Логотип
Архив Материалов

«Бал ягылган» Казан

Янəсе, аның Татарстан белəн бəйле «суперпроект»лары бар, ул шул супер-пупер проектлары аша Казанны дөньяга танытачак. Язганнарымны раслау өчен соңгы берничə елда электрон һəм кəгазь газеталарга б...

Янəсе, аның Татарстан белəн бəйле «суперпроект»лары бар, ул шул супер-пупер проектлары аша Казанны дөньяга танытачак. Язганнарымны раслау өчен соңгы берничə елда электрон һəм кəгазь газеталарга басылган хəбəрлəрдəн өзеклəр китерəм. Əйткəнемчə, мондый «мəхəббəт аңлатулар» һəм «хезмəтен тəкъдим итүлəр» матбугат конференциялəрендə булганга күрə, ул хəбəрлəр эксклюзив булмый, алар газета-журнал-тв-радио-сайт-форумнарда кабатлана.

 

***

«Шушы көннəрдə «Telmondis» француз телекомпаниясе Казан турында 12 минутлык ролик төшерде. Мария театрының сəнгать җитəкчесе, Лондон симфоник оркестры дирижёры Валерий Гергиев роликта катнашу өчен Казанга килде. Июль аенда Муса Җəлил исемендəге Татар дəүлəт опера һəм балет академия театры опера-балет театры фестивале уздырачак, ул Мария театрының гала-концерты белəн төгəллəнəчəк. Бу вакыйганы «Telmondis» телекомпаниясе яктыртачак. Ə трансляция алдыннан шушы фильм күрсəтелəчəк», дип хəбəр итте моннан берничə ай элек «Татар-Информ».

Унике минутлык фильмны ун француз төшергəн. «Без тагын башка проектларны тормышка ашыру өчен Казанга кабат килергə риза. Бу шəһəрне бик яраттым һəм рəхəтлəнеп килер идем», – дигəн Антуан Персет саубуллашканда.

 

***

Сергей Безруков үзенең «Самая реальная сказка»сын нигə Казанда төшерүе турында журналистларга сөйлəгəн «əкият»ен хəтерлисезме? Онытсагыз, артистның шəхси сайтына (http://sergeybezrukov.ru) кереп, интервью бүлегенə күз салыгыз. Анда безнең Казан журналистларының язмалары да эленгəн. Актёр сүзлəренə караганда, картинаны башта Екатеринбургта төшермəкче булганнар. Əмма Казанда булып, башта аның мэры Илсур Метшин, аннары ЭЭМ башлыгы Əсгать Сəфəров белəн танышкач, Казанда кино төшерергə дигəн карарга киленгəн. «Чөнки Казанда бөтен шартлар бар һəм ярдəм итəсе килү телəге мөмкинлеклəр белəн туры килə». Безруков сүзлəренчə, башта «мэрга əкият сөйлəү» уңайсызрак була. Əмма аны аңлыйлар, кызыксыналар, булышырга вəгъдə итəлəр. Безруков Казанда фильм төшерүе бик рəхəт икəнлеген сөйли, «Мин бит үзем дə Идел егете», – дип өстəп куя.

 

***

Казан Изге Ана иконасының 400 еллыгына багышланган тулы метражлы «Заступница» фильмы турында хəбəрлəр дə күзегезгə чалынмыйча калмагандыр. Татарстан митрополиясе пресс-релизына караганда, проект Рус православ чиркəвенең Татарстан митрополиясе булышлыгы һəм Казан меценаты Андрей Колмаковның финансларына таянып тормышка ашырылды. Афəрин, продюсер һəм режиссёр үзебезнеке – фильмны «Казан киностудия»сенең сəнгать җитəкчесе, халыкара кинофестивальлəр лауреаты Алексей Барыкин төшерде. Баш рольлəрдə Россия киносы йолдызлары – Дмитрий Дюжев, Ольга Будина, Ирина Купченко, Николай Бурляев.

Белүемчə, Дюжев Казан белəн якыннан Безруков аша танышты. Төп геройлар буларак, «Каникулы строгого режима» фильмын тəкъдим итəргə бергəлəп килгəннəр иде. Аннары Барыкин Дюжевка кинога төшəргə тəкъдим ясап шалтыраткан. Фильмның гомуми бюджеты нибарысы 2 миллион сум чамасы икəнен истə тотсак, монда йолдызларны зур гонорарлар белəн иркəлəмəгəннəрдер дип уйлыйм. Алар, динле буларак, аз гонорарга килешкәннәр булса кирәк, һәрхәлдә, Дюжев «Фильм турында фильм»да шулай сөйли, Барыкин да шуны раслый.

Шулай да йолдыз «син – миңа, мин – сиңа» принцибын файдаланмакчымы, әллә, Безруков кебек, ул да Казанга килгәч илһамлана башлаганмы – Казанда әкияти фильм төшерергә хыяллана дип ишеттем. Бу хакта әлегә матбугатта хәбәрләр юк. Чөнки сөйләшүләр бара башлаган гына дип беләм. Ә сүз әле эш түгел.

 

***

Хәтерләсәгез, бездә кино төшерергә Россия йолдызлары гына түгел, Голливудныкылар да хыялланды.

«Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестиваленең иң «йолдызлы» кунагы Голливуд актеры Марк Дакаскос иде. Ул Россия тамашачысына «Братство волка», «Король и я», «Плачущий убийца» фильмнары аша таныш. Күптән түгел аның продюсеры Эркен Ялгашевның (Казахстан) «Ближний бой» фильмы тәкъдим ителде. Төп рольдә – Марк Дакаскос, – дип яза «Комсомолка». – Голливуд йолдызының Казан белән бәйле планнары зурдан. Ул бездә фильм төшерергә хыяллана. Вакыйга дүрт шәһәрдә бара – Лос-Анджелес, Мәскәү, Уфа һәм Казанда… Кемнәр уйнаячагын актёр әле белми, алар Россия һәм Голливудның танылган актёрлары булачак. Әлбәттә, үзе дә төшәчәк. Казанлыларны да чакырырга әзер – талантлыларны».

 

***

Танылган кинорежиссёр, «Мосфильм» киноконцернының генераль директоры Карен Шахназаров Казанда кино төшерү мөмкинлеге турында белдерде, дип яза «Татар-информ». «Казанның шанслары зур. Миңа Евразия үзәге булган бу шәһәр бик ошый. Иске Казан күренешләре кино өчен матур, Мәскәүдә булмаганны да төшереп була: биредә төшерәсең дә, иске Мәскәү итеп күрсәтәсең! Әлегә төгәл планым бар дия алмыйм. Әмма кайчан да булса килеп эшләвем мөмкин», – ди Карен Шахназаров. Танылган кинорежиссёр төбәкләрдә фильм төшерүнең арзанрак булуын да искәртеп үтте.

 

***

Матбугат конференциясендә Егор Кончаловский Казанда икенче мәртәбә булуын әйтеп узды. «Беренче килүемдә Казан юллар ясалу өчен казылып бетмәгән иде әле. Шәһәр миңа бик ошады һәм миндә кинематографик фикерләр туды, – ди Егор Кончаловский журналистларга. – Казанда Казан турында төшерәсем килә».

 

***

Казанда иң зур пиар белән төшерелгән фильм, әлбәттә, «Кабан күле хәзинәсе». Дөрес, ул прокатка «Сокровища О.К.» булып кына китте. Белмим, төшерүчеләр үзләрен хан малына тиенгән кебек тойгандырмы-юкмы, әмма баштагы амбицияле интервьюларына караганда, кино шәп буласы иде.

«Кабан күле хәзинәләре» фильмы турында, кем әйтмешли, иң ялкау журналист кына язмагандыр. Идея авторы һәм продюсеры Андрей Николаев белән төп герой Алексей Воробьевны «Азатлык» радиосы офисына чакырып та сораштырдылар. «Казанлылар шәһәрләре турында киноны күптәннән көтә. Бу теләкне тормышка ашырырга кирәк. Безнең проект моңа лаек булыр, дип ышанам… Мин бит үзем дә татар. Әнкәем – татар минем. Казан минем өчен чит шәһәр түгел. Бөтен эшебезнең максаты да Казанны дөнья кино тамашачыларына таныту. Казанны «Ак Барс», «Рубин» аша гына түгел, ә гади шәһәр буларак белсеннәр. Аның матурлыгы, үзенчәлекләре белән хозурлануларын телим. Русия кешеләрендә Казанны сәфәр кылу теләген тудырасым килә», – дип белдерә Андрей Николаев. Ул Казан турында башка фильмнар да төшермәкче. Аны ислам кабул ителү вакыйгасы да кызыксындыра икән», – дип язган иде «Азатлык».

«Кабан күле хәзинәләре» фильмының бюджеты – 310 миллион сум. 10 миллион АКШ долларыннан аз гына күбрәк. Голливуд үлчәмнәре буенча зур бюджет түгел. Аның каравы, картинаның продюсеры да «мөгаен бу суммага сыешып булмас» ди», – дип өстәгән «Азатлык».

Баштагы көннәрдә фильм шәп барды. «Казан кинотеатрларына меңләгән кеше килә. Күрсәткечләр Голливуд блокбастеры «Железный человек-3» белән чагыштырырлык», – дип язган «Бизнес-онлайн».

Kinopoisk.ru сайты хәбәренә караганда, Россиядә Дмитрий Коробкинның «Сокровища О.К.» фильмының касса җыемнары 1 266 939 долларны тәшкил итә. Фильмның бюджеты – 6 миллион доллар дип искәртә сайт. Россиядә аны 190 мең тамашачы караган. Казанда төшерелгән «Реальная сказка» да 1 683 593 доллар гына җыя алган. Ә бюджеты 5 миллион доллар булган. Аны 300 мең тамашачы караган.

 

***

Болар – иң өстә яткан мисаллар. Ныграк казынсаң, алар тагын да артачак. Юлы төшеп – кинофестивальгә чакырылыпмы, берәр театрның гастрольләренә кушылыпмы, яки ниндидер шабашка беләнме башкалабызга килеп эләккән актер, һичшиксез, кармак салып карый. Балык чиртү-чиртмәве икенче мәсьәлә, әмма кармак салуның гөнаһы юк, дип уйлыйлардыр. Кайчакта чиертеп тә куйгалый бит. Казанны һәм Татарстанны иҗат нәтиҗәләре белән артык кинәндермәсәләр дә, үз амбицияләрен канәгатьләндерәләр, матди яктан да акмаса да, тамадыр.

Кыскасы, өстебездән теге замандагы «Болгар җилләре» исеп тора, ә без читләрнең оябызга килеп алтын күкәй салганын көтәбез.

 

***

Кино дөньясыннан булмаса да, шушы «операдан» булган тагын бер хәбәр. Г.Камал театры башлангычында оештырылучы «Нәүрүз» төрки театрлар фестиваленең шәрәфле кунагы Юрий Альшиц театр педагогларын әзерләүче укытучыларга белем бирү проектын Казанда тормышка ашыру мөмкинлеген искәртеп куйды. Әлбәттә, ул Германиягә чакырып та укыта ала, әмма биредә – Европа белән Азия тоташкан урында укыту күпкә нәтиҗәлерәк, кызыклырак булачак. Без, гомумән, яңача түгел, башкача укыту белән дөньяда беренче булачакбыз. Дөньякүләм педагогның тәкъдиме кызыклы, әлбәттә. Татарстанның бай дигән даны булу начар түгел инде үзе, шулай да бөтен «акча кирәк»ләрне туендыра алмаячакбыз бит без, туганнар. Безнең авыл кешеләре әйтмешли, «бездә Әндри казнасы юк». Кемнеңдер амбицияләрен канәгатьләндерүгә кайтып калган проектлар булса, бигрәк тә.

Үз белгечләребезне булдыра башласак, хәерлерәктер. Хәер, Альшиц тәкъдиме белгечләр әзерләүгә бәйле инде үзе… Уйларга урын бар, кыскасы.

 

«Сәхнә», 2013, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк