Логотип
Архив Материалов

Гомеремнең иң рәхәт чагы...

 Рольләрем дә бар, Аллага шөкер. Алар сәләтемнең яңа кырларын ачарга ярдәм итте. Янәшәдә яраткан ирем Илдарым бар. Улыбыз Искәндәр белән бер сәхнәләрдә уйныйбыз. Киленебез Айгөл дә артист затынна...

 Рольләрем дә бар, Аллага шөкер. Алар сәләтемнең яңа кырларын ачарга ярдәм итте. Янәшәдә яраткан ирем Илдарым бар. Улыбыз Искәндәр белән бер сәхнәләрдә уйныйбыз. Киленебез Айгөл дә артист затыннан. Шулай итеп каенана, дәү әни дә мин хәзер. Барысы өчен дә Хак Тәгаләгә бик рәхмәтлемен...

 

 

Шулай дип башлады сүзен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт һәм республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Алсу Әскәр кызы Гайнуллина матур гомер бәйрәме алдыннан узган бер очрашуда.

–  Мин бик тату, мәхәббәтле, тигез гаиләдә үстем, – дип бәхет мәсьәләсенә ачыклык кертте Алсу ханым. – Әти-әнием бик яшьли бер-берсенә гашыйк булып, кавышып, 50 ел бергә гомер кичерделәр. Без 9 бала үстек. Иң кечкенәсе мин идем. Әти-әнием барыбызны да бик яратып, иркәләп, назлап үстерде. Әтием күп вакыт эштә була иде. Бала-чага белән әнием әвәрә килде. Аларның бер-берсенә хөрмәт-ихтирамын көн саен күреп, үзебез дә шуңа өйрәнеп үстек. Әтиемне эш белән Чүпрәле районына җибәргәннәр. Мин шунда дөньяга килгәнмен. Ә 1962 елда без Казанга күчендек. Аннары – театр училищесы, остазым, бөек режиссёр Марсель Сәлимҗанов белән танышу. Бу олы шәхес минем иҗат язмышымны билгеләде. Артист үзе генә берни эшли алмый. Ә Марсель абый минем өчен бик борчыла иде. «Һәр иҗат фасылының башында, быел Алсу нинди рольләр уйнар икән, дип уйланам», – дия торган иде ул. Шундый кайгыртучы режиссёр булса – артист бик бәхетле, әлбәттә. Марсель абый миңа әтием кебек иде. Әтием миңа дөньяны бүләк итсә, режиссёр М.Сәлимҗанов миңа сәхнә гомере бирде. Илдарымнан да бик уңдым. Тормыш терәгем дә, сәхнә партнёрым да ул. Инде әйткәнемчә, мин гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Шуңа күрә тиргә батканчы, кулларга сөяль чыкканчы эшләргә туры килмәде. Кияүгә чык-канда ашарга да пешерә белми идем. Илдар миннән дүрт яшькә өлкәнрәк. Акыл-зиһене, тормыш тәҗрибәсе яшенә күрә генә түгел – зуррак. Ул мине эшкә өйрәтте. Гомумән, гаиләбезнең моторы ул Илдар.

Акыллы кеше эшләгән эшләре белән мактанмый, масаймый ул. Менә без дә очрашу вакытында үз заманында актриса Гайнуллинага дан-шөһрәт китергән рольләр, спектакльләр турында сөйләшмәдек диярлек. Югыйсә, Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Сәрби («Качаклар», Н.Исәнбәт), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин), Лариса («Бирнәсез кыз», А.Островский), Ренева («Җимерелгән бәхет», А.Островский), Валентина («Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин), Нина («Илгизәр + Вера», Т.Миңнуллин), Әнисә («Сөяркә», Т.Миңнуллин), Шәмсегаян («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Беатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони) һәм М.Байҗиевнең «Кияү белән кәләш»ендәге Кәләшкә, В.Шекспирның «Тискәрегә авызлык»тагы Катаринага саллы, җитди хезмәт салынган. Һәм бу – актриса сәхнәдә гәүдәләндергән геройлар, образларның бер өлеше генә.

Билгеле ки, тормыш гел бер төрле генә бармый. Билгеле бер вакытта күп уйнап зур сәхнә тәҗрибәсе туплаган артистларның рольләре кими башлый. Алар берникадәр вакыт сәхнәдән югалып та торырга мөмкин. Актриса А.Гайнуллинаның тормышында да мондый чор булды, әлбәттә. Актриса сәхнәдә күренми торган арада тамашачы аны өзелеп-өзелеп сагынгандыр. Аның каравы, сагынып тилмерүләрнең әҗере зур булды, чөнки сәхнәгә бөтенләй бүтән Алсу Гайнуллина туды. Юк, шул ук без яраткан актриса ул, бары тик һәр спектакль саен талантының яңа яклары ачылып, театр сөючеләрне сокландыра, сөендерә, шаккатыра бара.

Актриса Алсу Гайнуллина беренче тапкыр 2004 елда А.Гыйләҗев повесте, М.Гыйләҗев инсценировкасы буенча куелган «Яра» спектаклендә үзгәрде бугай. Сәхнәгә беренче карагач, актрисаның мәһабәт буйсынын, чибәрлеген авыл карчыгы күлмәге һәм яулыгы астына яшерү коточкыч җинаять тоелган иде миңа. Аның һәр адымында, кул изәүләрендә, күлмәк бөрмәләренең салмак хәрәкәтендә бөтенләй икенче дөнья кешесе Лариса Огудалованың уйчан затлылыгы чагыла иде кебек. Гүзәл актрисабызны озын итәкле әбиләр күлмәгеннән йөртүгә бөтен тән вә җан карышты. Әмма спектакль дәвам итте. Сугыш тәмамланып берәр еллап вакыт үтсә дә, һаман кайтмаган улы Габдулланы тилмереп көткән Зөләйханың бимазалануы тамашачыны, шул исәптән мине дә, һаман ышандыра барды. Аның, бәлки бүген кайтыр, дип, әле пешеренергә, әле өй эчен җыештырырга керешүен күргәндә, күпләрнең күзләрендә мескен ананы кызганудан яшь сәйләннәре ялтырагандыр. Кордашлары Мөхәммәт үзенең улы өчен Габдулланың сөйгән яры Зәйтүнәне сорап килгәч, Зөләйха-Алсу Гайнуллинаның сабыр касәләре менә-менә түгелер дә ул бөтен хәсрәтен елап тышка чыгарыр кебек иде. Ник дигәндә, Зәйтүнә – карт белән карчыкның соңгы өмете. Алардан Зәйтүнәне тартып алу – икесен дә шомлы өметсезлек упкынына ташлау ул. Шул гына җитмәгән иде, «Кәримҗан белән Зәйтүнәне башка чыгарабыз, өй алдында кирәксез яткан имән баганаларны бирче, яшьләргә капка яңартыр өчен кирәк», дип, Мөхәммәт улларын көтү газабында янган картлар янына кабат килгәч, Зөләйха-Алсу Гайнуллинаның йөрәге шартлап ярылмагае дип бөтен зал куркуга калды бугай. Әмма, ни гаҗәп, һәр ике очракта да актриса бик сабыр, аз сүзле, аз хәрәкәтле иде. Аның хис төсмерләрен «Сиңа әйтәм», дип иренә эндәшүеннән генә чамаларга мөмкин иде. Сүз дә юк, улын сугыштан көткән ананың күңел халәте бик авыр. Әмма аның янәшәсендә шундый ук газап утында янучы гомер иткән ире Сөләйман да бар бит әле. Татар хатыннары гомер-гомергә ир хакын хаклап, аларны саклап, кадерләп яшәргә күнеккән. Шуңа күрә Зөләйха, бәгырен ут кимерсә дә, үзен бик сабыр тота. Йә Алла, ир хакына, ир тынычлыгы өчен авыр хисләреңне йөгәнләргә никадәр көч, зирәклек, акыл кирәк! Актриса Алсу Гайнуллина «Яра» спектаклендә әнә шундый акыллы, сабыр, ир хакын чиксез олылаучы татар хатынын бик оста гәүдәләндергән иде. Сугыштан соңгы еллар. Фронтовикларның исәннәре кайта, яңа гаиләләр оеша, бәбиләр туа тора. Килен булырга тиешле Зәйтүнә дә башкада кияүдә. Авылдагы тынлыкны яңа туган бәбиләрнең тормыш-яшәешне данлаган авазлары яра. Зөләйха белән Сөләйман да онык сөяргә тиешле кешеләр бит. Шул мизгелләрдә Зөләйха-Алсу Гайнуллинаны кызгану шулкадәр көчле иде, залдагы һәркем аның якты сагыш тулы карашын күрмәс, үзен тын гына йөрәге өзелүдән саклар өчен, бала елаган тавышларны тоныкландыру чарасын күрергә әзер иде кебек. Гүя елакларның авазлары тамашачының күңеленә ук булып кадалды. Җыеп кына әйткәндә, спектакль башлангач ук күңелне биләп алган ризасызлык үзеннән-үзе таралды, Лариса Огудалова бөтенләй онытылды, чөнки яңа образда да актриса Алсу Гайнуллина гаҗәеп табигый, сәхнә матурлыгы белән матур иде, шуңа күрә ахыр чиктә әбиләр күлмәге дә, яулык та өс-башына бик килешле тоелды.

–  Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләген алу минем өчен зур мәртәбә булды. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай – милләтебезнең намусы ул. Без аны шулай дип белеп үстек. Икенче яктан караганда, бу дәрәҗәле бүләкне миңа икенче пландагы рольләрем өчен бирделәр. Бу исә икеләтә сөенеч, – дип әйткән иде очрашу вакытында актриса. Чыннан да, икенче пландагы яисә эпизодик рольләрне башкаручыларга караганда, баш геройларны уйнаган артистларга зур бүләкләр алуы җиңелрәктер, мөгаен, чөнки роль зуррак булган саен, артистның үзен күрсәтү мөмкинлеге дә күбрәк. Рольләрнең уңай яисә тискәре булуы да бу мәсьәләгә йогынты ясыйдыр. Икенче пландагы рольләрне меңләгән тамашачыларның күңелендә калырлык итеп башкару өчен артисттан зур осталык сорала.

Актриса А.Гайнуллинаның кечкенә рольләре дә хәтердә уелып кала. Шуларның берсе – Г.Хугаев әсәре буенча куелган «Кара чикмән» спектаклендә төлкебикә Биртәтә роле. Ул матур, затлы, купшы, хәйләкәр, мәкерле, кыскасы, күпләребезгә бәләкәй чактан ук халык әкиятләреннән таныш төлке үзе, койган да куйган. Бик җете, истә кала торган образ булды ул. «Кара чикмән» спектакле күп бәйге-фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле бүләкләргә ия булды. Аның уңышында, һичшиксез, актриса Алсу Гайнуллинаның да өлеше зур. Тагын бер зур булмаган рольләрнең берсе – Г.Исхакый әсәрләре, М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид инсценировкасы буенча куелган «Курчак туе» спектаклендә кызыл фонарьле йортның хуҗабикәсе На-таша. Ул бичара кыз Камәрне калын кесәле байлар астына салып, шуның белән үз кесәсен калынайткан комсыз хатын. Барыннан да бигрәк Наташа-Алсу Гайнуллинаның бер карашы истә калды. Беренче очрашуларында Камәр-Нәфисә Хәйруллина чишенеп күрсәткән мизгел иде ул. Никадәр күп мәгънә төсмере шәйләнә иде ул карашта. Монда матурлыкка соклану да, бу нәфис гәүдәле сылу кызның зур табыш китерәчәген чамалап шатлану да, хатын-кызларча көнләшү дә, кайчандыр үзенең дә Камәр хәлендә булуын, башыннан кичкәннәрне искә алып уйлану да, күңеленең бер өлеше белән яклаучысыз бичара кызны кызгану да... – бик күп мәгънә салынган иде бу карашка.

К.Гоцци әсәре буенча куелган «Хан кызы Турандык» спектаклендәге Гөлкәй – бөтенләй бүтән пландагы роль. Ул беркатлы булуы, эчкерсезлеге белән ирексездән елмаерга мәҗбүр итә. Актриса гаҗәеп табигый. Аның зур башлы балаларны ияртеп вак-вак атлап сәхнәгә килеп чыгуы гына да ни тора.

З.Зәйнуллин әсәре буенча куелган «Арбалы хатыннар» спектаклендәге Гайшә әби роле, кечкенә генә булса да, шулай ук актриса А.Гайнуллинаның зур казанышы. Гомумән алганда, «Арбалы хатыннар» – бик уңышлы спектакль. Ул көлдерә дә, елата да, ялыктырмый да, уйландыра да. Гайшә әбинең аксак кызны һич уйламаганда кияүгә биреп җибәрү күренеше иң җете булып истә кала торган, бер тында уйналган матур, җылы, якты юморлы эпизодларның берсе. Гайшә – баһадирларча зур гәүдәле, эре сөякле, яшьнәп яши торган хатын. Аяклары авыр хәрәкәтләнсә дә, караңгы чатта сыктап утыра торганнардан түгел ул, тәгәрәп булса да йөрү, һаман да әле яшәү ягын карый. Андыйларның кулларыннан эш тә килә. Шундый кешеләр тормышны алга алып бара. Аларның тәвәккәллеге, күңел күтәренкелеге күпләргә үрнәк булырлык. Бер караганда Гайшәнең кыланмышлары мәзәк тоелса да, бик төпле акыллы хатын ул. Ярлы булу сәбәпле өйләнә алмый йөргән егетне һәм бер егет тә карамаган аксак кызны тормышлы, һәр ике бәхетсез җанны бәхетле итә. Егете дә нинди бит әле! Авылларының бөтен кыз-хатыннары кызыгырлык әзмәвердәй ир! Менә Гайшә, менә ичмасам булдырды, барысын да бер кичтә майтарды да чыкты! Егетнең мәһабәт буйсынын, тамакка таза икәнен күреп Гайшәнең ихластан соклануы, яшьләрне өйдә үзләрен генә калдырып, тәрәзәдән күзәткәндә аларга кушылгандай булып үзалдына уйнавы, аксак кызның йомшак җирләреннән шапы-шопы чәбәкләве, мизгел эчендә үзгәреп читтә йөргән улын искә алып тавышын нечкәртүе – карап туймаслык! Никадәр көч, дәрт, тормыш тантанасы бу Гайшәдә! Һәм, әйтергә кирәк, Гайшә ролендә тамашачы бөтенләй бүтән Алсу Гайнуллинаны күрде. Актрисага Табигать-Ана тарафыннан бүләк ителгән, шаһзадәләргә хас һәм күп кенә рольләрендә күренгән затлы уйчанлыкның, тыйнак зирәклекнең әсәре дә юк. Аның Гайшәсе гаҗәеп тере, утлы өермә кебек җитез, тавышы яшен яшьнәведәй шау-шулы, көр. Менә артист, менә талант, менә, ичмасам, чын театр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк