Логотип
Архив Материалов

"Гөнаһлы мәхәббәт өрәге"

Түбән Кама Татар дәүләт драма театры – кирәкмәгән хәрәкәтләр ясамыйча гына алга баручы, моданың вакытлы тенденцияләренә бирелмәүче, шул сәбәпле еш кына яңа театраль авазны да ишетми калучы бердән...

Түбән Кама Татар дәүләт драма театры – кирәкмәгән хәрәкәтләр ясамыйча гына алга баручы, моданың вакытлы тенденцияләренә бирелмәүче, шул сәбәпле еш кына яңа театраль авазны да ишетми калучы бердәнбер театр. Шулай да сезонга бер тапкыр Рөстәм Галиев җитәкләгән коллектив вакыйга булырлык спектакль куя. IX «Нәүрүз» фестиваленең ачышына әйләнгән «Бүре каны» шундыйлардан иде, «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (премьерасы 10 апрельдә узды) дә аерым игътибарга лаек спектакль. Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе, Анатолий Ивановның Совет заманында язылган әсәрләре арасында («Вечный зов», «Тени исчезают в полдень» һ.б.) үтә дә нечкә һәм лирик повестен эзләп таба алган драматург Зәбир Гыймаев белән бергә аңлаешлы сәхнә вариантын әзерләгән.

Спектакль бик тә нәзәкатьле һәм нечкә тоемлау аша куелган. Әлбәттә, бу, куелыш җитешсезлекләрдән азат, дигән сүз түгел. Әсәрне сәхнәгә менгерү труппадан бик күп көч сораганлыгы һәм коллективның тырышып эшләвенең матур нәтиҗәгә китерүе бәхәссез.

Түбән Кама театры – дөнья яисә рус классикасына, бүгенге заман чит ил әсәрләренә бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән бердәнбер татар театры. Сүз моның яхшымы-начармы булуы турында түгел, әлеге юнәлештә тәҗрибәсе булмау хакында. Ләкин Рөстәм Галиев – тырыш һәм акыллы режиссер. Әгәр дә нәрсәгә дә булса алына икән, ахырына кадәр алып барып җиткерә. Ул текстны үзгәртергә тырышмый, ә Иванов повестендәге гомумкешелек кыйммәтләренә, каршылыклы ситуацияләрдә калган катлаулы характерларга басым ясый. Галиев спектакленең дөньясы – 1930-50нче еллардагы рус совет авылы мохите, тоталитар режимның кырыс чынбарлыгы кысаларында яшәүче патриархаль тормыш. Сюжет Зөлфәт Хәкимнең «Легионер» һәм Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» әсәрләре белән аваздаш. Павел Демидов тыныч кына яшәп, эшләп ята, чибәр Мария аның хатыны булырга әзер, ләкин бу идиллияне күн тужурка кигән комсомол башлыгы Денис Макшеевның килеп чыгуы боза. Мария яшь уполномоченныйга гашыйк була һәм тегесе, геройга яла ягып, аны Колымага җибәрә. Алга таба Павел тәмуг аша үтә. Лагерь, фронт, штрафбат, әсирлек, янәдән ГУЛАГ, аны берәү дә көтмәгән туган авылына кайту, җан ярасын шәраб белән юу... Геройга шулкадәр авырлыклар аша узарга туры килүгә карамастан, ул кеше характерының иң яхшы сыйфатларын, яңадан яши башларлык көчен, кайчандыр бик тә яраткан, ләкин хыянәт иткән Марияне гафу итү сәләтен югалтмый. Явызлык җәзасыз калмый – Денис кыш көне балык тотканда үлә, ләкин моңа Павелның үч алуы түгел, ә илаһи дөреслек сәбәпче. Спектакль һәр кешегә тиешлесен бирү хакында түгел, киң күңеллелек турында. Режиссерның зирәклеге, тупланган тормыш тәҗрибәсе, тормышка карашы бу гади сюжетлы, ләкин тирән мәгънәле, көчле фәлсәфи кинаяле спектакльдә чагылыш тапкан. Өстәп әйтергә кирәк, спектакльнең уңышлы килеп чыгуы рәссам Булат Насыйхов, композитор Юрий Чаплин һәм пластика буенча режиссер Рөстәм Фәтхуллинның тырышлыгы нәтиҗәсе дә.

Актерларга килгәндә, иң элек яшь актерлар – Юрий Павлов, Рафил Зәйнуллин һәм Гүзәл Шәмәрдәнованың уены, аларның профессиональ осталыгы арту турында әйтәсе килә. Геройларның өлкән яшьтәге образларын тудырган актерлар, театрның алдынгы артистлары Рәис Галиев белән Альберт Ибраһимовларның «юрган»ны үз якларына тартмый уйнавы,  яшьләрнең уенын да баета, спектакльнең ансамблен төгәл итә.

Кайбер күренешләр «кирәк идеме икән бу?» дигән шик тудыра тудыруын, ләкин проза әсәренә нигезләнгән инсценировкалар Кама аръягы театрлары сәхнәсендә сирәк «кунак» булуы, театрны аклый. Хәер, Казан театрлары да бу юнәлештә зур казанышлары белән мактана алмый. Шул ук вакытта ышанып әйтә алам, татар театрларының киләчәге әлегәчә игътибар ителмәгән бу юнәлешне ни дәрәҗәдә куллана алуына бәйле булачак. Бу мәсьәләдә Түбән Кама театры әйдәп баручылар рәтендә. Өч ел эчендә ике уңышлы инсценировка очраклы гына була алмый. «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге»нең рус прозасына нигезләнеп язылуы укучыда каршылык тудырмасын. Принциплар һәм хәрәкәтне оештыру нигезләре универсаль. Киләчәктә театр безне татар классик әсәре яисә заманча прозага ияреп язылган инсценировкалар белән дә сөендерер әле.

«Сәхнә», 2011, №5 (май)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк