Чаллы театры сезон ачты

Театр сәхнәсендә үткән сезонның премьерасы – Равил Сабыр әсәре буенча Фаил Ибраһимов куелышында «Сигезле биюе» спектакле уйналды. Традиция буенча, ачылыш тантанасында соңгы сезон нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү дә узды.
Номинацияләр:
"Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" – Татарстан Республикасының атказанган артисты Энҗе Шиһапова ("Сигезле биюе" (Р.Сабыр) спектаклендә Ләйлә роле өчен);
"Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" – Татарстан Республикасының халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова (шул ук спектакльдә Люция Гомәровна роле өчен);
"Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" – Татарстан Республикасының атказанган артисты Рафыйк Каюмов ("Ике хатынлы таксист" (Р.Куни) спектаклендә Тимур Бариев роле өчен);
"Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" – Татарстан Республикасының халык артисты Булат Сәләхов (шул ук спектакльдә роле өчен);
"Дебют" – Марат Ямалиев, Алинә Гәрәева һәм Миләүшә Гыйльметдинова;
махсус символик бүләк – Казан театр училищесын тәмамлап, театр труппасына күптән түгел килеп кушылган яшь актриса Индира Гыйләҗетдинова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте