Логотип
Архив Материалов

Филармониянең алдагы юлы арттан ачык...

Концерт залы кәнәфиенә кереп утырганчы, тамашачы машинасын кая куярга белми чыгырдан чыга иде. Филармония җитәкчелеге күп бусагаларны таптый торгач, бу проблеманы чишкән. Концерт залы тирәсендәге...

Концерт залы кәнәфиенә кереп утырганчы, тамашачы машинасын кая куярга белми чыгырдан чыга иде. Филармония җитәкчелеге күп бусагаларны таптый торгач, бу проблеманы чишкән. Концерт залы тирәсендәге паркның бер ягын машина кую өчен көйләгәннәр. Парк кызганыч! Тик ни кыласың? Бүгенге тамашачы кәнәфиенә кадәр машинада килергә күнеккән.

Ярый, машина кую урыны, яшел зонага зыян китереп булса да, көйләнгән. Тик Концерт залының ишек алдын казып атканнар. Филармония директоры Кадим Нуруллин әйтүенчә, аларны бу хакта кисәтеп тә тормаганнар. «Әгәр Россия артистлары концерты булса, болай эшләмәсләр иде. Югыйсә афишаларда 1 – 20 августта Салават концертлары булачагы хакында язылган, татар тамашачысына хөрмәт булмау билгесе бу»,– ди ул. Салаватның бу хәлгә мөнәсәбәте алай ук катгый түгел. «Нишлисең, Казан Универсиадага әзерләнә. Кунак көткәндә төрле хәлләр була инде», – ди җырчы. Кадим Нуруллинның борчылуы табигый. Салават концертлары быел беренче тапкыр филармониядә уза һәм залны 20 көнгә аның карамагына тапшырган оешма бөтен уңайлыкларны да тудырырга тиеш. Дөрес, филармония бу уңайсыз хәлдән уңайлы гына чыккан. Тамашачыларны парк ягыннан, бинаның арткы ишегенннән кертәләр. Керү юлына келәм җәелгән, тирә якта чәй өстәләре. Болай яхшырак та кебек әле. Концертка шау-шулы урамнан түгел, тыныч, матур парктан килеп керәсең.

Концерт залында намаз уку бүлмәләре, ураза тотучылар өчен авыз ачу урыннары көйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк