Логотип
Архив Материалов

Гастроль!

Казан тамашачысына тәкъдим ителәчәк спектакльләр арасында «Тантана – 2013»тә «Театр әһелләре берлеге проектын уңышлы итеп тормышка ашырган өчен» премиягә лаек булган «Ташкын» (Түнҗәр Җүҗәноглу) с...

Казан тамашачысына тәкъдим ителәчәк спектакльләр арасында «Тантана – 2013»тә «Театр әһелләре берлеге проектын уңышлы итеп тормышка ашырган өчен» премиягә лаек булган «Ташкын» (Түнҗәр Җүҗәноглу) спектакле дә булачак. Спектакльне театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәләштерде. Театр белгечләре «Ташкын»ны «фестиваль спектакле» язмышы көтә дип фараз кыла. Моңарчы минзәләләр әлеге спектакль белән «Һөнәр» республика фестивалендә катнашса, киләчәктә Төркиягә театр фестиваленә, шулай ук Самара өлкәсенә «Театральная Волга» фестиваленә барырга җыенып торалар.

Гастроль афишасында «Мулла» (Туфан Миңнуллин) спектакле дә бар. Әлеге спектакль –  Дамир Сәмерхановның диплом эше иде. «Мулла»ның Казанга өченче килүе. Режиссер белдерүенчә, спектакльгә үзгәрешләр кертелде: «Без җиткерәсе фикерне «Мулла»ны куйган бер театрның да әлегә әйткәне юк иде». Спектакльдә төп рольне театрның яшь актеры, былтыргы «Тантана»да «Дебют» номинациясендә лауреат булган Ильяс Закиров башкарачак. Яңа Әсфәндияргә зур өметләр баглыйлар. «Аның сәхнәдә уйнавын карап торганда чәч төпләренә хәтле кызыша», дип хис-кичерешләре белән уртаклашты театрның директоры Роберт Шәймәрданов.

Театрның киләчәк планнарына килгәндә, Дамир Сәмерхановның яңа спектакль өстендә эш башлавын әйтеп китәргә кирәк. Режиссерның нинди әсәр сәхнәләштерүе әлегә сер булып калды, спектакль Бөек Җиңүгә багышланган икәнен генә тәгаен әйтеп була.

 

Гастроль афишасы

 

15 апрель 12:00 – Гаяз Исхакый «Сөннәтче бабай»

15 апрель 18:30 – Түнҗәр Җүҗәноглу «Ташкын»

16 апрель 12:00 – Гаяз Исхакый «Сөннәтче бабай»

16 апрель 18:30 – Әхәт Гаффар «Бер картлыкта, бер яшьлектә»

17 апрель 18:30 – Туфан Миңнуллин «Мулла»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк