Логотип
Архив Материалов

«Хәзер кешеләр ишетүдән бигрәк күрәләр»

16 декабрь көнне Камал театрының кече залында аның Чаллы татар драма театрында француз драматургы Жеральд Сиблейрасның Европада популярлык казанган «Тирәкләр шаулый җилдә» пьесасы буенча куйган спек...

16 декабрь көнне Камал театрының кече залында аның Чаллы татар драма театрында француз драматургы Жеральд Сиблейрасның Европада популярлык казанган «Тирәкләр шаулый җилдә» пьесасы буенча куйган спектаклен карарга мөмкин булачак. Татар шигъриятендә Хәсән ага Туфан бар иде, драматургиядә – Туфан ага Миңнуллин, хәзер менә режиссурага да Туфан килеп керде. Кем ул? Кай яклардан? Нинди уйлар белән яши? Бу тормышка нинди сораулары бар?

– Туфан, син бүген Мәскәү һәм Европа театрларында уңышлы эшләп килүче режиссёр. Менә ниһаять, туган шәһәрең Чаллыга кайтып та спектакль куйдың. Сиблейрас пьесасын сайлап алуың ни белән бәйле?

– Чаллы театрыннан спектакль куярга тәкъдим итәрләр дип, дөресен әйткәндә, көтмәгән идем. Шунлыктан спектакль чыгару өчен, шул исәптән пьеса сайлап алыр өчен дә вакытыбыз бик чикле булды. Мин татар тамашачысына, аның менталитетына якын әсәр эзләдем. Татар театрының рус театрыннан тамырдан аерылып торганы беркемгә дә сер түгел. Шунлыктан Чаллыда спектакль кую минем өчен ниндидер бер эчке эксперимент булды. Режиссурам белән татар тамашачысы күңеленә ачкыч таба алырмынмы дигән шик бар иде. Табып булды шикелле.

Таныш булмаган труппа белән эшли башлаганда театрда моңа кадәр ниләр уйналганына карап түгел, ниләр уйналмаганына карап пьеса сайлыйсың. Әгәр ниндидер сәбәпләр буенча син теләгән әйберне моңа кадәр куймаганнар икән, димәк, мондый драматургия бу театрга бик үк туры килеп бетми. Әйтик, мин Чаллыда башта Амели Нотомбның «Косметика врага» әсәрен тәкъдим иткән идем. Ул инде татарчага тәрҗемә ителгән иде, тик труппа каршы чыкты. Агымга каршы барудан шулай ук әллә ни зур мәгънә юк бу очракта, чөнки артистлар билгеле бер жанрда, билгеле бер стильдә уйнарга өйрәнгән. Чеховның «Дядя Ваня»сын да тәкъдим итеп караган идем, чөнки Чаллы театрында бу пьесадагы рольләрне бик шәп итеп бүлергә мөмкинлек бар, тик шулай ук барып чыкмады. «Тирәкләр шаулый җилдә» пьесасы күпчелек тарафыннан кабул ителде.

– Европа, Мәскәү «йолдызлары» белән эшләгәннән соң Чаллы артистларының һөнәри дәрәҗәсен ничек кабул итәсең?

– Кая гына эшләсәң дә, уңай һәм тискәре яклары була. Чаллыда мин ниндидер бер эчкерсезлек, артистларның материалны үзләштерүгә ачык, әзер булуларын шундук тоеп алдым. Алар миңа, режиссёрга, тулысынча ышандылар. Ә чит илдә, Мәскәүдә эшләгәндә бу ышанычны яулап алыр өчен күп тир түгәргә кирәк. Чаллыда без шундук үзара аңлашып эшли башладык. Бу бик зур плюс.

Мәскәү «йолдыз»ларын үз спектаклеңә чакырсаң, беренчедән, алар яшь режиссёрга сагаеп карый. Бу табигый нәрсә. Икенчедән, аларның сиңа мөнәсәбәте болайрак: «Син әле яшь, берни дә белмисең, хәзер мин сиңа үзем күрсәтәм!» Икенче яктан караганда, Теннесси Уильямсның «Пыяла читлек» («Стеклянный зверинец») спектаклен куйганда Марина Неелованың тәҗрибәсе бик нык ярдәм итте, тик шунысын дә әйтергә тиешмен – аның белән эшләгәннән соң берни дә куркыныч түгел инде!

– «Тирәкләр шаулый җилдә»нең жанрын ничек дип билгеләдең?

– Пьеса сайлаганда мин бер нәрсәне күз алдымда тоттым: татар театры өчен иң якын жанр – ул трагикомедия. «Әлдермештән Әлмәндәр»не генә алыйк, мәсәлән. Татарлар театрда көләргә дә, бераз елап алырга да ярата. Минем үземә дә бу жанр бик якын: куйган спектакльләремә карасаң, аларның күбесе шушы жанрга туры килә.

– Билгеле булганча, Милләтләр театры Европа системасы буенча эшли, ягъни аларның үз труппасы, үз артистлары, режиссёрлары юк, һәрбер спектакльгә контракт нигезендә башка театрлардан кешеләр чакырыла.

– Әйе, нәкъ шулай.

– Димәк, синең хезмәт кенәгәң бер театрның да кадрлар бүлегендә ятмый?

– Мин аның ятуын теләмим дә. Беренчедән, ниндидер бер аерым театрга күнегәсем килми. Икенчедән, стационар театрларда үзенә күрә бер чират бар, ягъни син берсе артыннан икенче спектаклеңне куя алмыйсың, күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Бик әйбәт дигәндә, елына ике спектакль чыгара аласың, ләкин кагыйдә буларак яшь режиссёрлар елга бер спектакль генә чыгаралар. Әгәр син бер театр штатында торасың икән, икенчесендә спектакль чыгаруыңны өнәп бетермәскә дә мөмкиннәр. Кыскасы, минем алда шундый бер сорау тора иде. Елга бер спектакльгә канәгать булып утырыргамы (анысы да әле чыгамы-юкмы, ә бәлки худрук риза булмас?) әллә төрле илләрдә, төрле театрларда елга өч спектакль чыгарып тәҗрибә тупларгамы? Миңа калса, яшь вакытта күбрәк эшләргә, күбрәк йөрергә кирәк. Йөргән таш шомара ди бит халык. Кыскасы, мин ирекне сайлап алдым.

– Режиссёр профессиясенә ничек килдең?

– Мәктәпне тәмамлагач артист булырга дигән хыял бар иде. Мин Казан мәдәният институтына имтихан биреп карадым. Салават эстрадниклар төркемен җыя иде, тик ул мине алмады, Аллага шөкер! Аннары Мәскәүдә актёрлыкка укырга кереп карадым, шулай ук барып чыкмады. Анда конкурс коточкыч! Ахыр чиктә Алабуга училищесына укырга кердем. Өченче курста укыганда актёр эшеннән бигрәк режиссёрлык кызыксындыра башлады. Һәм мин Мәскәү мәдәният университетының үзешчән театрлар өчен режиссёрлар әзерли торган факультетына укырга кердем, ә тагын бер елдан – ГИТИСка. Анда мин Олег Львович Кудряшов курсына эләктем һәм бүген нәкъ менә шулай булганына сөенеп бетә алмыйм.

– Кем әйткәндәй, матди як ничек хәл ителде? Укыган вакытта кайдадыр эшләргә дә туры килдеме?

– Юк, әгәр син чын-чынлап режиссёр һөнәрен үзләштерергә телисең икән, аңа бөтен булган вакытыңны һәм көчеңне сарыф итәргә кирәк. ГИТИСта без кайбер вакытта тәүлегенә 24 сәгать укый торган идек, хәтта бинадан чыкмаган, тулай торакка йокларга кайтып тормаган вакытлар да булды. Безнең актёрлык-режиссёрлык курсы иде, кайбер кызлар укуны эш белән бергә алып барырга тырышып карадылар, тик бер атна үтү белән алар уку аксый башлаганын тойдылар. Шуңа күрә матди якны төрлечә хәл итәргә туры килде инде. Стипендия бар иде, әти-әниләр булышты, аннары бит студентлар өчен бик күп ташлама-льготалар бар: бушлай метро, музейлар, театрлар һ.б.

– Син исемеңнең үзеңә зур җаваплылык өстәвен сизәсеңме?

– Миңа исемне Туфан дип әтием кушкан. Аңа кадәр мин өч ай исемсез яшәгәнмен. Раил дип тә кушмакчы булганнар, Раушан дип тә, тик кайсыдыр бер вариантта туктый алмый азапланганнар. Аннары инде, бик озакка киткәч, әти үзенең катгый сүзен әйткән. Әлбәттә, мин исемем белән бәйле җаваплылыкны тоям һәм аңлыйм. Бу тормышта теләсә нәрсә, хәтта бик вак булып тоелган әйбер дә, – ә исем турында әйткән дә юк инде! – синең язмышыңа, кешеләр белән мөнәсәбәтеңә йогынты ясый.

– Синең планнарда татар драматургиясенә мөрәҗәгать итү бардыр бит?

– Әгәр тагын берәр татар театрында спектакль куярга мөмкинлек ачылса, әлбәттә. Татарстаннан читтә – юктыр. Чөнки татар пьесалары – бик үзенчәлекле әсәрләр, аларда милли колорит, безнең бик үзенчәлекле менталитетыбыз ярылып ята. Аларның күпчелеге мелодрамалар һәм алар бары тик безнең үзебез өчен генә ярый. Мәскәүдә һәм Европада бу жанрга бүген әллә ни сорау юк кебек.

– Татар театрында спектакль куярга мөмкинлек кабат ачылыр кебекме соң?

– Һәрхәлдә, мин моңа өметләнәм. Мәсәлән, без Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев белән очрашып киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килештек.

– Туфан, синеңчә Европаның театр дөньясында бүген ниләр булып ята?

– Миңа бу турыда зурдан кубып фикер йөртергә авыррак, тик һәрхәлдә алар анда үзләренә ни кирәк икәнен аңлыйлар. Рус театрында, мәсәлән, һаман актёр уенына басым ясарга тырышалар, гәрчә бүгенге тамашачы инде күптән визуалга әверелсә дә. Бүген кешеләр ишетүдән бигрәк күрәләр. Театрга килгән тамашачы хәзер ниндидер спецэффектларга, матур мизансценаларга, ут, төсләр уйнавына күбрәк игътибар бирә. Европа бүген шул юнәлештә атлый – алар сәхнәдә реаль булмаган ниндидер башка дөнья, метафоралар дөньясы барлыкка китерергә омтылалар. Без исә әле һаман психологик театрга ябышып ятабыз. Тик, минемчә, Европада форма белән артык мавыгып киттеләр, эчтәлеккә хилафлык килә башлады.

– Аңлавымча, син бүген татар театрына караганда рус театрын яхшырак беләсең. Синеңчә, аның төп проблемасы нәрсәдә?

– Рус театрында, имештер, эчтәлек беренче урынга куела, ләкин ул инде шулкадәр күп тапталган, кабатланган һәм шулкадәр бертөрле ки, исләрең китәр! Барысы да нидер үзгәртергә кирәк, яңалык кертергә кирәк диләр, ләкин бу сүздә генә кала, сәхнәдә берни дә үзгәрми. Режиссёр һөнәре һәрвакыт үсештә булуны таләп итә, шул исәптән методологик яктан да. Бүген режиссёрлар бу һөнәрнең эчке мәгънәсен, ниндидер мөһимлеген югалттылар димме соң. Минемчә, режиссёр беренче чиратта философия белән шөгыльләнергә тиеш. Аның ниндидер бер эчке позициясе, үз фикере булырга тиеш һәм ул аны театр формалары ярдәмендә тамашачыга җиткерергә тиеш.

Мин шунысын да аңлыйм, режиссёр тышкы факторлар, ягъни мәсәлән начар юллар яки тишек торбаларга каршы протест белдереп кенә тынычланырга тиеш түгел. Ул бүгенге кешеләрнең эчке дөньясын, аларның уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен аңларга тиеш. Шуның турында спектакльләр куярга тиеш ул, чөнки теманың актуаль булуы үтә дә мөһим нәрсә. Шул ук вакытта мәңгелек тема – «мәхәббәт турында» спектакль куярга да мөмкин. Беләсезме хикмәт нидә? «Король Лир» да мәхәббәт турында бит, «Ромео һәм Джульетта» да мәхәббәт турында, Чеховның «Акчарлагы» да, Вырыпаевның пьесалары да. Ягъни конкретика булырга тиеш дип әйтәсем килә минем, ә ул юк. Бу исә эчтәлек булмаудан килә.

 

 

P.S. Туфан Риф улы Имаметдинов

1984 елның 7 ноябрендә Чаллыда туган.

2011 елда РАТИ–ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлаган (Олег Кудряшов курсы).

2010 елда студентлар арасында уздырылган «Режиссер и пространство» III халыкара бәйгесендә Н. Гогольнең «Акылдан язган кеше язмалары» спектакле белән лауреат исемен яулаган.

2011 елда Фрациянең Страсбург шәһәрендә узган «Премьера» фестивале лауреаты.

2012 елда Польшаның Лодзь шәһәрендә узган «Европаның яңа классикасы» фестивале лауреаты.

 

Мәскәүнең Милләтләр театрында куйган спектакльләре:

• М.Макдонах. «Ятим Көнбатыш», 2011 ел.

• И.Б.Зингер. «Шоша», 2011 ел.

• Т.Уильямс «Пыяла читлек», 2013 ел.

 

Румыниянең Тырге-Муреш театрында:

• Н. Гоголь. «Өйләнү», 2011 ел,

• А.Сухово-Кобылин. «Тарелкинның үлеме», 2013.

 

Мәскәүнең Маяковский исемендәге театрында – Н. Гоголь «Акылдан язган кеше язмалары». 2012 ел.

 

Чаллы Татар дәүләт драма театрында – Ж.Сиблейрас «Тирәкләр шаулый җилдә», 2013 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк