Логотип
Архив Материалов

Гастроль

Гастроль Әлмәт театры оешуга 70 ел тулу уңаеннан оештырыла. Спектакльләр әлмәтләрнең иҗатташ дуслары – Г.Камал театрында уйналачак. Казан тамашачысы игътибарына Әлмәт театрының бу сезонда гын...

Гастроль Әлмәт театры оешуга 70 ел тулу уңаеннан оештырыла. Спектакльләр әлмәтләрнең иҗатташ дуслары – Г.Камал театрында уйналачак.

Казан тамашачысы игътибарына Әлмәт театрының бу сезонда гына куелган яңа әсәрләре дә, тамашачы яратып өлгергән, фестивальләрдә катнашкан спектакльләре дә тәкъдим ителәчәк. Алар арасында: И.Зәйниев әсәре буенча Лилия Әхмәтова куйган «Туган-тумача» спектакле, Хәй Вахит әсәре буенча театрның баш режиссёры Ильяс Гәрәев куйган «Күк капусы ачылса» ретро-комедиясе, Таҗи Гыйззәт әсәре буенча Илдар Хәйруллин куйган «Кыю кызлар» комедиясе, Илгиз Зәйниев әсәре буенча Байрас Ибраһимов куйган «Сагынуларга ни чара?» мелодрамасы (И.Зәйниевнең әлеге әсәре казаннарга Камал театрының Айрат Әбүшаһманов куелышындагы «Әрем исе» спектакле буларак билгеле).

Театрның кече сәхнәсендә Искәндәр Сакаев куелышындагы ике спектакль күрсәтеләчәк. Беренчесе – Бертольд Брехт әсәре буенча «Туй» трагифарсы, икенчесе – Уильям Шекспир буенча «Ромео һәм Джульетта» трагедиясе. Программада балалар өчен спектакль дә каралган – Туфан Миңнуллин әсәре буенча Гүзәл Акбердина сәхнәләштергән «Акбай һәм Сарык малае» әкияте.

Гастроль концерт-тамаша белән тәмамланачак.

 

АФИША

 

4 февраль

Илгиз Зәйниев

Туган-тумача

 

5 февраль (көндез)

Уильям Шекспир

Ромео һәм Джульетта

Премьера

 

5 февраль

Хәй Вахит

Күк капусы ачылса

 

6 февраль (көндез)

Туфан Миңнуллин

Акбай һәм Сарык малае

 

6 февраль

Илгиз Зәйниев

Сагынуларга ни чара?

Премьера

 

7, 8 февраль (көндез)

Бертольд Брехт

Туй

 

7 февраль

Таҗи Гыйззәт

Кыю кызлар

 

8 февраль

концерт-тамаша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк