Логотип
Архив Материалов

Балачак ул курчаклы булырга тиеш

– Ә үзегезнең бала чагыгыз курчаклы идеме, Роза Сәетнуровна? – Бала чагымда минем курчакларым бик күп булды, чөнки әнием әдәбият укытучысы иде, миңа бик күп әкиятләр укыды. Әнием миңа 7 яшь тулганд...

– Ә үзегезнең бала чагыгыз курчаклы идеме, Роза Сәетнуровна?

– Бала чагымда минем курчакларым бик күп булды, чөнки әнием әдәбият укытучысы иде, миңа бик күп әкиятләр укыды. Әнием миңа 7 яшь тулганда – 32 яшендә үлеп китте. Ул күңелемне әдәбият белән тәрбияләгән. Барии Рәхмәтнең «Ачкыч һәм баскыч» китабын яттан белә идем. Укый белмәсәм дә, кунаклар килгәч, шуны укыган булып кыланам! Әти әйтә, үзең укый белми идең, ә үзең бөтенесен ятлап сөйли идең, ди. Әдәбиятка, курчакларга мәхәббәт, әлбәттә, әниемнән, ә әтием тарих укытучысы, мәктәп директоры да иде. Минем алты яшьләрдә клоун тотып төшкән фотом бар, ул шул курчак театрында эшләргә миңа Ходайдан ишарә булгандыр инде. Әнием исән чагында уенчыкларым, курчакларым бик күп, балачагым курчаклы булды, димәк. Хәер... Әни барында... Әти-әнисе тигез балаларның бала – чагы курчаклы була торгандыр...

– Димәк, сәнгатькә мәхәббәт әниегездән?

– Әйе, әйткәнемчә, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Баулының Хансөяр авылы Казаннан биш йөз чакрым ераклыкта урнашкан, бәлки әнием Казанда яшәсә, артистка да булып китәр иде, төскә-биткә дә бик чибәр булган. Ул үзе шигырьләр дә язган, авылда куйган спектакльләрдә гел төп рольләрне башкарган. Әниемнең сәхнәдә уйнаганын әле дә хәтерлим. Әнинең туганнары Бөгелмәдә яши иде, без дә шунда күчәргә тиеш идек, тик әни авырып киткәч, бөтен планнар үзгәрде. Әнием шигырьләр дә яза иде. Мин әле дә аның шигырьләрен күңелемнән генә сөйләп йөрим:

 

Кышкы буран һәм яңгырлы җәй –

Һәркем күңелендә калырсыз;

Туганнарым, ничек кызганмыйча

Мине гүргә илтеп салырсыз?

Йортларымнан чыгып киткән чакта

Күзләремне тутырып карадым.

Үз хәлләрем үземә мәгълүм иде,

Соңгы каравым дип санадым...

 

Миңа, әбиемә багышланган шигырьләре бик күп иде аның. Бишенче класстан мин интернатта үстем. Әнием үлгәннән соң, әниемнең бертуган энесе Бөгелмәгә алып китте. Беренче сыйныфны – Бөгелмәдә, икенчене – авылда укыдым. 3нче сыйныфта тагын Бөгелмәгә алып киттеләр, дүртенчене – авылда, 5-8не Баулының 2нче урта мәктәбенең мәктәп яны интернатында укыдым. Әтием янына да кайткалый идем. Күбесенчә әбием янына кайттым. Ул юасын юып, тегеп, хәстәрләп җибәрә торган иде. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казанның химия-технология техникумына кердем. Укырга кердем керүен, ә торырга урын юк. Октябрь бәйрәмендә авылга кайтып киттем дә башка бармадым. Аннан 9-10ны Бөгелмәдә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Әтиемнең ул вакытта үз тормышы, үз мәшәкате иде, мин әбиемә кайтып йөрдем, ул 103 яшенә кадәр яшәде.

– Хәтерлим. Директор булганчы, Сез озак еллар театрның әдәбият бүлеген җитәкләдегез. Аннан соң гына җитәкчелек эше.

– Мине 1992 елның февраленнән директор итеп куйдылар. Коллектив үзе сайлап куйгач, бик зур җаваплылык тоеп килдем бу эшкә. Бөгелмә газетасында баш редактор урынбасары булып эшләп килгән идем, әмма беркайчан да җитәкче булганым юк иде. Театрның бит аның финанс мәсьәләләре дә, спектакльләр чыгару да, артистлар белән уртак тел табу да, 280 еллык иске бинасы да бар иде. Шуңа бөтен көчемне биреп эшләдем.. Кайда барсам да – Дәүләт Советынамы, башка җыелышларгамы – бөтен сүзем бина турында булды.

Иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – бала театрга килгәч, театр сәнгатенә гашыйк булып кайтып китәргә тиеш. Аның бинасы ук баланы театр сәнгатенә җәлеп итәргә тиеш. Бала күңеле ак кәгәзь кебек, без анда нәрсә язабыз – бик күп нәрсә театр коллективыннан тора. Әкиятләр аша аларны акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтәбез. Кечкенәләр өчен хәерле иртә дияргә, теш чистартырга, физзарядка ясарга өйрәткән спектакльләребез бар. Персонажлар аркылы алар үзләренә кирәкле беренчел дәресләрне алалар. Курчак театрындагы спектакльләрнең балаларны тәрбияләүдә роле бик зур. Бер спектакль карау – алтмыш дәрескә тора дигән гыйбарә бар. Ленинград яшь тамашачы театрына нигез салучы Александр Брянцев шулай дигән дә: «Задача детского театра – развлекая воспитывать». Директор булып эшли башлагач, бинага зур игътибар бирергә тырыштым.

– Хәзер курчак театрының бинасы гаҗәеп, әлбәттә! Нигезгә беренче таш салганны әле дә хәтерлим. Ул чакта ук әлеге чара зур тантана төсен алган иде!

– Бина мәсьәләсе буенча бик күп йөрдек, аннан моңа кадәр әдәби бүлек мөдире булып эшләгәч, репертуар буенча да эшләргә кирәклеген аңлый идем. Шуңа күрә Зөлфәт, Равил Бохараев, Рафаил Мостафин, Солтан Шәмсидән пьесалар яздырдым. Татар труппасына зур игътибар бирергә тырыштым. Татар труппасы ул иң башта рус теленнән тәрҗемә итеп кенә уйнаган.1937 елны гына беренче мәртәбә Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте буенча татарча спектакль куела.

Элек авылларга бик еш чыга идек, иртән – балаларга, кич зурларга уйный идек. Чөнки әкият тамашачысының яшь чикләве юк. Заллар шыгрым тулы була иде. Кызганыч, авыллар бетеп бара. Хәзер зур бинага күчкәч, елына ике мәртәбә генә авылларга гастрольләргә чыгабыз. Татарча аз уйныйлар диючеләр дә бар. Тик безнең кебек ике телле уенны алып баручы, ике телдә эшләүче бер генә театр да юк. Татар спектакленә аншлаг була икән, без аның өчен 5 процентка күбрәк түлибез. Татар спектакльләре куелсын өчен күпме көч түгелгәнен үзем генә беләм. Әгәр инде татар спектакльләренә игътибар бирмиләр, диләр икән, алар мине бары рәнҗетәләр.

– Базарны сорау хәл итә, диләр бит. Аннан соң минем, мәсәлән, бу темага аерым тукталасым килми бүген, чөнки эчем пошып, ачуым гына чыга башлаячак. Бәлки, якын киләчәктә бу хакта аерым сөйләшербез. Бәлки, сөйләшеп кенә дә калмабыз, төгәл чаралар хакында җентекләбрәк уйлашырбыз – иң авырткан мәсьәлә! Татар иленең башкаласында татарча спектакльләргә тамашачы килми дип аптырап утыру эш түгел бит инде канә, миңа калса!!! Оят бу, хурлыгы ни тора! Роза Сәетнуровна, аның ояты Сезгә түгел, миңа, мәсәлән, түрәләргә һәм, гафу итсеннәр – сансыз әти-әниләргә булсын! Театр ул шәп спектакль күрсәтү өстендә тырышып эшләргә тиеш!..

– Тырышмыйча булмый да... Балалар бик сизгер бит алар, аз гына фальшь сизделәрме – ышанычлары сүнәчәк!

– Тәрбия өлкәсендә, педагогика фәнендә «психотерапия» дигән юнәлеш бар. Терапия» бу очракта дәвалау, тәрбияләү булса, «психология»сен рухи дөнья дип аңларга кирәктер. Курчак театры ул бала өчен менә дигән «психотерапия»! Табиб та кирәк түгел, нотык, вәгазь дә укырга кирәк түгел сабыеңа – алып бар театрга ешрак!

– Әйе, кайсы гына әти-әнинең үз баласын тәүфыйклы, итагатьле, кече җанлы итеп үстерәсе килмәсен ди! Ә болар барысы да курчак театрында бит инде... Әкият дөньясында болар! Хәтта өлкәннәр өчен дә махсус әкиятләр бар. Һәм аларны чын күңеленнән бирелеп, андагы геройлар өчен җан атып дигәндәй укыйсың. Сабыйлар хакында әйтмим дә инде... алар үзләре дә җанлы, матур гүзәл курчаклар кебек бит!

 

 

Без ирем белән Гөлнара һәм Гөлназ исемле ике кыз тәрбияләп үстердек. Кызларыбыз әкият дөньясында үсте дисәм дә, хата булмас. Мин барча әти-әниләргә дә шундый киңәш бирер идем: балагызны әкияттән, уенчык – курчаклардан аера күрмәгез, зинһар!.. Үкенмәссез!..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк