Логотип
Архив Материалов

Бию бәйрәме

Фестивальне гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,  «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Биектау муниципаль районы, «Биектау» якташлар җәмгыяте. Фестивальдә  ...

Фестивальне гамәлгә куючылар – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,  «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Биектау муниципаль районы, «Биектау» якташлар җәмгыяте. Фестивальдә  Биектау районы балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән 14 коллектив – 500гә якын биюче катнашты.

Фестивальнең иң зур бүләге Гран-прига Шәпше авылы мәдәният йортының «Ровесники» хореография коллективы лаек булды. Бүләкне Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина тапшырды.

Биектауның 1нче номерлы музыка мәктәбе бию коллективы район башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин кулыннан 100000 сумлык сертификат алды. «Везунчик» дип аталучы әлеге коллективның шулай итеп исеме белән җисеме тәңгәлләште.

Фестивальдә катнашкан бер генә коллектив та бүләксез калмады. «Конрасты» заманча хореография үзәге,  Бөреле музыка мәктәбе биючеләре, «Nest Dance», «Акварель», «Тамчы», «Премьера», «Ровесник», «Ләйсән», «Нур», «Энҗе бөртекләре», «Мандарин»  – һәр бию коллективына  «Татмедиа» агентлыгы бүләге – кыйммәтле фотоаппаратлар тапшырылды.

Бу матур бәйрәмне бар итүдә зур көч куйган район җитәкчеләренә, «Биектау» якташлар җәмгыяте рәисе Роберт әфәнде Гыйләҗиевкә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияргә – афәрин!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк