Логотип
Архив Материалов

«Идел-йорт»

  Быелгы «Идел-йорт»ның йомгаклау этабын янəдəн шəһəрнең үзəктəн ерак почмакларында урнашкан, инде əллə ничə еллар буе төзеклəндерелмəгəн Ленин исемендəге мəдəни-ял итү комплексы белəн Сəет-Галиев...

 

Быелгы «Идел-йорт»ның йомгаклау этабын янəдəн шəһəрнең үзəктəн ерак почмакларында урнашкан, инде əллə ничə еллар буе төзеклəндерелмəгəн Ленин исемендəге мəдəни-ял итү комплексы белəн Сəет-Галиев исемендəге мəдəният сарае булдыра алганча кунак итте. Булдыру болайрак: Социалистик шəһəр микрорайонындагы һəм Дəрвишлəр бистəсендəге мəдəният учаклары тамашачыларны кырые кителгəн сəхнəлəр, тышлары тузып, тетелеп беткəн урындыклар белəн каршы алды. Йортлары бераз кайтышрак булса да, тамашачыларга тəкъдим ителгəн сый – берсеннəн-берсе матур спектакльлəр – шəп булды. Əмма бу хакта – бераз соңрак.

Сый, дигәннән. Спектакльләр башланыр алдыннан һәм антрактларда тамашачыларга чәй эчеп, бераз тамак ялгап алу мөмкинлеге оештырылган иде. Бик хуп. Тамашачылар үзләре дә сынатмады – спектакль барышында ук өйдән алып килгән пакетларыннан шоколадтыр, өчпочмактыр чыгарып ашаучылар табылды. Спектакльләргә комачаулап, телефоннар шалтырау да бер бәла булып кала бирә. Баш һәм өс киемнәрен салу турында әйтмим – озакка китә. Шулай да быел кыш, бераз соңарып килеп, залда күлмәкчән генә утыру шартын булдырды. Алайса, башка елларда залда киенеп утырып та салкын иде.

Театраль фестиваль булгач, әлбәттә, сүз башы да спектакльләр булырга тиештер. Ләкин әлеге дә баягы «техник» мәсьәләләргә тукталырга кирәк. Дөресен әйткәндә, фестивальнең бер өлешен Дәрвишләр бистәсендә үткәрү кирәкме-юкмы – киләсе елга хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальне ачу тантанасыннан башлап соңгы спектакльгә кадәр шыгрым тулы заллардан соң (партер гына түгел, балкон да) Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда беренче спектакльдә берничә рәт тамашачы күрү күңелне тырнады. Соңрак та аншлаглар җыелмады. Инде Дәрвишләр бистәсендә дә залда Социалистик шәһәр тамашачысын күргәч... Кайбер тамашачыларның кичке спектакльдән соң 300-350 сумга такси чакыртуын ишеткәч... Ленин исемендәге мәдәният сарае янында ук быел метро станциясе ачылды. Тиз йөрешле үк булмаса да – трамвай бар. Автобус-троллейбуслар да хәзер нәкъ мәдәни комплексның кырыенда ук туктый. Шәһәр үзәгеннән килүчеләр өчен дә юл-транспорт чишелеше уңайлы. Халык та рәхәтләнеп йөри. Шулай булгач, ни барып җитеп, ни кайтып китеп, ни тамашачылар җыеп булмый торган җирдә фестиваль үткәрү кирәкме?

***

Ниһаять, фестивальнең үзе турында. Быелгы «Идел-йорт» бик сөендерде. Иң элек, фестивальнең Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлануы белән. Халык театрлары аның иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Үзе исән чакта Туфан абый халык театрлары спектакльләрен мөмкин кадәр карап, күзәтеп барды. Фестивальне калдырмады.

Унөченче фестивальнең репертуары баштан ук күңелне ымсындырып куйган иде һәм ышанычларны аклады да. Халык театрларының үзләрен мәшһүр драматург санап йөрүчеләрнең өч тиенлек пьесаларына елдан-ел кимрәк мөрәҗәгать итүе (ким дигәндә, андый әсәрләрнең финалга үтмәве) – яхшы фал. Үзебезне үзебез үстерергә кирәк. Үзебезгә чистарынырга.

Үсү, дигәннән. Фестиваль кысаларында осталык дәресләре, семинарлар, иҗади очрашулар үткәрү традициясен кире кайтару да яхшы булыр иде. Әлбәттә, халык театры артисты профессиональ актёр түгел. Ул күңел өчен, үзе өчен уйный, «Алтын битлек» турында хыялланмый (ә бәлки хыялланадыр да). Тагын берничә эш көнен театраль белемеңне арттырып үткәрү дә эшләгән кешегә катлаулырактыр. Шулай да. Диплом өчен түгел. Гомуми үсеш, аралашу, уңай тәэсирләр алу йөзеннән, диикме соң...

XIII «Идел-йорт»ның жюри составы да сөендерде. Жюри рәисе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Жюрида: Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Казан яшь тамашачы театрының куючы рәссамы Сәйдәш Мөхәммәтшин, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, режиссёр, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов. Бу кешеләрнең театр дөньясында дәрәҗәсе – бәхәссез.

Быел иң яхшыларны сайлау аеруча авыр иде. Әйе, фестивальнең Гран-при иясе Арча район мәдәният йорты халык театры бик матур чыгыш ясады. Сайлаган әсәрләре дә бит – Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр»е. Әмма арчалардан һич кенә дә калышмаган коллективлар булды. Хәтта берәү генә дә түгел, яртысыннан артыгы. Тукай районы Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты халык театры да «Әлдермештән Әлмәндәр»не куйган иде. Әлбәттә, масштаблар башка. Әмма үзләренчә, авылча уйнаулары тамашачы күңеленә үтеп керерлек булды.

Бөгелмә шәһәренең татар мәдәният үзәге халык театрының «Әниләр һәм бәбиләр» (Туфан Миңнуллин) спектаклендә тамашачы шулкадәр бирелеп карады ки, хәзер берәрсе сәхнәгә чыгар да Дилеммага бала ташлауның ни дәрәҗәдә явыз гамәл булуын үзе аңлатырга тотыныр сыман тоелды. Балтач район мәдәният йорты халык театрының Данил Салихов пьесасы буенча куелган «Өзелгән йөзем» спектакленнән тамашачы елый-елый чыкты.

Әлбәттә, гел-гел уңай тәэсирләр белән генә китмәде тамашачы залдан. Кайбер спектакльләрдән «Шушы буламы инде спектакль?!» дип чыгып китүчеләр дә булды. Театр сәнгате төрле шул. Спектакльләрнең бар төрлесе дә кирәк. Мәсәлән, Башкортстан Республикасының Краснокама район мәдәният йорты халык театрының «Яңа драма» юнәлеше тарафдары Анна Богачёва пьесасы буенча «Тормыш-арба» спектаклен алып килүе чын мәгънәсендә шаккаттырды. Халык театрына тамашачыларда шактый каршылыклы фикерләр тудыра торган юнәлешләргә кереп китү ни дәрәҗәдә кирәк – анысы башка мәсьәлә. Режиссёр тарафыннан исә бу зур батырлык. Афәрин!

Мамадыш район мәдәният йорты халык театры да Туфан Миңнуллинның соңгы елларда язылган, моңарчы беркайда да куелмаган «Читлек» пьесасын сәхнәләштергән. Эзләгән табар, ди. Шул эзләнүләре, кыюлыклары өчен «Сәхнә» журналы редакциясе үзенең махсус бүләген нәкъ мамадышларга тапшырырга булды да.

Бүләкләр, дигәннән. Академия театры ел саен һәр чыгыш ясаган халык театрына үзенең бүләкләрен тапшырып килә иде. Бу матур традициягә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры да кушылды.

Быелгы фестивальдә «...Әлмәндәр»ләр генә түгел, «Диләфрүз...»ләр дә икәү булды. Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен Мөслим район мәдәният йорты халык театры һәм кунаклар – Самара өлкәсе Камышлы район мәдәният йорты халык театры сәхнәләштергән иде. Уеннары никадәр күңелле булса да, ике спектакльдән соң ясалган бер нәтиҗә: Академия театры, бу әсәрне драматург белән бергә яңартып куеп, бик дөрес эшләгән. Чөнки әсәрнең беренче вариантындагы чынбарлык бүгенге тормыштан ерак. Инде спектакльдә шул вакытны күрсәтү теләге бар икән – геройларның бер-берсе белән заманча аралашуы эшне боза да куя.

Бу уңайдан «Идел-йорт»ларның даими катнашучысы – Башкортстанның Дүртөйле район мәдәният йорты халык театры турында әйтергә кирәк. Үзешчәннәр Туфан Миңнуллинның күп кенә профессиональ театрлар да куелган «Яшьлек белән очрашу» пьесасына мөрәҗәгать итәргә булган. Әйе, куелышта әсәргә, дәүләт театрлары үрнәкләренә ияреп бару сизелә, әмма сүз ул хакта түгел. Үзешчән коллектив үзенең спектакленә шәүлә театры һәм проекция элементларын кертә! Булсын өчен генә түгел. Бу алымнар спектакльнең гомуми пространствосында бик табигый күренә. Халык театрында мондый алымнарга барган коллективка икеләтә афәрин!

Авыл мәдәният йорты халык театрының лауреатлар арасына керүе – зур казаныш. Быелгы фестивальдә Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьесасы буенча спектакль белән катнашкан Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы халык театры – XIII «Идел-йорт» триумфаторларының берсе. Лауреат исеменә өстәп, әлмәтләр берничә шәхси номинациядә дә диплом алып кайтып китте. Бу җиңүләр тагын бер кат Яңа Кәшер авылы халык театрының инде ничә ел дәвамында район мәдәният йортлары каршындагы халык театрлары белән тигез дәрәҗәдә лаеклы көч сынашуын күрсәтә.

Гомумән, быелгы фестивальдә авыл мәдәният йортларының халык театрлары бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халык театры – дипломантлар арасында. Сайлаган пьесалары (Рузилә Җамалиева «Изге имән шаһит») шактый гади, укыла торган сюжетлы булуына карамастан, тамашачы спектакльне бик яратып кабул итте. Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылы мәдәният йорты халык театры исә батырларча Туфан Миңнуллинның «Саташу» пьесасына алынган. Туфан Миңнуллинның драма жанрындагы башка әсәре – «Хушыгыз» пьесасы буенча спектакль куйган Баулы район мәдәният йорты халык театрыннан һич кенә дә кайтыш түгел иде ул. Лауреат урыннары гына чикле шул. Гомумән, быелгы фестиваль үзенчәлекле, гомуми дәрәҗәсе бик югары булды. Фестиваль яши һәм яшәрә. Халык театрларында яшьләр ел саен арта. Шунысы сөендерә, халыкның театрга мәхәббәте дәүләтнең мәдәнияткә мөнәсәбәтенә бәйле түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк