Логотип
Архив Материалов

Гастроль

24 гыйнварда театр труппасы Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында «Мулла» (Туфан Миңнуллин, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев) спектаклен уйнаячак. 25 гыйнварда спектакльне Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мә...

24 гыйнварда театр труппасы Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында «Мулла» (Туфан Миңнуллин, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев) спектаклен уйнаячак. 25 гыйнварда спектакльне Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мәдәният сарае сәхнәсендә тамаша кылып булачак. 26 гыйнварда шул ук сәхнәдә Туфан Миңнуллин әсәре буенча Лилия Әхмәтова куйган «Авыл эте Акбай» спектакле тамашачы игътибарына тәкъдим ителәчәк. 5 – 8 февральдә Академия театры Әлмәттә чыгыш ясый. Гастроль афишасында: «Бабайлар чуагы» (Илгиз Зәйниев, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев) лирик комедиясе һәм «Искән җилләр көенә» (Зөлфәт Хәким, режиссёр Лилия Әхмәтова) романтик комедиясе. Спектакльләр Әлмәт Татар дәүләт драма театрында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк