Логотип
Архив Материалов

Чулпан Казанлы — Татарстанның атказанган артисткасы!

Бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Наил әфәнде аларның фидәкарь хезмәте ярдәмендә Чаллының даны артуы турында ассызыклап үтте һәм шәһәр халкының эш сөючәнлеге һәм һөнәрмәндлеге алда торган планнар...

Бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Наил әфәнде аларның фидәкарь хезмәте ярдәмендә Чаллының даны артуы турында ассызыклап үтте һәм шәһәр халкының эш сөючәнлеге һәм һөнәрмәндлеге алда торган планнарны тормышка ашыруда һичшиксез булышлык итәчәгенә ышаныч белдерде.

Чулпан — Казан кызы, шундагы мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаганнан соң ул Чаллы татар драма театрында иҗат итә. Шушы еллар эчендә ул күпсанлы рольләр уйнады. Мирхәйдәр Фәйзинең Галиябануын, Николай Гогольнең «Өйләнү»ендә Агафья Тихоновнаны, Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында Фатиманы, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ында Грифаны, Равил Сабырның «Хәят»ендә Лизаны һ.б. 2007 елда Туфан Миңнуллинның «Саташу» драмасында Гүзәл образын тудырган өчен ул Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнде.

Чулпан үзен режиссурада да сынап карады. 2012 елның декабрендә аның тарафыннан куелган «Кызлар, ишек ачыгыз!» комедиясе Казанда «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашып югары бәя алды.

 Чулпанны мактаулы исем бирелү белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк