түгел, барыбер тантана итәчәк олы сәнгатебез хакына хасиятләп тәрбияли.

Кызык бу Клара ханым: югары музыка белеме алган, җырчы булам дип үскән, сабый чагында Опера театры спектакльләрендә уйнаган үз кызын – Айгөлен үсендереп бер сүз әйтмәде. Кызы белән оныгының аңа никадәр газиз икәнлекләрен узып барышлый дивардагы фоторәсемне күзләре белән иркәләп узуыннан да аңлап була югыйсә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк