Логотип
Архив Материалов

Эмиль Талипов

Җитдилеккə килгəндə исə, Илəс Милəсевтəн аермалы буларак, шаянлыгын җитдилек артына яшергəн егет бугай ул. Эмиль уйнаган рольлəр арасында мине тетрəндергəне – Ркаил Зəйдулла əсəре буенча куел...

Җитдилеккə килгəндə исə, Илəс Милəсевтəн аермалы буларак, шаянлыгын җитдилек артына яшергəн егет бугай ул.

Эмиль уйнаган рольлəр арасында мине тетрəндергəне – Ркаил Зəйдулла əсəре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклендəге чекист Корбанов булды. Аннан инде «Мулла» (Туфан Миңнуллин) спектакле һəм Эмильгə Җəлил премиясе лауреаты исемен китергəн Əсфəндияр образы. Əлегə соңгы роле булган Илəс Милəсевне исə дусты Илгиз Зəйниев аның пародиялəргə осталыгын күздə тотып язгандыр, мөгаен.

 

 

 

«Гаилəдə ике игезəк кыздан соң туган бердəнбер малай мин. Фамилия дəвам итүче. «Иркə малай идеңме?», – дип сорасагыз, «Юк», – димəм. Иркə идем».

 

 

 

 

«Бу фотода игезəк апаларым Эльфа белəн Ландыш, мин һəм ике туган сеңлем Чəчəк. Миңа 4 яшь».

 

 

 

 

«Казан зоопаркына баргач əтием Мансур, əнием Əлфия һəм мин иң популяр маймыл белəн фотога төшкəнбез».

 

 

 

 

«Казан зоопаркындагы əлеге «тере транспорт»ны минем яшьтəшлəремнең күбесе таныйдыр. Кемнəр белəн генə фотога төшмəгəн дə, кемне генə атландырып йөрмəгəн инде бу малкай. Бу фотоларны караганда уйлап куйдым əле – гел зоопаркка йөрткəннəр мине əти белəн əни. Театрга, концертларга алар үзлəре генə йөрилəр иде. Мине, үскəч үзе барыр əле, дигəннəрдер инде. Хəер, «Шүрəле» балетын карарга Опера-балет театрына барганым хəтердə».

 

 

 

 

«Беренче сыйныф. Беренче укытучыбыз Краснова Людмила Ивановна тирəсенə тезелешеп басканбыз. Людмила Ивановна кырыс укытучы иде, безне үз балалары кебек яратса да, шукланырга, тəртипсезлəнеп йөрергə рөхсəт юк, тиз кулга ала иде үзебезне. Хəзер аның кебек укучыларына бар йөрəген биргəн укытучылар бармы икəн».

 

 

 

 

«Бишенче сыйныфта безне Фəридə апа кабул итеп алды, ул елны утыз бала идек. Унберенче сыйныфка кадəр сыйныф җитəкчебез булды ул. Ул əле минем күрше апа да иде. Аның улының сыйныф җитəкчесе минем əти иде. Менə шундый «бартер». Фотодан күренгəнчə, бик текə минем сыйныфташларым. Беренче рəттəгелəр, күрегез, ничек кəттə утыралар».

 

 

 

 

«Сигезенче сыйныфта укыган, ни белəн булса да кеше шаккаттырасы килгəн чак. Миңа 90нчы елларның яңа модалы шакмаклы күлмəге белəн яңа кепка алганнар. Гитара чиртеп берничə җыр җырлый белəм. Ничек инде шул хəллəрне фотога төшерми түзəсең. Дөресен əйткəндə, үсмер чакта чын урам  малаена əйлəнə язган идем мин. 90нчы еллар болганчык иде бит. Əнигə рəхмəт, күп ялгышлардан саклап кала алды ул мине. Əтинең холкы йомшаграк, ачулануын да, өйдə русча сөйлəшсəм генə ачулана иде, ə əнинең кулы каты. Əйтсə дə – бер генə əйтə иде ул».

 

 

 

 

«Фəрит абый Бикчəнтəев җыйган курска килгəнче ике ел театр училищесында Ришат Хаҗиəхмəтов һəм Əмир Камалиев курсында укыдым. Аларга театр əлифбасының беренче хəрефлəрен өйрəткəннəре өчен бик рəхмəтле мин. Фəрит абый курсына безне өч укытучы – Фəрит абый үзе, Радик Бариев һəм Рамил Фазлыев җыйды. Мин драма театры бүлегендə укыдым. Белгечлегем буенча – режиссёр. Илгиз Зəйниев белəн дуслыгыбыз укуның беренче көннəреннəн башланды. Фикердəшлəр, сер уртаклашыр якын дуслар булдык. Бергə уйлап тапкан, башлаган эшлəребез дə күп. Бу фотода 1нче курста укыган чагыбыз».

 

 

 

 

«Əлеге фото – «Дилемма» фильмын төшергəн көннəр истəлеге. Студент əле мин монда. Беренче фильмым, беренче чирканыч».

 

 

 

 

«Дусларым күп минем. Шуларның берсе – Ирек абый Баһманов. Без аның белəн яшьтилəр кебек, дөресрəге, ул миңа үзе белəн яшьтəше кебек сөйлəшергə рөхсəт итə. Җəйге ялларда аны юксына башлыйм да өенə кунакка барам. Ирек абый – бик шаян, җор телле кеше. Һəр ситуациягə бер йомры сүзе табыла аның».

 

 

 

 

«Һади Такташ турында төшерелгəн «Поэт на все времена» фильмында Такташны уйнау... Башта куркытты. Аннан күңелне аңлатып булмаслык горурлык билəде. Əтием Мансур – татар теле укытучысы, аның өчен дə зур куаныч булгандыр улын бөек шагыйрь ролендə күрү».

 

 

 

 

«Мулла» спектаклендəге Əсфəндияр – катлаулы роль. Мулла нинди булырга тиеш? Бу сорауга төгəл җавапны кем белə соң? Бер əйберне ачык əйтə алам – мулла һəрьяклап укымышлы булырга тиеш. Бу ролем бик үзгəртте мине, дөньяның күп якларын яңача ачарга мəҗбүр итте».

 

 

 

 

«Минтимер Шəриповичка пародияне беренче тапкыр театрда узган «капустник»та, аннан Салават абый концертында күрсəттем. Минтимер Шəрипович шул концертта күрде. Күреп кенə калмады, сəхнəгə чыгып кулны кысты. Тез буыннарында калтырау булмый калмады инде. Минтимер Шəймиев кулны кысып мактагач, үзе килə алмаган юбилей кичəлəрендə ул булып атаклы артистларны котлап йөрим хəзер».

 

 

 

 

«Кечкенə чактан бик күзəтүчəн идем мин. Кешелəрнең тавышларын кабатлау шулай ук балачактан. Тəрəзəдəн урамны, анда тыз-быз йөргəн кешелəрне күзəтеп туйгач, телевизор карый идем. Балалар бакчасына йөрмəгəн шул елларда бөтен мультфильмнарны һəм Совет фильмнарын карап бетердем. Аннары шундагы геройлар тавышы белəн сөйлəшə идем. Хəзер пародиялəр җыентыгы шактый зур. «Мəхəббəт FM» спектаклендə Минтимер Шəриповичка ясаган пародиягə Рөстəм Нургалиевич Миңнеханов, Салават абый Фəтхетдинов, Хəмдүнə апа Тимергалиева, Айдар абый  Галимов, Айдар абый Фəйзрахманов, Равил абый Шəрəфиев, Илдар абый Хəйруллиннар «кушылды». Ул спектакльдə шаянлык аша əйтелгəн бик күп  җитди фикер бар. Ə төп фикере – мəхəббəттə һəрчак ихлас булырга кирəк. «Яшьлəрчə акыллы» – спектакльгə Минтимер Шəрипович шундый бəя  бирде».

 

Яшьлəрчə акыллы. Эмильнең үзенə дə шул бəяне биреп, альбомны əлегə  ябып торам. Егетнең тормышында булачак яңалыкларга кадəр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк