Логотип
Архив Материалов

«Без үскәндә Әлмәндәр һәр авылда бар иде»

  Мин туган авылыма Әлдермеш аша кай­тып йөрим. Мәктәп баласы чагында «Әл-дермештән Әлмәндәр»не карагач, ул карт чынлап та шул авылдан, минем ту­ган ягым кешесе дип уйлый идем. Мо­ның белән искиткеч...

 

Мин туган авылыма Әлдермеш аша кай­тып йөрим. Мәктәп баласы чагында «Әл-дермештән Әлмәндәр»не карагач, ул карт чынлап та шул авылдан, минем ту­ган ягым кешесе дип уйлый идем. Мо­ның белән искиткеч горурлана идем һәм Әлдермеш авылы минем өчен илаһи бер авыл, кешеләре исә гадәти булмаган шәхесләр кебек иде.

Хәзер, буй үстереп, эшнең нидә икәнлеген тәгаен ачык­лагач та, минем кәеф төшмәде, чөнки Әлдермештә Әлмәндәрләр чынлап та булган икән. Шуларның берсе Әмир ага Сәгъдиев. Малайлары, кызлары хәзер билгеле шәхесләр.

Әлмәндәрне сәхнәгә Шәүкәт Биктимеров чыгарды һәм аны онытылмаслык булып халык күңеленә уйдырып калдыр­ды. Әлдермеш, Әлмәндәр һәм актер Шәүкәт Биктимеров минем өчен һаман да изге төшенчә, исемнәр. Әлдермеше күрше авыл дидем, Әлмәндәр Әмир ага Сәгъдиев кебек Әл­дермеш кешесе, Биктимеров исә халыкның тере символы!

Бер дә бер көнне миңа шул «тере символ» белән дүрт сәгать гәпләшеп утырырга туры килде.

Элеккеге салам түбәле Сабадан чыгып киткән Әлмәндәр – Биктимеров ул. Аның Сабадан булуы да юкка гына түгел­дер. Көчле як, чын милли татар төбәге. Хәзер инде мин Миңнехановларның да нәкъ менә Сабадан чыгуларына һич га­җәпләнмим. Чын, чиста, саф татар рухы белән тәрби­яләнгән балалардан гына зур шәхесләр чыга икән! Бүген: «Баламны татар мәктәбендә укытасым килми!» – дигән ата-аналарны чын күңелдән кызганам, җәллим мин. Һәм надан­лыкларына шаккатам. Ичмасам, әнә Нургали абый малай­ларыннан үрнәк алыгыз! Татар мәктәбен тәмамлаган егетләр бит!

–  Әлмәндәр – көчле рухлы шәхес. Татар картына мондый көчле рух каян килә? Бу рольне иҗат иткәй чакта бу хакта уйлангансыздыр?

– Бу инде милләт хасил булган дәверләрдән башланып киткәндер, әле кабилә булып яшәгән вакыттан ук. Татар халкы бит ул күчмә xaлык түгел, элек-электән берләшеп, бер җирдә яшәгән. Шул вакытта теле, гореф-гадәтләре барлыкка килгән. Мәсәлән, башкортлар тирмәдән-тирмәгә күчеп йөреп, мул, туклыклы җирләрне генә эзләгәннәр, Безнең милләт бер җирдә төпләнеп, рухи азык эзләгән. Әлбәттә, татар халкы үзе генә яшәмәгән, ул Шәрык белән бәйләнешле булган. Монда инде икътисад, сәүдә мөнәсәбәтләрен дә әйтеп үтәргә кирәк.

– Без дәүләте җимерелгән, манаралары киселгән халык. Менә шул хакыйкатьне аңлаган Әлмәндәр ничек исән калды икән?

– Әлмәндәр – җыелма образ. Без үскәндә Әлмәндәрләр авыл тулы иде. Аннары бабаларыбыз динне бик чиста кабул иткән. Әхлак, олыларны хөрмәт итү, кечеләргә ярдәмчел булу, тормыш-көнкүрештә кешеләрне җәберләмәү – барысы да мөселман дине өчен төшенчәләр. Татар милләте шул сыйфатларны үзләштерә алган. Анда вахабчылык та, төрле агымнар да юк. Татар ке­шесенең аңына сеңгән бу сыйфатларны әллә каян эзләп йөрисе дә юк. Әлмәндәр шикелле картны Америкадан эзләп кара әле. Андагы татарлар Әлмәндәрне символ буларак кабул итәләр. Намуслылык, зиршклек, юмор хисе, оптимизм сыйфатларын туплаган карт ул. Әлмәндәр, уйлап карасаң, дөнья хуҗасы. Аның һәрбер мәсьәләгә объектив карашы бар. Туфан Миңнуллин образны иҗат иткәндә классик әсәр­ләрдән дә файдалангандыр. Шекспирның «Король Лир»ын алып карасак та, аның тирәсендә чуалучы, кирәкле вакытта зирәк, акыллы фикер әйтүче шутлар булган. Патша шутларсыз яши алмаган. Акыл­лы кешеләр шутларга әйләнәләр. Әлмәндәр шут түгел, әмма аңа татар халкына хас сыйфатлар тупланган, ул типаж дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Шәһәр цивилизациясе милләтләрне йота. Әлмәндәр шикелле картлар бары тик авылларда гына саклана. Әле мин кечкенә чакларымны хәтерлим: мәчетләрне мәктәп иттеләр, авыл картлары мәчеткә йөри иде. Азан тавышы яңгырауга, урамда бер кеше калмый иде. Сәгать юк, вакытны кояшка, азан әйтүгә карап белә идек. Ул инде авылның теге башында картлар күренсә, без шунда ук шаулашудан туктый идек, чәчләребез җиткән булса, бүрекне батырып киябез. «Урыс малае булып йөрмә», – дип бабай алып кереп китә.

Сине бүкәнгә утыртып куя, башыңны кер сабыны белән уа да, кычкыртып, кыркып чыгарып җибәрә. Чәчтараш юк, ләкин авыл малайларының чәчләре алынган булыр иде. Мондый Әлмәндәр картлар авылда берәү генә дә түгел.

– Ә хәзерге авыл? Хәтта шәһәр яшьләре дә авылныкыннан тәртиплерәк...

–  Шәһәрдә максатлар да икенче төрлерәк. Аннары яшьләр милиция, сактан курка­лар. Элек авылда Алладан кур­калар иде, авыл кешесенең те­ленә керүдән куркалар иде.

– Авылда бер-береңә ярдәмләшү дигән әйбер бет­те. Өмә үткәрү дә бик сирәк авылларда гына саклана.

– Хәзер яшеренеп эш­лиләр. Элек күмәкләшеп, авыл агайлары җыелып бүрәнәләр, ташлар күтәрә иделәр. Хуҗабикә аш әзерли, болар барысы да бер тиенсезгә эшләнә.

– Әлмәндәр ничек шу­лай көчле булып калды икән дип уйлыйм да, аны кан сак­лап калгандыр дигән нәти­җәгә киләм. Аның дәүләте, Алтын Урдасы булган. Бу ва­кытта әле урыс урманда гөм­бә җыеп йөргән... Канны үз­гәртеп булмый...

– Хәзер бит моннан миллион ел элек яшәгән кеше скелетын табып, ничәнче га­сырда яшәгәнлеген, милләтен ачыклыйлар. Генетика шаккат­кыч әйбер, кеше җир астында ятканда да геннары сакланып кала.

Авылда сөннәткә утыртыл­маган кеше булмаган. Хәзерге пеницилинны, ул вакытта яра­га сибә торган вакланган гөмбәчекнең кирәк булуын уй­лап чыгарганнар. Халык ни дәрәҗәдә акыллы булган. Ки­яүгә биргәндә дә бит бөтен нәсел-нәсәбен тикшереп чык­каннар. Ярлы кешегә кыз бир­мәгәннәр, әлбәттә. Ни өчен яр­лы ул – чөнки ялкау булган. «Ин­стинкт самосохранения» дигән әйбер булган татар халкында. Әлмәндәрләр дә күп булмаса да, сакланган әле.

Бездә дини ки­таплар шулкадәр күп иде. Әти укытучы булгач, аны чормада гына сак­лый иде. Шуларны җыеп, күр­сәтмичә генә каберләр өстенә күмеп куйдык. Икенче кайткан­да анда кырмыскалар оялаган иде инде.

Картая башлагач, шул кан барыбер үзенекен итә икән – әнә бит түргә шәмаилне, Коръ­ән китабын менгереп куйдым әле.

Ата-бабалардан калган сыйфатлар күчә икән – үзеннән-үзе Әлмәндәргә әйләнә барасың...

Кан бутала бит хәзер. Элек урыслар белән аралашкан, йө­решкәннәр, аларның бәйрәм­нәрен үткәргәннәр. Ләкин го­реф-гадәткә зыян килмәгән, канны бутамаганнар.

Кан бит милләтне күрсәтми, ул инстинкт – табигать. Бүредән бүре баласы туган кебек, татар­дан татар туарга тиеш! Ин­стинкт дигәннән, адәм баласы олыгайгач, үз калыбына кайта икән. Минем җәмәгатем үзе гарәпчә бер хәреф, бер сүз бел­ми иде, ләкин Коръән китабы гел янында иде. Шулкадәр дин тар­та икән ул.

Авылда да бит беркем куш­мый, акча бирми, ә өр-яңа мәчетләр калкып чыга. Кем ни­чек тырыша, кем ничек булды­ра ала. Акчалы кешеләр булса, туган авылларына кайтып мәчет салдырмыйча китмиләр. Кеше үзеннән-үзе шуңа килә...

Әлмәндәр – ул милләт. Ул бетсә, милләт югалачак. Бе­рән-сәрән генә бар әле ул картлачлар...

Ислам бит ул көрәшми, беркемгә зыян салмый, ләкин үтеп керә. Кечерәк чакта аш­тан соң «дога кыл» дип миңа догасын әйтеп күрсәттеләр. Шунда ук отып алдым. Шул ва­кытта күбрәк өйрәнгән булсам икән, дим. Хәзер керми, карта­елды.

Әтиемне хәтерлим әле. Мәктәптә озын тәнәфес бул­дымы – әти йөгереп чыга иде дә бер почмакка кереп бикләнә иде. «Анда барма!», – дип кисәтәләр иде. Мәктәптән укучылар йөгереп кереп, дәрескә чакыралар иде әтине. Намаз укыган әти, иң авыр ва­кытларда да аны ташламаган.

– 60 елларда драматурглар нинди иде?

– Ул вакытта партия иде. Союзга керү мәсьәләсе җитди иде. Хәтта иң талантлы кешеләр өчен дә бу проблема булган. Ә.Еники, Ш.Хөсәенов кебек шәхесләр өчен, мәсәлән. «Әни килде» әсәрендә наркотиклар бирү күренешен нинди бәхәсләр белән төшереп калдырдылар. «Әсәремне бозсагыз, кыскартсагыз, куймагыз!» – дип әйткән иде авторы. М.Сәлимҗанов аны көч-хәл белән килештереп, ризалатты.

Цензура бар иде. Идеология көчле иде. Хәзер ул йомшаргач, язучы да күбәйд «Мин – драматург», дип баш чөя башлыйлар. Күтәреп килә инде әсәрләрен, ләкин фикер юк, яңалык юк, тамашачыны дулкынландырмый.

–  Премьерага барырга, куркам...

– «Спектакльне карап кайттым, бүтән килмим», – диюче тамашачылар бар. Алар артистка бәйләнә, драматургның бар икәнен белмиләр. Безнең өчен тамашачы – зур судья. Аңа нәрсә – ул баш-аягы белән каршы тора да килми, ә бит безгә спектакльгә киткән чыгымнарны акларга да кирәк. Плагиатлык күбәйде. Кеше аны сизә, күрә. Кеше бит акча түләп килә, «ник килдем инде» диярлек булмасын, акча әрәм булды дип зарланмасын. «Татар театры» дигәч, монда милли колорит сакланырга тиеш.

 «Сәхнә», 2006, май-июнь саны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк