Логотип
Архив Материалов

Фестиваль тәмам

Театр бәйрәме Туфан ага Миңнуллинның якты истәлегенә багышланды, репертуар да мәшһүр драматургның  әсәрләре буенча куелган әзекләрдән төзелде. Мәктәпләр ярышып - ярышып Туфан ага әсәрләрен сәхнәл...

Театр бәйрәме Туфан ага Миңнуллинның якты истәлегенә багышланды, репертуар да мәшһүр драматургның  әсәрләре буенча куелган әзекләрдән төзелде. Мәктәпләр ярышып - ярышып Туфан ага әсәрләрен сәхнәләштерделәр, костюмнар тектеләр, декорацияләр ясадылар. Берничә ай буе мәтәпләрдә Туфан ага рухы яшәде.

Конкурсны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Ирек ага Баһманов һәм Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган  артистлары Дания Нуруллина һәм Исламия Мәхмүтовалардан торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Балаларның таланты аларны таң калдырган. Хәтта финалга коллективларның барысын да уздырырга уйлаганнар. Ләкин конкурсның үз кануннары бар шул.

Конкусны гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, табиб Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров, Халыклар дуслыгы йорты, татар сәнгатен яктыртучы «Сәхнә» журналы редакциясе, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары мәгариф бүлеге.                                                                 

 

Номинацияләр

 

«Тамашачы мәхәббәте» номинициясендә җиңүче дип «Авыл эте Акбай» әсәре белән 139 гимназия театр коллективы һәм «Телефоннан сөйләшүләр» интермедиясе белән  209 балалар бакчасы  театр коллективы табылды.

«Нур» номинациясендә җиңүчеләр – «Кәрлә – мәктәп баласы» өзеге белән 73нче балалар бакчасы театры һәм «Үзем белән үзем» әкияте өчен 3 нче гимназиянең театр коллективы.

Конкурста «Авыл эте Акбай » өзеге белән катнашкан 48нче мәктәп укучылары «Сөйкемлелек» номинациясенә лаек булдылар.

5нче лицейның театр студиясе исә иң өметле коллективларның берсе дип табылды һәм «Өмет» номинациясендә җиңү яулады.

«Әйт әле, күбәләк» өзегенә иң тәңгәл номинация – «Балкыш». 16нчы гимназиянең театр коллективы.

«Ихласлык» номинациясенә конкурста «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен башкарган 116 нчы лицейның театр-студиясе лаек булды.

«Моңлы бер җыр» композициясе өчен 19нчы гимназиянең театр коллективына «Ватандарлык» номинациясендә җиңү бирелде.

 

Алга таба бу конкурс Татарстан районнарында дәвам итәчәк. Театр яратучылар, театр дип җан атучылар булганда – Туфан Миңнуллин исеме онытылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк