Логотип
Архив Материалов

"Дю Солей" яңадан Казанда

2010 ел җәенең көзгә күчеп барган көннәре иде. Казан кремле астындагы зур мәйданда дөньядагы иң матур циркларның берсе «Дю солей» сәхнә корды. Цирк күрсәткән гаҗәеп тамашаның исеме – «CORTEO» иде...

2010 ел җәенең көзгә күчеп барган көннәре иде. Казан кремле астындагы зур мәйданда дөньядагы иң матур циркларның берсе «Дю солей» сәхнә корды. Цирк күрсәткән гаҗәеп тамашаның исеме – «CORTEO» иде. Тамашада шигърият белән көлке, камиллек белән кәмитлек, алыплык белән нәфислек матур гына үрелеп барды. Кеше күңеле дөнья байлыкларыннан рухи байлыкка юл эзләп башка дөньяга сәяхәт кыла. Тирә-якта бәйрәм, карнавал һәм боларның барын да сүзсез генә күзәтүче фәрештәләр.

Казанлылар күңелен яулап киткән «Дю солей» быел көзен яңадан казанга киләчәк. Яңа программа «SALTIMBANCO» дип атала. Мегаполис уртасында бик хозур акробатика бәйрәме булыр ул.

«Дю солей» циркын бер күргәннәр – икенче юлы күрми калмас. Бер дә күрмәгәннәр – күрми калмасыннар. «Дю солей» чынлап та могҗизаи цирк!

«Сәхнә», 2011, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк